Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Волейбол ярышы. 27.02.2016

Яңа Кенәр мәктәбендә үткәрелүче волейбол ярышларында кызлар волейбол командасы уңышлы чыгыш ясап, 3 нче призлы урынга лаек булды. Тренерлары: Төхфәтуллимн Ильфат Рәшит улы.Молодцы!!!
-
Туган көннәр күңелле үтә. 25.02.2016

Февраль аенда туучылар мәктәбебездә аеруча күп. Башлангыч классларда туган көннәр күңелле үтә.
-
Ватанны саклаучылар көне белән!!! 23.02.2016

Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә.
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
Ул солдатлар бәйрәме,
Без котлыйбыз аларны.
Әтиләрне, абыйларны,
Һәм бөтен солдатларны.
-
Венок куелды. 22.02.2016

Бүген бәйрәм уңаеннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызга куелган һәйкәлгә мәктәп коллективы исеменнән венок салынды.
-
"Ягез әле, егетләр!"конкурсы. 21.02.2016

Бүген мәктәбебездә 5- 10 класс егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" конкурсы үткәрелде. Егетләр 11 бәйгедә көч сынаштылар. Алар үзләренең төрле яктан осталыкларын күрсәттеләр. Һәр катнашучы егет аерым номинация буенча бүләкләнде. "Иң җитез егет" - Габдрахманов Азамат(5 кл.), "Иң шаян егет"- Хөсәенов Булат(7 кл.),"Иң сөйкемле егет"- Хәлиуллин Раян (8 кл.), "Иң тапкыр егет" - Назметдинов Нияз (10 кл.). Иң күп очко җыеп "Абсолют батыр "- исеменә Назметдинов Нияз лаек булды..Бәйрәм танатанасына кызлар бик матур концерт номерлары әзерләгәннәр иде.Кичәне 7 класс укучысы Исмәгыйлев Раил һәм 8 класс укучысы Шамсетдинова Илүзә алып бардылар.
-
Әтиләр бәйрәме. 20.02.2016

Бүген 3-4 класс укучылары Гөлфия Дәминовна белән "Әтиләр бәйрәме" үткәрделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте: әтиләр ике командага бүленеп ярыштылар, балалар бик матур концерт күрсәттеләр. Соңыннан әтиләргә бүләкләр тапшырылды.
-
VII Халыкара фәнни- гамәли конференциядә. 19.02.2016

Казан (Идел буе) федераль университеты, филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тарафыннан оештырылган гомуми урта, махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укучыларның “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” темасына багышланган VII Халыкара фәнни-гамәли конференциядә 10нчы класс укучылары Сафиуллина Алисә ( җитәкчесе Шагисламова Гөлназ Рәшит кызы) һәм Хәсәнова Алия (җитәкчесе Габдрахманова Гөлниса Вагыйз кызы) катнаштылар һәм мәктәп укучылары арасында иң яхшы чыгыш ясаганнары өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Гөлниса Вагыйзовна һәм Гөлназ Рәшитовна КФУ тарафыннан “Татар теленнән бердәм республика тестына әзерләнү үзенчәлекләре” дигән темага багышланган мәктәп укытучылары өчен оештырылган методик семинарда катнаштылар, сертификатларга ия булдылар.
-
"Здоровая, яркая зимушка, зима" акциясе 19.02.2016

Бүген мәктәптә "SMS -дети" хәрәкәтендә катнашучы укучылар ярдәме белән "Здоровая, яркая зимушка зима" акциясе узды. Анда катнашучы укучылар рәхәтләнеп саф һавада күңел ачтылар, чана, чаңгы, тимераякта шудылар, ярыштылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Чара бик күңелле узды.
-
Халыкара туган тел көне. 18.02.2016

18 нче февраль көнне мәктәбебездә “Иң татлы тел – туган тел” дигән кичә үткәрелде. Кичәдә барлык мәктәп укучылары да актив катнашты.Башлангычлар класслар катнашында “Туган телгә” багышланган, стенгазета чыгарылды.Китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучыларның, шагыйрьләрнең Туган тел турында язылган китаплары урын алды.
-
М.Җәлилгә багышланган күргәзмә. 17.02.2016

М.Җәлилгә багышланган күргәзмә аша укучылар аның иҗаты һәм биографиясе белән якыннанрак таныша ала.


















