Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
Алар даны мәңгелек... 08.05.2017

Сәрдәбаш авыл клубында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы булды. Ветераннар советы рәисе Сәмигуллина Ә. апа үзе дә сугыш чоры баласы . Бәйрәмне ул ачып җибәрде һәм авылдашларын бәйрәм белән котлады. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары кунакларны бәйрәм белән котлап сәхнәдә чыгыш ясадылар. Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылыбыз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәлгә венок куелды һәм илебез тынычлыгы өчен башларын салган батырларны бер минут тынлык белән искә алдык.
-
“Үлемсез полк”. 07.05.2017

Билгеле булганча, инде берничә ел дәвамында илдә Бөек Җиңү көне уңаенннан “Үлемсез полк” россиякүләм акциясе уздырыла. Әлеге чарага мәктәбебез укучылары да бик теләп кушылды. Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татып, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары, оныкчыклары катнашты. Алар әби-бабайларының фотоларын күтәреп, әлеге “Үлемсез полк”ка кушылып авылыбыз урамнары буйлап горур атлады.
-
9 нчы май... Җиңү көне... 06.05.2017

Әлеге датаны искә алмаган бер генә кеше дә, билгеләп үтмәгән бер генә төбәк тә юктыр, мөгаен. Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер, дип уйлыйм. Әлеге сугышта җиңү яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның шатлыгын уртаклашабыз, аларга саулык-сәламәтлек телибез.Бүген, 6 нчы май көнне, безнең авылыбызда да Җиңү бәйрәменә багышланган митинг узды. Анда безнең мәктәп укучылары, тыл ветераннары, укытучылар һәм килгән кунаклар катнашты. Митингны җирле үзидарә башлыгы Вәзир Сәгыйтов ачып җибәрде. Әдәби-музыкаль монтаж тыл ветераннарыбызның күңеленә бик хуш килде. Өлкән сыйныф укучыларының хәрби формадан киенеп килүләре, марш басулары тыл ветераннарын гына түгел, безнең дә күңелләребезнең нечкә кылларына кагыла алды. Бәйрәм Ишнарат авылының Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте. Соңыннан тыл ветераннары чәй өстәленә чакырылды.
-
Ә без күрдек, ишеттек... 04.05.2017
Башлангыч сыйныф укучыларының язгы табигать турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан 4 май көнне табигатькә экскурсиягә чыктык. Май – иң матур айларның берсе. Табигать яшәрә, яңа тормыш башлана. Күзләр нәни генә яшел яфракка да, беренче чәчәкләргә дә сокланып, яратып карый. Май аенда табигатьтәге һәр үзгәреш кеше күңелен җилкетә, татлы уйларга этәрә. Зәңгәр күктә язгы кояш елмая. Кояш иртәрәк карый торган яр буйларында, сап-сары тузганаклар чыга. Аларның оя-оя булып утырулары күңелләрне нечкәртә. Йонлач сабакларына, матур чәчәкләренә карап сокланып торасың. Җир йокыдан уяна. Туган якларына кайткан кошларның шат авазы яңгырый... Әлеге могҗизаларны үзең күрү, язгы табигатьнең тавышларын үзең ишетү кирәк. Ә без күрдек, ишеттек... -
ГТО нормалары. 03.05.2017

Бүген 3 класс укучылары физкультура дәресеннән ГТО нормалары тапшырдылар.
-
Татарстан варислары берлеге сафына кабул итү. 02.05.2017

Бүген, 2 нче май көнне Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучыларын Татарстан варислары берлеге сафына кабул итү тантанасы булып үтте. Сәяхәт рәвешендә узган бу бәйрәмдә укучыларның белемнәрен тикшердек. Әлеге тантанада укучылар Варис законнарын төгәл үтәргә, Татарстан ресбупликасының лаеклы гражданины булырга сүз бирделәр. Һәр укучыга кызыл, ак, яшел төсләрдән торган галстуклар бәйләнде.
-
"Яратам сине, Тормыш!" 01.05.2017

29 апрель көнне Носы төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары, елдагыча, Носы мәдәният йортында халыкка "Яратам сине, Тормыш!" дип исемләнгән бәйрәм концерты күрсәттеләр. Май бәйрәмнәре һәм язгы кыр эшләре алдыннан халык рухи күтәренкелек алды. Чыгышлар алкышларга бай булды.
-
Прием в первый класс. 01.05.2017

Уважаемые родители! С 1 февраля 2017 года начался прием заявлений в первый класс. Для того чтобы записать ребёнка в 1 класс, Вы можете прийти в школу с 1 февраля и в другие последующие дни. Кроме того, можно записаться через Интернет, заполнив заявление на портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/22364.
Необходимые документы:
1. Документ, удостоверяющий личность родителя (законного представителя) ребенка
2. Заявление установленного образца (заполняется в школе)
3. Свидетельство о рождении ребенка (оригинал и копия)
4. Свидетельство о регистрации ребенка по месту жительства (оригинал и копия)
-
Агач утырту. 30.04.2017

Яшел ябалдашлары белән күкне терәтеп утырган агачлар табигатьнең гүзәл бер могҗизасы.” Алар тәсбих әйтеп кешеләргә гел бәхет, тәүфыйк теләп торалар”- диләр олылар. Кешенең бөтен тормышы табигатьтә уза бит. Чөнки кеше никадәр генә көчле булып күренмәсен ул табигать баласы. Агачларда кеше язмышы дип юкка гына әйтмиләр.Әгәр һәр кеше үзенең өе, урамы, мәктәбе янында бер генә төп агач, куак утыртса да, дөнья тагын да ямьләнер; һәр агачка бер генә сандугач кунып сайраса да, күңелләребез тагын да ямьләнер иде.Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары мәктәп янына чыршы агачлары утырттылар.
-
Өмәдә. 29.04.2017

Язгы кояш безне өмәгә чакырды. Бергәләп мәктәп тирә – ягын, бакчаларны чүп – чардан арындырдык. Шау – гөр килеп, уен – көлке белән күңелле итеп эшләдек. Күмәк эшнен нәтиҗәсе дә матур булды.
















