Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Әмир-җиңүче 02.09.2015

Яңа уку елы башында 2нче класс укучысы Төхфәтуллин Әмир Республика көненә багышланган "Без булдырабыз! Без бергә" Республика балалар открыткалары конкурсында I нче урынны яулавы белән сөендерде. Ул 28 нче августта Казан Аренада узган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.Әмиргә алга таба да уңышлар телибез.
-
Бәйрәм белән! 01.09.2015

Менә тагын җәйләр узып сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәменә җыелдык . Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез.Җәйнең үтеп китүе бераз моңсу булса да, бүген без моңаймыйбыз. Чөнки Белем бәйрәме – иң күңелле бәйрәм. Бу көнне 1 нче сыйныфка килүчеләр аеруча зур түземсезлек белән көтеп алалар. Мәктәбебез бусагасын тәүге адымнары белән 6 укучы атлап керде. Яңа уку елы белән, дуслар!!!
-
Укытучылар сабантуе. 31.08.2015

Бүген район күләмендә укытучылар сабантуе үткәрелде. Габдулла Тукай иҗатына багышлнган "Г. Тукай - безнең йөрәкләрдә" бәйгесендә катнашып 7 класс укучысы Исмәгыйлев Раил сәнгатьле сөйләү номинациясендә 3 нче урынга, фортепиано түгәрәге җитәкчесе Исмәгыйлева Айгөл Әгъләм кызы вокал номинациясендә 1 нче урынга лаек булдылар.
-
Ярминкә. 29.08.2015

Бүген Арча шәһәрендә мәктәп ярминкәләре үткәрелде. Мәктәп бакчасында җәй буе үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә сатылды.Һава торышы нинди булуга карамастан күңелләрдә чын бәйрәм рухы иде.
-
Август киңәшмәсе. 26.08.2015

Бүген район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үткәрелде. Безнең мәктәп музей эшчәнлеге күргәзмәсе әзерләде.
-
Мәктәпкүләм өмә. 22.08.2015

Бүген мәктәпкүләм өмә үткәрелде. Укытучылар, техник хезмәткәрләр, укучылар белән берлектә шактый эш башкарылды: мәктәп коймасы төзекләндерелеп буялды, территория җыештырылды..
-
Депутат белән очрашу. 18.08.2015

Бүген мәктәбебездә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Зиннур улы Закиров авыл халкы белән очрашты.
-
Өмә. 15.08.2015 Бүген мәктәбебез коллективы укучылар белән берлектә өмәгә чыктылар. Өмәдә түбәндәге эшләр башкарылды: 1.Мәктәп территориясе чүп үләннәреннән арындырылды. 2.Спорт мәйданчыгы тәртипкә китерелде. 3.Плотина тирәсе чүпләрдән арындырылды. 4. Юл кырыйлары чабылды.

-
Мәктәпкә әзерләнергә булыш! 12.08.2015

Бүген мәктәптә “Баланы мәктәпкә әзерләргә булыш! “ акциясе кысаларында зур бәйрәм уздырылды. Бәйрәмдә Буратино һәм аның дуслары катнашты. “Бердәм Россия” партиясенең җирле башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Таһир улы Җәләлетдинов һәм "Арча хәбәрләре" газетасының баш мөхәррире Исрафил Рәхмәтулла улы Насыйбуллин быел 1 класска укырга баручы 10 балага мәктәп сумкасы һәм уку әсбаплары бүләк иттеләр. Бәйрәмдә Түбән Аты, Югары Аты, Утар Аты, Субаш Аты мәктәпләреннән дә балалар, әти-әниләр, укытучылар катнашты. Алар бергәләп җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Безнең нәни дусларыбызны сөендергәннәре өчен район җитәкчеләренә, мәктәп коллективы һәм әти-әниләр исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән укучыларыбызга ак юллар теләп калабыз.
-
Үзебез тудырган матурлык! 10.08.2015

Чәчәкләр -бакча күрке.


















