Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 ( 208 ) 209 210 >>
-
20 апрель- Россиядә милли донорлар көне. 20.04.2017

Бу көннәрдә язгы игелекле эшләр атналыгы бара. Ә 20 апрель кеше тормышын саклаучылар- донорлар көне. Бу көн, беренче чиратта, донорларның үзләренә - бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлекләре һәм гомерләре өчен үзләренең каннарын риясыз бирүче кешеләргә багышланган. Бу көн шулай ук донорлар канын алучы һәм аны тикшерүче медицина хезмәткәрләренә багышланган. Бәйрәмне үткәрергә сәбәп булып тарихта иң мөһим вакыйга - 1832 елның 20 апрелендә яшь петербург акушеры Андрей Вольфның каны киткән бала табучы хатынга кан җибәрүне беренче тапкыр уңышлы үткәрүе торган. Хатын-кызның гомере табибның дөрес эшләве һәм пациентканың иренең донорлар каны ярдәмендә коткарылган. Илебездә беренче уңышлы кан җибәрү истәлегенә 20 апрель Милли кан донорлары көне итеп игълан ителгән. Донорлар - алар игелекле, изге гамэл башкаручылар. Укучылар белән донорлар турында әңгәмә уздырылды. Балаларга донор төшенчәсенең мәгънәсен аңлатылды, ни өчен бу игелекле эшнең бик кирәк һәм файдалы булуы сөйләнде. Хастаханәләрдә кешеләр язмышының хәл ителгән вакытында донорлар иң беренче ярдәмчеләр булуы искәртелеп үтелде. Алар кешегә икенче тапкыр гомер бүләк итүчеләр, олы йөрәкле, фикакарь кешеләр.Балалар бу көнне кеше гомерен саклауда табиблардан кала, гади кешеләрнең дә өлеше бар икәнен белделәр.
-
Весенняя неделя добра- эстафета добрых дел 20.04.2017

В рамках добровольческой акции "Весенняя неделя добра- эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" были проведены классные часы на тему "Спасая жизни!", "Капля твоей крови спасает жизнь". Учащиеся расширили знания о доброте, о милосердии, о донорстве.
-
“Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” 19.04.2017

Мәктәбебездә “Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” дәвам итә. Бүген 6 нчы класс укучылары белән авылыбызның Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган обелиск тирәләрен чистартуда катнаштык. Тиздән обелиск тирәсенә аллы-гөлле чәчәкләр утыртып авылдашларыбызны тагын да куандырырбыз дип ышандырып калабыз.
-
«Доброволец в центре информации» 18.04.2017

Сегодня в рамках недели добра рассказали ученикам как подать документы в школу, рассчитать будущую пенсию и даже записаться на прием к врачу – все это можно сделать, не выходя из собственного дома. Электронные услуги во многом облегчают жизнь и экономят время.
-
“Язгы мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында. 17.04.2017

“Язгы мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында 6 нчы сыйныф укучылары белән табигатькә экскурсиягә чыктык. Без туган якның биоиндекаторлары – лишайникларны өйрәндек.
-
«Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы» 17.04.2017

15 нче апрельдән алып 25 апрельгә кадәр “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” старт алды. Шушы атналык кысаларында мәктәбебез укучылары авылда ялгызы яшәүче Мөхәмәдиева Мөнирә апаның йорт яннарын чүпләрдән, корыган үләннәрдән арындырдылар.
-
«Сәләткә нур булган йолдызлар»
16.04.2017
13-нче апрель көнне Сәләт йортында Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» VI ачык әдәби конкурсының финалы узды. 30-га якын яшь шагыйрь, язучы һәм блоггерлар танышу, аралашу, остазларының фикерен ишетү белән беррәттән, илһам һәм лаеклы бүләкләрен алу өчен бер мәйданчыкта очраштылар. Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Сафиуллин И. “Чәчмә әсәр” номинациясендә катнашып җиңү яулады. Ул “Өметле каләм иясе” исеменә лаек булды. Аның уңышына сөенәбез һәм иҗади уңышлар телибез.
-
Дулкынландыргыч вакыйга. 14.04.2017

Бүген мәктәбебездә дулкынландыргыч вакыйга үтте. Озак еллар мәктәбебездә белем һәм тәрбия биргән мөхтәрәм укытучыларыбыз 6 нчы сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате үткәрделәр. Тәрбия сәгате экологик темага багышланды. Мәктәбебезнең математика укытучысы Наилә Нигәмәтовна укучылар белән экологик темага мәсьәләләр чиште. Биология укытучысы Флера Нурмөхәммәтовна укучылар белән бергә табигатьне саклау буенча плакат ясады. Рус теле укытучысы Әнисә Хәсәновна сүзен: “В человеке всё должно быть прекрасно: и лицо, и одежда, и душа, и мысли,” – дигән канатлы сүзләр белән башлады. Ул укучылар белән матур язу минуты үткәрде. Укучылар өлкән укытучыларыбызга матур шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр. Үзләре ясаган кул эшләрен бүләк иттеләр. Өлкән укытучылар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.
-
Макулатура җыябыз. 13.04.2017

“2017 нче ел – экология елы” кысаларында Сәрдәбаш мәктәбендә макулатура җыю эше оештырылды. Бу эштә укучылар актив катнаштылар.
-
12 апрель - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. 12.04.2017

Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар : 12 апрельдә Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше – очучы – космонавт Юрий Алексеевич Гагарин иде. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде. Космонавтика көне уңаеннан физика укытучысы Григорьева Л. И. 8 класс укучылары белән дәрес – конференция, 1-9 класслар белән “Кеше Галәмдә” дип исемләнгән телдән журнал, 9 класс укучылары белән “Космосмик уен “, 5 - 6 класс укучылары белән “Легендарь шәхес” дип класс сәгате үткәрде. Әлеге чараларда укучылар төрле сораулар биреп, уенда бик теләп катнаштылар.
















