Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 251 ( 252 ) 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Хәрби-патриотик айлык кысаларында. 04.02.2016

Бүген башлангыч класс укучылары хәрби-патриотик айлык кысаларында, мәктәп музеенда сугыш чоры вакытындагы экспонатлар белән таныштылар. Тарих укытучысы Рәзинә Радиковна аларга бик кызыклы мәгълүматлар сөйләде.
-
Зарница. 03.02.2016

В нашей школе идет подготовка к игре «Зарница».
-
Гриппка каршы тору буенча төрле профилактик чаралар. 01.02.2016

Мәктәбебездә гриппка каршы тору буенча сыйныф сәгатьләре үтте. Әңгәмә вакытында укучылар газета – журналлардан укыган мәгълүматлары белән уртаклаштылар. Грипп чорында үтәлергә тиешле төп кагыйдәләрне өйрәнделәр. Профилактик чара буларак мәктәптә бүгеннән һәр укучы маска киеп йөри.
-
“Эрудит-шоу” 30.01.2016

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында 28 нче январь көнне мәктәбебездә укучылар һәм укытучылар катнашында Габдулла Тукайга багышланган “Эрудит-шоу” оештырылды. Бәйгене башлангыч класслар укытучысы Ганиева С. Х. алып барды. Бәйгедә бөек шагыйребезнең балачагы, тормыш юлы, дуслары искә алынды. Бәйгедә катнашучылар башкаруында Габдулла Тукай язган бик күп шигырьләр укылды һәм яттан сөйләнде.
-
“Уңышка юл”. 30.01.2016

Класс җитәкчеләре әти – әниләр белән “Уңышка юл” программасы буенча системалы эш алып баралар. 7 – 8 нче класс җитәкчеләре “Яшьүсмер психологиясен беләсенме” дигән темага фикер алышу үткәрделәр, тест эшләттеләр.
-
29 нчы январь көнне мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. 30.01.2016

II чирек йомгаклары, 9 нчы класста имтиханга әзерлек нәтиҗәләре буенча укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сафиуллина Г.К.чыгыш ясады. 9 нчы класс җитәкчесе Төхфәтуллина Р.Р.профориентация буенча эшчәнлек, укучыларга дөрес юнәлеш бирүдә әти-әни һәм мәктәпнең роле турында сөйләде. “Агрессиянең факторлары һәм сәбәпләре” темасына 5 нче класс җитәкчесе Григорьева Л.И. ның чыгышы булды. Мәктәп директоры Бәдертдинов В.Х. туклану, грипптан саклану, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча чыгыш ясады, әти-әниләрнең сорауларына җавап бирде. Әти-әниләр ачык дәресләр карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
Физика дәресендә электромагнитик индукция күренешен өйрәнү. 29.01.2016

Укучылар магнит кыры ярдәмендә электр тогы барлыкка килүен белү өчен, хәзерге приборларны кулланып тәҗрибә эшләп карыйлар.
-
Ачык дәрес. 28.01.2016

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында Яруллина В.Х 2-4 класс укучылары белән әдәби укудан ачык дәрес күрсәтте. Дәрес Г.Тукайның иҗаты һәм әсәрләренә багышланды. Дәрестә укучылар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, белемнәрен тикшерделәр, күргәзмә карадылар. Дәрес бик кызыклы үтте.
-
Газета чыгаралар. 27.01.2016

Башлангыч класс укучылары Габдулла Тукайның тормыш юлын бик кызыксынып өйрәнәләр. Алар бөек шагыйребезнең тууына 130 еллыкка багышлап газета чыгаралар.
-
“Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!” 27.01.2016

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!” баш астында рәсемнәр конкурсы игълан ителгән иде. Укучылар Г. Тукайның әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар. Бүген барлык эшләрне җыйнап күргәзмә оештырдык. Укучыларның эшләренә жюри бәя бирәчәк.
















