Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Көзге эшләр. 29.10.2015 Мәктәп бакчасында көз көне дә эш җитәрлек. Укучылар технология дәресләрендә карлыган, җиләк куакларын кышка әзерләделәр.

-
Волейбол 28.10.2015

Бүген ФОРПОСТ отрядлары арасында волейбол буенча зона ярышы үткәрелде. Беренче урынга Наласа урта мәктәбенең егетләр командасы лаек булды, икенче урында Түбән Аты төп гомумбелем мәктәбе егетләре командасы.Егетләрне уңышлары белән котлыйбыз, алдагы уеннарында уңышлар телибез.
-
Табигый материаллардан композицияләр. 26.10.2015 Барлык класс укучылы да табигый материаллардан ( яшелчәләрдән, җиләк- җимешләрдән,яфраклардан, орлыклардан, һ.б.) кызыклы композицияләр ясадылар.

-
Көзге бал. 24.10.2015

Мәктәбебезнең 8- 11 класс укучылар өчен "Көзге бал" үткәрелде. Бәйрәмгә укучылар үзләре дә бик теләп һәм ныклы әзелек белән килгән иделә. Беренче өлешендә 3 команда: "Яшь йөрәкләр"-8класс, "Дуслык" - 9 класс, "Балачак"- 10-11 класс " үзара КВН да көч сынаштылар. Һәр команда үзләренең чыгышларына бик тырышып әзерләнгәнлекләрен күрсәттеләр. Алар үзара сәламләшү, күмәк бию, күмәк җыр, кызыклы скетч номинацияләрендә көч сынашталар. Капитаннар да сынатмады, теләсә кайсы халык бию көенә дөрес элементлар белән биеп ярыштылар. Командаларга урын чыгару да кыен булды. "Иң шаян команда" исеменә- "Балачак, "Иң үзенчәлекле команда" исеменә - "Яшь йөрәкләр", "Иң сөйкемле команда" исеменә -"Дуслык командалары лаек дип табылды. КВН бик күңелле булды. Бәйрәмнең икенче өлешендә күңелле дискотека булды. Укучылар бәйрәмнән бик канәгать калдылар.
-
"Сөмбелә бәйрәме" 23.10.2015 Бүген 5класс укучылары "Алтын көз" исеме астында Сөмбелә бәйрәменә мәктәпкүләм чыгыш ясадылар. Укучылар бәйрәм программасын кызыклы, югары зәвыкъ белән әзерләгәннәр. Бәйрәм җыр-биюләр, кызыклы уеннар, табышмаклар белән үрелеп барды. Укучылар җәй буе мәктәп яны бакчасында үзләре дә бик тырышып эшләделәр. Укучыларга укуларыннда зур уңышлар, класс җитәкчеләре Гөлниса Вагыйз кызына эшендә яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. Бәйрәм һәркемгә дә ошады.

-
Психологик тренинглар. 23.10.2015

Бүген районыбыз психологлары группасы балалар белән кызыклы психологик тренинглар үткәрделәр.. Психологлар белән якыннан аралашу укучыларыбызга бик ошады.Аларга эшләрендә уңышлар телибез!
-
Cөмбелә ярминкәсе. 22.10.2015 Бүген 11 класс укучылары мәктәпкүләм "Сөмбелә ярминкәсе" үткәрделәр. Укучылар аз булуга да карамастан бик тырышып тәм- томнар әзерләгәннәр. Мәктәптә бәйрәм рухы көне буена барды.

-
Укучының мәдәни көндәлеге 21.10.2015 21 нче октябрь көнне Наласа урта мәктәбенең 24 башлангыч класс укучысына “ Укучының мәдәни көндәлеге” бүләк ителде. Тантанага шулай ук укучыларның әти-әниләре дә килде.“Укучының мәдәни көндәлеге” бәйгесенең максаты - үсеп килүче яшь буынны Татарстан Республикасының мәдәни мирасы белән таныштыру, укучыларда мәдәнияткә карата кызыксыну уяту.Укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге” буенча мәгълүмәтләр бирелде. Бу көндәлек укучыларга республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтер һәм рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәр. Көндәлектәге төсле, заманча рухтагы рәсемнәр, кызыклы тарихи мәгълүматлар, укучыларның психологик һәм яшь үзенчәлекләрен истә тотып сайланган табышмак, кроссворд, иҗади биремнәр, укучыларның игътибарын үзенә җәлеп итеп тора. Укучыларга һәм әти-әниләргә, укытучылар никадәр күбрәк мәдәни чарада катнашса, тарихи-истәлекле урыннарга йөрсә, көндәлеген никадәр пөхтә алып барса – аның уку елы дәвамында республика күләмендә үткәрелә торган мәдәни конкурста җиңү ихтималы шулкадәр күбрәк булачагы аңлатылды. Соңыннан укучылар әти-әниләре белән мәктәп музеенда булдылар.Әлеге мәдәни тәрбия һәм белем бирүгә юнәлтелгән проект планы нигезендә укучылар сыйныфташлары, әти-әниләре белән үзләре яшәгән шәһәрдәге, райондагы музей, театр, китапханә, концерт залларына йөрер, республикабызның һәм башкалабыз Казанның тарихи урыннарына сәяхәт итәр дип ышанып каласы килә.

-
"Ильһамлы каләм" һәм "Шигъри сабантуй-2015 " бәйгеләре. 20.10.2015

11 класс укучылары Мифтахова Ания VIII Бөтенроссия "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр бәйгесендә, Габдрахманов Рафил "Шигъри сабантуй-2015" фестивалендә катнашып, сертификатлар алып кайттылар. (Укытучылары Шагисламова Г.Р.,һәм Габдрахманова Г.В.).Укучыларыбыз һәм укытучыларыбызга иҗади уңышлар телибез!!!
-
Кул көрәше. 17.10.2015

Бүген 1998-2002 елгы укучылар Арча спорткомлексында кул көрәше буенча ярышта көч сыныштылар.
Хәлиуллина Зәринә 8класс- 2 урынга;
Шамсетдинова Илүзә 8 класс- 3 урынга;
Хөснетдинов Дамир 9 класс - 3 урынга;
Сафиуллина Алисә 10 класс - 3 урынга лаек булдылар.
Укучыларыбызны һәм физультура укытучысы Ильфат Рәшитовичны уңышлары белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез!!!


















