Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
1нче апрель - Көлке көне. 01.04.2016

-
Каюм Насыйри исемендәге конференция 31.03.2016

Мәктәбебезнең 11 класс укучысы Хәсәнов Искәндәр Каюм Насыйри исемендәге XIV регионара фәнни-эзләнү укуларында "физика" номинациясендә "Кеше һәм энергия" темасына чыгыш ясап, 2нче дәрәҗә дипломга лаек булды,укытучысы Гайфуллин Р.Ф. Молодцы, алга таба да уңышлар телибез!!!
-
4нче чирек башланды. 30.03.2016

Бүгеннән мәктәпләрдә 4 нче чирек башланды. Укучылар язгы каникулдан соң яраткан мәктәпләренә килделәр. 9,11 класс укучылары өчен әлеге чирек аеруча җаваплы. Бердәм дәүләт имтиханнарына да санаулы гына көннәр калып бара. Уку елын уңышлы тәмамларга насыйп булсын.
-
Волейбол ярышы. 29.03.2016

Бүген Арчаның спорт комплексында башлангыч профсоюз оешмаларының волейбол командалары арасында районкүләм ярышлар уздырылды. Мәктәбебезнең хатын-кызлар волейбол командасы (тренерлары Төхфәтуллин И.Р.)
3 нче урынга лаек булдылар. Кызларыбызны уңышлары белән котлыйбыз. Эшләрендә зур уңышлар, гаилә иминлеге теләп калабыз.
-
Педсовет. 28.03.2016

Бүген мәктәбебездә педсовет үткәрелде.Көн тәртибе буенча түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1."Сәламәтлек- зур байлык." Төхфәтуллин И.Р. чыгышы.
2. 3нче чирек нәтиҗәләре. Класс җитәкчеләре чыгышы.
3.3 нче чирек нәтиҗәләре буенча уку- укыту буенча директор урынбасары Мифтахова Л.Р. чыгышы
-
Сингапур методикасы буенча укулар 26.03.2016

Бүген Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә укытучылар өчен Сингапур методикасы буенча укулар оештырылды. Район мәгариф бүлеге методисты Гатауллина Л.М. җитәкчелегендә укытучылар, методистлар сингапурча укытуның асылына төшендерделәр. Әлеге укулар алга таба дәресләрне кызыклы үткәрү өчен бик файдалы булачак.
-
Каникулда имтиханнарга әзерлек. 24.03.2016

Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек каникул чорында да дәвам итә. 9-11 класс укучылары өчен консультацияләр расписание буенча үткәрелә.
-
Ата- аналар җыелышы 22.03.2016

Бүген мәктәбебездә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үткәрелде. 9-11 сыйныфлар өчен аеруча җаваплы чор җитә, БДИ ны уңышлы тапшыру буенча әлеге классларда аерым фән укытучылары белән сөйләшү булды. Җыелышта шулай ук авылыбыз фельдшеры Зарипова Р.И да катнашты. Ул әти-әниләргә "Туберкулез авыруын кисәтү." темасына чыгыш ясады
-
Язгы каникул башлана. 19.03.2016

Бүген 3 нче чирекнең соңгы көне. Укучыларыбыз 21 марттан -29нчы мартка кадәр язгы каникулга китәчәкләр. Укучыларга куркынычсызлык һәм юл йөрү кагыйдәләре яхшылап аңлатылды.
-
Конкурс 18.03.2016

Якташыбыз Г.Тукайның 130 еллыгына багышлап районыбызда бик күп чаралар уздырыла. Өчиле мәктәбендә узган шундый чараның нәтиҗәләре мәктәбебез өчен аеруча куанычлы. Баянчылар конкурсында 6 нчы класс укучысы Мифтахов Рәнис III урын, өлкәннәр арасында ТИН укытучысы Габдрахманов Камил Әдһәм улы I урын яуладылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!


















