Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада. 18.12.2015

Татар теле һәм әдәбиятыннан район олимпиадасында җиңү яулаучы укучыларыбызны котлыйбыз!!!
Татар теленнән: 5 класс укучысы Вахитова Лилия- призер (укытучысы Габдрахманова Г.В.), 6 класс укучысы- Төхфәтуллина Зөлфинә- призер
(укытучысы Шагисламова Г.Р.)
Татар әдәбиятыннан: 7 класс укучысы Гәрәева Зәринә - призер, 8 класс укучысы Кәлимуллина Гөлгенә- җиңүче (Укытучылары Габдрахманова Г.В.)
Афәрин!!! Алга таба да уңышлар телибез!!!
-
Призерларны котлыйбыз! 17.12.2015

Бөтенроссия фән олимпиадасының район турында җиңүче укучыларыбызны котлыйбыз!!!
11 класс укучысы Хәсәнов Искәндәр икътисад фәненнән җиңүче, 11 класс укчысы Габдрахманов Рафил, 10 класс укучысы Хәсәнова Алия- хокук фәненнән призерлар булдылар.(укытучылары Мифтахова Л.Р.) Молодцы!!!
-
Кар сыннары ясыйбыз. 16.12.2015

Яңа ел бәйрәмнәре якынлашып килә. Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз кар сыннары ясау белән мәшгуль.
- Гер күтәрү ярышы. 15.12.2015 Мәктәбебез укучылары Арча шәһәрендә үткәрелгән гер күтәрү ярышында катнаштылар. 8 класс укучысы Шагисламов Әлфис 68 кг.авырлыкта I урынга, 5 класс укучысы Шамсетдинов Ирек 53 кг. кадәр авырлыкта II урын яуладылар. Шулай ук иң яшь катнашучы буларак 5 класс укучысы Асадуллина Алинә махсус бүләккә ия булды.(Тренерлары Төхфәтуллин Ильфат Рәшит улы).Котлыйбыз!!!
-
Технологиядән олимпиада. 14.12.2015 11-12 нче декабрь көннәрендә технология фәненнән олимпиадада катнашып 11 класс укучысы Габдрахманов Рафил 2 нче урын яулады (укытучысы Сабиров Мөнир Исмәгыйль улы). Уңышлары белән котлыйбыз!!! Молодцы!!!

-
Россия конституциясе көне. 12.12.2015 12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Россия законы кабул ителгән көн–безнең илдә яшәүче, дәүләтне һәм аның хокуки нигезләрен хөрмәт итүче һәр граждан өчен бәйрәм. Бу көнне һәркем белергә тиеш, бер-беребезне әлеге бәйрәм белән тәбрик итик, чөнки Конституция–ул безнең өчен кадерле һәм бәя биреп бетергесез хокукларыбыз, азатлыгыбыз гарантиясе. Бәйрәм белән!

-
9 декабрь - Ватан геройлары көне 10.12.2015
9 декабрь – Россиянең истәлекле көннәре календаренда мөһим дата – һәр шәһәрдә, һәр кечкенә поселокта төрле елларда Ватанны саклап сугышларда каһарманлык, батырлык һәм кыюлык күрсәткән сугышчыларны искә алачаклар. Бу көн уңаеннан районда төрле чаралар планлаштырылган. Безнең мәктәпкә дә Россия герое Дауди Ильяс Дильшат улы беркетелде. -
Зонада КВН ярышы. 08.12.2015 Утар аты мәдәният йортында КВН командаларының зона ярышлары үткәрелде. Барлыгы 6 команда үзара көч сынаштылар. Командалар барысы да ныклы әзерлек белән килгәннәр.Молодцы!!!

-
Ришвәтчелеккә каршы көрәш атналыгы. 07.12.2015 Ришвәтчелек турында бүген күп язалар һәм сөйлиләр. Ришвәтчелек нәрсәне үз эченә алуын ничек билгеләргә соң? Хезмәт вазыйфасыннан файдалану, ришвәт бирү, алу, вәкаләтләрдән явыз ният белән файдалану, кызыктырып сатып алу яки физик затның үз файдасы өчен законга каршы килеп акча, кыйммәтле һәм башка мөлкәтләрне кулга төшерү яки өченче затларны да моңа җәлеп итүе, шулай ук юридик һәм башка затлар исеменнән законга каршы булган шундый башка гамәлләр кылу. Әгәр кеше матди яки матди булмаган файда алу максатларында үзенең яки башка кешенең вазыйфаи торышыннан законсыз рәвештә файдалануда катнаша икән–ул ришвәтчелеккә каршы система өлешен тәшкил итә. Көнкүреш мәсьләләрен хәл иткәндә вак-төяк ришвәт бирү күпчелек кешеләр өчен гадәти хәл. Ришвәт тәкъдим иткән яки биргән кеше–бернинди закон да бозмый–бары тик аны алучы гына гаепле, дигән фикер яши. Әмма РФ ҖК ришвәт бирүчеләргә карата да, ришвәт алучыларга карата да җәза бирүне карый. Менә шуның өчен туганлык, таныш-белешкә бәйле хезмәт торышыннан файдалану, файда алу өчен нинди дә булса эш кылу– ришвәтчелекне үз эченә ала. Мәктәбебездә 7-14 декабрьдә "Ришвәтчелеккә каршы көрәш" атналыгы уздырыла. Бу уңайдан сыйныф сәгатьләре үткәрелә, өлкән сыйныфларда ришвәтчелеккә каршы караш турында анкеталар тутырыла.

-
Математикадан ЕГЭ. 05.12.2015

Бүген 11 сыйныф укучылары математикадан ЕГЭ биреп карадылар. Әлегә алар база өлешен эшләп үз белемнәрен тикшерәчәкләр.


















