Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы нәтиҗәсе
06.02.2018
Казан шәһәренең олимпиада үзәгендә 31нче гыйнвардан 2 февраль көннәрендә татар мәктәпләре арасында уздырылган татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында мәктәбебездән 10 нчы сыйныф укучысы Рәхимова Алина катнашты һәм призлы урынга лаек булды. Алинәне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Тәрбия дәресләре- ДУСЛЫК 02.02.2018

Бүген мәктәбебездә тәрбия дәресләре дуслык темасына багышланды. 1 класс - "Дуслык белән көчле без!" (әңгәмә); 2,4 класслар - "Кеше дуслык белән көчле."(түгәрәк өстәл). Мондый тәрбия дәресләре укучыларыбызга дуслык сүзенең мәгънәсенә төшенергә, дуслыкның кадерен белергә, узара ныгытып бер-берсенә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.
-
Татар теленнән республика олимпиадасы нәтиҗәсе 01.02.2018

Казан шәһәренең олимпиада үзәгендә 29-31нче гыйнвар көннәрендә татар мәктәпләре арасында уздырылган татар теленнән республика олимпиадасында мәктәбебездән 5 нче сыйныф укучысы Хәсәнова Ильмира һәм 10нчы сыйныф укучысы Нәҗметдинова Камилә катнаштылар. Хәсәнова Ильмира призлы урынга лаек булды. Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз.
-
"Балигъ булмаганнар арасында җинаять һәм хокук бозуларны булдырмау" 31.01.2018

31 нче гыйнвар көнне Арча башкарма комитеты аппаратының әйдәп баручы белгече Нигъматуллин Мансур Камбилевич 5-10 класс укучыларына "Балигъ булмаганнар арасында җинаять һәм хокук бозуларны булдырмау" дигән темага әңгәмә үткәрде.
-
Математика укытучылары семинары 31.01.2018

"ФДБС ны тормышка ашыру шартларында математика укыту процессында терәк компетенцияләр формалаштыру" дигән темага семинар булды. Укытучылар ачык дәрес, ачык чара күрсәттеләр һәм тәҗрибәләр белән уртаклаштылар.
1. Ачык дәрес "Катнаш саннар", 5 класс - Гыйльмиҗанов Р.Н.
2.Ачык чара "Слабое звено", 7,10 класслар һәм килгән кунаклар катнашында - Гайфуллин Р.Ф.
3.Тәҗрибә уртаклашу:
1) "Күпкырлыкларның аркылы кисем мәйданнарын төзү" авторлык программасы - Валиева С.М. Утар-Аты мәктәбе
2) Укучыларның белем алуга омтылышын проектлау алымы аша күтәрү - Мортазина Р.А. Кушлавыч мәктәбе
3) Мастер класс: "Применение мулҗтимедийных интерактивных учебных материалов на уроке математики" - Хакимова Г.Х. Арчаның №6 мәктәбе
4) Фикер алышу һәм тәкъдимнәр - Ильясов М.З. мәгариф бүлеге методисты
-
Класс җитәкчеләре һәм педагог-оештыручыларның профессиональ осталыклары конкурсы 30.01.2018

Бүген мәктәбебездә Наласа, Кәче, Утар-Аты, Түбән Аты,Кушлавыч мәктәбе класс җитәкчеләре класс сәгатьләре үткәрү буенча һөнәри осталыкларын күрсәттеләр:
1. МБОУ "Наласинская СОШ"-Фаттахова Гулия Мидехатовна- 7 класс, «Һөнәрле булу – зур хәзинә»
2.МБОУ "Кошлаучская ООШ"-Галиуллина Гульсина Габдрашитовна - 5 класс, «Кышкы Олимпия уеннары»
3. МБОУ "Нижнеатынская ООШ" - Маликова Гулюса Гайфутдиновна –7 класс, «Дуслык белән көчле без» ; Хамидуллина Зульфия Ясавиевна – педагог- оештыручы, 5 класс, «Адымнар нык,юллар имин булсын! »
4. МБОУ "Утар Атынская ООШ" - Мустафина Лейсан Фаргатовна – 10 класс, «Бизнес план: от идеи до реализации»
5. МБОУ "Качелинская ООШ" - Дусекеева Виолетта Анатольевна-7 класс, «Компьютер и интернет - польза или вред»
-
Математика фәненнән сынау имтиханы 29.01.2018

Бүген мәктәбебез базасында Наласа, Утар-Аты, Түбән Аты, Кушлавыч мәктәпләренең 9 класс укучылары математика фәненнән сынап карау имтиханы эшләделәр.
-
Рус теленнән сынап карау имтиханы 22.01.2018

22 нче гыйнвар көнне мәктәбебез базасында Наласа, Утар-Аты, Түбән Аты, Кушлавыч мәктәпләренең 9 класс укучылары рус теле фәненнән сынап карау имтиханы эшләделәр.
-
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иҗади конкурс 22.01.2018

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иҗади конкурста катнашып, укучыларыбыз Калимуллина Раушания һәм Төхфәтуллина Зөлфинә район башлыгының рәхмәт хатына һәм истәлекле бүләккә лаек булдылар.
-
"Янгын куркынычсызлыгы" конкурсы 22.01.2018

Мәктәбебезнең 1 нче класс укучылары һәм 4 нче класс укучысы Закиров Римаз районда үткәрелгән "Янгын куркынычсызлыгы" конкурсының "Фетрдан аппликация ясау" номинациясендә катнашып, 2 нче урын яуладылар. Аларга уңышлар теләп калабыз.


















