Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 ( 258 ) 259 260 >>
-
“Мин остарак!” конкурсының җиңүчеләрен чын күңелдән котлыйбыз! 07.12.2015

Физика-математика атналыгы кысаларында үткәрелгән конкурсларга нәтиҗәләр ясалды. “Мин остарак!” конкурсының җиңүчеләрен чын күңелдән котлыйбыз! I урын –Төхфәтуллина Энҗе (5 класс), Заһидуллина Инзилә (7 класс), Төхфәтуллина Гүзәл (4 класс), II урын – Сафиуллин Илшат (5 класс), Хәйруллин Илшат (7 класс), Сибагатуллин Нуршат (6 класс), III урын – Мәхмүтова Алисә (5 класс), Сафин Ильвар (7 класс), Николаев Раил (5 класс). Молодцы, укучылар!
-
Стенгазеталар чыгарылды. 07.12.2015

Физика-математика атналыгына йомгак ясалды. Бүген һәр класс математика һәм физика фәннәренә багышлап чыгарган стенгазеталарын яклады. Һәр классныкы үзенчәлекле иде. Укучылар фән өлкәсендә ачышлар ясаган галимнәрнең тормышлары, аларның эшчәнлекләре турында чыгышлар әзерләгәннәр, аларны стенгазетада да чагылдырганнар. Эзләнү эшчәнлеге укучыларның фәнгә карата кызыксынуларын арттырырга, күбрәк белем тупларга ярдәм итә.
-
"Стенка на стенку" 06.12.2015

5 декабря 2015 года в спорткомплексе "Арча" прошли соревнования по борьбе КОРЭШ среди юношей 2000 г.р. и моложе. Впервые а Арском районе они проводились по системе "Стенка на стенку". Учащиеся нашей школы приняли участие в этих соревнованиях.
-
“Мин остарак!” 05.12.2015

Физика-математика атналыгы кысаларында укучылар арасында “Мин остарак!” дигән физик һәм математик җисемнәр ясауга бәйге үткәрелә. Бу бәйгедә укучылар теләп, бик актив катнашалар. Аларның фантазияләренә чикләр юк! Мәктәп залында урын алган бу күргәзмәдә тал чыбыгыннан ясалган пирамиданы, җепләрдән ясалган һәм энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән параллелепипедны, агачтан кисеп ясалган кубикларны, хәтта пластилиннан салынган пирамиданы, тагын әллә ниләр күрергә мөмкин.
-
Ачык дәрес. 04.12.2015

Физика- математика атналыгы кысаларында 4 декабрь көнне Абдуллина Эльмира Валерьевна 6 класс укучылары белән математикадан «Гади вакланмаларны бүлү” темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрестә күп төрле эшләр башкарылды: телдән исәпләү, бүлү алгоритмын парларда кабатлау, бирелгәннәрне анализлап, нәтиҗәләр чыгару, Сингапурча укыту алымнары кулланып, үзара фикер алышу, уен технологияләре файдаланып, хәрәкәт активлыгын арттыру. Укучыларның мөстәкыйль эшләүләренә, критик фикер йөртү сәләтләрен үстерүгә игътибар бирелде. Дәрестә укучылар актив катнаштылар. Дәрес эшлекле рухта үтте.
-
Ачык дәрес. 04.12.2015

Физика – математика атналыгы кысаларында физика укытучысы Григорьева Лена Ильясовна 8 класста «Җисемнәрнең электрлануы” темасына дәрес күрсәтте. Дәрестә сингапур технологиясе кулланылды. Укытучы төрле кызыклы ачышлар белән таныштырды.
-
Физика алтыны. 04.12.2015

Бүген “ Физика алтыны” дип аталган физик кичә булды. Уен 7-9 нчы сыйныф укучылары командаларга бүленеп уйнадылар. Ике команда төрле сынаулар үтеп “физика алтынын” табарга тырыштылар.
-
Семинарда 04.12.2015

4 нче декабрь көнне,Курса Почмак урта гомуми белем мәк тәбендә педагог-организаторларның чираттагы семинары булып узды. Әлеге семинарда әхлакый-эстетик тәрбия бирүдә балалар оешмаларының роле кысаларында төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар күрсәтелде.
-
Педагог – психологларның һәм класс җитәкчеләренең семинары. 04.12.2015

Бүген Арча шәһәренең беренче номерлы мәктәбендә педагог – психологларның һәм класс җитәкчеләренең семинары булды. Семинар кысаларында Ханжина А.В «Есть такая профессия - предприниматель» дип аталган, Никитина И.Н «Города профессий» дип исемләнгән класс сәгате үткәрделәр. Педагог – психолог Самиева Г. Ф. үткәргән мастер – класс та бик файдалы булды. Семинар нәтиҗәле һәм файдалы узды.
-
Ачык дәрес. 04.12.2015

Бүген математика укытучысы Абдуллин Р.Р. 7 класста "Күпбуыннарны кушу һәм алу" темасы буенча ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә Сингапурча укытуның микс-пэа-шэа өлеше укучыларда кызыксыну уята. Киләчәктә уңышлар теләп калабыз.
















