Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Юбилеең белән, Резеда Фаритовна! 20.02.2018

Ап – ак булган бистә урамнары,
Кыш тигезли ак кар җәймәсен!
Резедә ханым. бүген бигрәк чибәр –
Бигрәк матур, күзләр тимәсен!
Ташламасын сине беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт
Юлларыңда булсын елмаю. -
“Балалар бакчасы белән мәктәп арасында дәвамчанлык” 20.02.2018

Бүген, 20нче февраль көнне мәктәбебездә балалар бакчасы тәрбиячесе Гафурова Рафия һәм башлангыч класс укытучылары катнашында “Балалар бакчасы белән мәктәп арасында дәвамчанлык” дигән темага методик берләшмә утырышы узды.
-
Рөстәм Галиуллин бездә кунакта 16.02.2018

16 нчы февраль көнне Наласа урта мәктәбендә авылдашыбыз, язучы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты , “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин белән очрашу үткәрелде. Очрашуда укучылар аның әсәрләреннән өзекләр укыдылар, хикәяләрен сәхнәләштерделәр, Рөстәм абыйларына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу бик җанлы һәм күңелле үтте.
-
«Әлифба бәйрәме» 15.02.2018

15 февраль көнне мәктәбебезнең 1 нче сыйныф укучылары «Әлифба бәйрәме»н үткәрделәр . Бәйрәмдә балалар биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм әти-әниләргә, кунакларга үзләренең белемнәрен дә күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле үтте.
-
ГТО - кышкы сессия 15.02.2018

15 нче февраль көнне Арча стадионында укучыларның кышкы сессия ГТО нормаларын тапшыру булды.
-
Муса Җәлил иҗатына багышланган кичә 14.02.2018

14нче февраль көнне мәктәбебездә 1-4 сыйныф укучылары арасында герой – шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган кичә үткәрелде. Кичә укучыларның чыгышы белән башланып китте. Алар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кичәнең икенче өлешендә шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган брейн-ринг үткәрелде. Укучылар уен барышында “Карак песи” һәм “Бәхет” командаларына бүленеп, Муса Җәлилнең биографиясе һәм иҗаты буенча үзләренең тапкырлыкларын һәм зирәклекләрен сынадылар. Презентация нигезендә укучылар төрле кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр. Уенда ике команда да актив катнашты.
-
Хезмәт ветераны белән очрашу 13.02.2018

Бүген Наласа урта мәктәбенең 1 класс укучылары хезмәт ветераны Халиуллин Шамил абый белән очрашу уздырдылар. Кичә бик күңелле, эшлекле, дустанә атмосферада узды. Шамил абый үзенең күңелендә калган истәлекләре белән уртаклашты. Арабызда шундый ветераннар булуына без чиксез шат.
-
Тату сыйныф, класс җитәкчеләре конкурсы 12.02.2018

Класс җитәкчеләре конкурсында Гөлия Мидехатовнаны уңышы белән котлыйбыз. Тату сыйныф серләре конкурсында 5 сыйныф әти-әниләре комитеты районкүләмендә 3 урын яуладылар. Молодцы!
-
8 нче февраль - Яшь антифашистлар көне 09.02.2018

Шул уңайдан , 5-8 нче сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар герой-пионерлар, аларның батырлыклары белән таныштылар. Һәр герой-пионерга багышланган чыгышлар ясадылар. Батырларыбызны онытмыйк!
-
“Бөек Ватан сугышы еллары гаилә фотохроникасы” 09.02.2018

Наласа урта мәктәбендә “Бөек Ватан сугышы еллары гаилә фотохроникасы” дигән акция узды. Аның кысаларында сугыш елларындагы фотографияләрнең электрон архивы тупланды. Укучылар үзләренең бабалары турында сөйләделәр, сугыш тематикасына багышланган видеоролик карадылар.


















