Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Толерантлык дәресләре. 23.11.2015
Халыкара толерантлык көне уңаеннан 23 ноябрьдә “Толерантлык дәресләре” акциясе үткәрелде.Мәктәп укучыларында позитив гражданлык бердәмлеге, актив социаль позиция формалаштыру, үзара аңлашу осталыгы булдыру максатыннан уздырылучы акциянең программасы башлангыч, урта һәм югары сыйныф укучылары өчен аерым тәкъдим ителде. Аның кысаларында укучылар Россия территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни мирасы белән танышып, төрле милләт вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүгә шәхси өлеш кертүнең мөһимлеге турында фикер алышты, төрле этнослардагы, мәдәниятләрдәге төп кыйммәтләр хакында мәгълүмат алдылар. -
Профориентация буенча тәрбия дәресе. 21.11.2015

Бүген башлангыч класслар белән очрашуга Сортсынау участогы лаборанты Лотфуллина Ильһамия апа һәм ындыр табагы ашлык эшкәртүдә эшләүче Аглиуллина Фирдәвес апа килделәр. Алар үзләренең ниләр эшләүләре белән таныштырдылар.Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Укучыларга очрашу бик ошады, язга алар сортсынау участогына һәм ындырга экскурсиягә барырга теләк белдерделәр.
-
Профсоюз ярышлары. 20.11.2015

-
Игенчеләр белән очрашу. 19.11.2015 Бүген тәрбия дәресе бик үзенчәлекле үтте.Укучылар белән очрашуга "Игенче" агрофирмасының баш агрономы Вахитов Марат Мирзаян улы һәм алдынгы механизатор, кыр батыры Ситтиков Ильнар килделәр. Алар икесе дә үз эшләренең чын осталары. Укучыларга бик кызыклы мәгълүмат җиткерделәр. Игенче хезмәтенең иң кирәкле һөнәр икәнлегенә төшендерделәр Укучыларга очрашу бик ошады.

-
ТНВ бездә кунакта 18.11.2015

Бүген мәктәбебезгә ТНВ каналы килде. Авылыбыз тарихы, музей турында шактый мәгълүмат төшереп киттеләр.
-
Терроризмга- юк! 16.11.2015

Дөньяда, илдә барган вакыйгалар һәркайсыбызны тетрәндерә.Терроризмга каршы көрәш максатыннан бүген укучыларга терроризмга каршы бергәләп көрәшергә кирәклеге, таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска, социаль челтәрләрдә сак булырга кирәклеге аңлатылды.
-
Фән олимпиадаларының район туры. 14.11.2015

Фән олимпиадаларының район туры башланып китте. Укучыларыбыз рус теле һәм әдәбиятыннан уздырылган олимпиадаларда катнаштылар. Укучыларыбызга һәм укытучыларыбызга уңышлар телибез!!!
-
ГТО. 13.11.2015

ГТО нормаларын тапшыру дәвам итә.
-
Ата- аналар җыелышы. 12.11.2015

Бүген 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булды. Шулай ук укучыларны ашату мәсьәләсе уртага салып сөйләшенде. Җыелышта участок инспекторы Зөбәеров Ильнар Ильфат улы да катнашты. Әти-әниләргә игътибарлырак булырга , балалар белән булган җинаятьләрнең артуы турында сөйләде.
-
Карлыгачлар булдык без! 11.11.2015

Бүген 2 нче сыйныф укучылары Арча районының "Карлыгач" балалар оешмасы сафларына кабул ителделәр. Аңарчы алар вожатыйлары - 6нчы сыйныф варислары белән бергә Карлыгачларның кагыйдәләрен, лозунгларын, биеклекләрен өйрәнделәр.


















