Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
"Кояшкай" җәйге ял лагере . 01.06.2015 Бүгеннән мәктәбебездә "Кояшкай" җәйге ял лагере эшли башлады. Барлыгы 20 бала сәламәтлеген ныгытачак.Балалар җәйге ялны көтеп алдылар.

-
4классларда чыгарылыш кичәсе. 29.05.2015 Бүген мәктәбебезнең 4нче класс укучыларының чыгарылыш кичәсе булды. Бәйрәмгә әти- әниләр һәм 1 нче класска киләсе укучылар чакырылган иде. Бәйрәм бик күңелле узды. Уңышлар сезгә, балалар!!!

-
Рус теленнән БДИ . 28.05.2015 Бүген 11 нче класс укучылары рус теленнән БДИ тапшыралар. Уңышлар сезгә, укучылар!!!

-
Вариска кабул итү. 26.05.2015 Бүген 4 нче класс укучылары Татарстан варислар берлегенә кабул ителделәр. Өлкән варислар, 7 нче класс укучылары, аларга варис галстуклары такты.

-
Спорт бәйрәме. 25.05.2015 Бүген бездә зур бәйрәм! Һәр елны традиция буенча мәктәбебездә "Спорт бәйрәме" үткәрелә. Быел да ул бик күңелле булды. Барлык укучылар,укытучылар әлеге бәйрәмне бик теләп каршы ала. Бәйрәм бик оешкан төстә узды.

-
"Россия без табака" акциясе 22.05.2015

Бүген "СМС-дети" проектында катнашучы укучыларыбыз "Россия без табака" акциясе уздырдылар. Алар өлкән класс укучыларына тәмәкенең зыяны турында сөйләделәр һәм шул темага социаль роликлар күрсәттеләр. Төштән соң урамга чыгып, авыл халкына да тәмәкенең зыянын аңлаттылар, буклетлар тараттылар, тәмәке тартучылар белән бу зарарлы гадәттән 1 көнгә баш тарту турында контрактлар төзеделәр.
-
Татар теленнән мониторинг 18.05.2015

Бүген мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучылары татар теленнән мониторинг эше башкардылар.
-
Өмәдә 16.05.2015

Тирә - ягыбызның гүзәллеген, чисталыгын саклау, территорияләребезне тәртиптә тоту – һәркемнең изге бурычы.
16 нчы май көнне дә мәктәбебез коллективы өмәгә чыкты. Тирә-юньдәге чисталык тагын бер кат күздән кичерелде, чәчәкләр утыртылды, сулар сибелде.
-
Иншалар бәйгесе 14.05.2015

Укучыларыбыз Бөек Җиңүгә багышланган район күләмендә үткәрелгән иншалар бәйгесендә актив катнаштылар. 10 нчы класс укучылары Габдрахманов Рафил “Әгәр мин прокурор булсам” номинациясендә I урын(җитәкчесе : Габдрахманова Г.В.), Хәсәнов Искәндәр “Мин коррупциягә каршы” номинациясендә III урынга (җитәкчесе: Шагисламова Г.Р.) лаек булдылар . Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз!
-
БРТ 12.05.2015

Бүген 9 нчы класс укучыларыбыз татар теленнән бердәм республика тесты эшлиләр.
Уңышлар сезгә, укучылар!


















