Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 261 ) 262 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Канатлы дусларыбызга ярдәм итү – безнең бурыч. 19.11.2015

Кышкы чор – кошлар өчен иң авыр вакыт. Үлән орлыклары кар астында кала, бөҗәкләр кышкы йокыга тала. Кышын бик күп кошлар ачлыктан үлә. Канатлы дусларыбызга ярдәм итү – безнең бурыч. Укучыларыбыз мәктәп янына һәм үзләренең өйләрендә кошларга җимлекләр куялар һәм аларга җим салып торалар.
-
Баскетбол ярышы. 18.11.2015

17 ноября в спортивном зале прошли школьные соревнования по баскетболу. В соревнованиях участвовали девушки и юноши 5-7 и 8-9 классов, а начальные классы и классные руководители болели за свои команды.
-
КВН 18.11.2015

Бүген,18 нче ноябрь көнне,Яңа Кенәр мәдәният йортында Парклар һәм скверлар елына багышланган КВН ның зона этабы ярышлары булып узды.Ярышта алты мәктәп командасы үзара көч сынашты.Мәктәбебезнең “Елмай”командасы бу ярышта уңышлы чыгыш ясады.Командага зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Атналык дәвам итә. 18.11.2015

18 ноябрь көнне тарих укытучысы Р.Р.Төхфәтуллина “Кар десанты” егетләренең Новгород өлкәсендә эзләнү эшләре алып барулары турында кинофильм күрсәтте. Укучылар сугыш чорында хәбәрсез югалган, туган якларына кире әйләнеп кайтмаган солдатларны ничек эзләүләре турында мәгълүмат алдылар. “Кар десанты” егетләренең эшчәнлеге белән таныштылар. Бу егетләргә авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар теләп калабыз!
-
Тарих - география атналыгы. 17.11.2015

16 октябрьдә география укытучысы Л. И. Григорьева “Русское географическое общество” тарафыннан әзерләнгән мультфильмнар карау һәм алар буенча фикер алышу үткәрде.
-
“Мин сәяхәтче булсам”. 17.11.2015

17 октябрь. 5 – 9 сыйныф укучылары арасында “Мин сәяхәтче булсам” темасына иншалар, рәсемнәр конкурсы; 7-9 сыйныф укучылары арасында модельләр конкурсы үтте. Укучыларның хезмәтләреннән фойеда күргәзмә оештырылды. Укучыларның эшләре зур кызыксыну уятты.
-
Тарих һәм география атналыгы. 16.11.2015

Бүген мәктәбебездә тарих һәм география атналыгы башланды. Атналык кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Р.Р.Төхфәтуллина 6 классларда “Базар һәм аның әһәмияте” дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә төрле эш алымнары кулланылды: укучылар икътисад өлкәсенә караган мәгълүматлары белән уртаклаштылар, сингапур структурасы уңышлы кулланылды. Дәрес бик файдалы һәм кызыклы булды.
-
Табигатькә экскурсия. 14.11.2015

1-3 нче класс укучылары «Табигать һәм аның фасыл үзгәрешләре» темасы буенча проект эшенә материал туплау максатыннан экскурсиягә чыкты. Экскурсия вакытында көз һәм кыш айлары өчен куркынычсызлык кагыйдәләре яңадан аңлатылды. Укучылар терек һәм терек булмаган табигатьне зур кызыксыну белән күзәттеләр, фикер алыштылар.
-
Ачык ишекләр көнендә. 13.11.2015

Укучыларыбыз Арча агроcәнәгать һөнәри көллиятендә ачык ишекләр көнендә булып кайттылар. Укучылар көллиятнең укыту бүлмәләре, хезмәткә өйрәтү базасы белән таныштылар. Студентларның җанлы тормышы, алар кайнаган белем дөньясы, тулай торактагы яшәешләре турында мәгълүмат тупладылар.
-
Зона семинарында. 12.11.2015

Бүген Шушмабаш мәктәбендә математикларның зона семинары булып узды. Укытучылар түгәрәк өстәл артында укучыларны Федераль дәүләт стандартлары нигезендә укыту буенча фикер алыштылар. Мәктәбебезнең математика укытучысы Абдуллин Р.Р. "Система оценивания в соответствии с ФГОС. (промежуточная и итоговая аттестация обучающихся)" темасы буенча чыгыш ясады.
















