Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Шорт-трек ярышлары 19.01.2018

Утар Аты төп гомум белем бирү мәктәбе зонасында Шорт-трек буенча ярыш булды. Ярышта Наласа, Арчаның 1 нче һәм 6 нчы номерлы урта гомум белем бирү мәктәпләре, Кушлавыч, Түбән Аты, Утар Аты төп гомум белем бирү мәктәпләре көч сынашты. Укучыларыбыз уңышлы гына чыгыш ясап 2 нче урын яулап кайттылар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Аларга укуларында һәм спортта зур уңышлар теләп калабыз.
-
Экологик очрашу 18.01.2018

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының "Ашыт" тыюлыгы инспектор хезмәткәрләре белән очрашу булып узды. Укучылар география һәм биология фәне укытучысы җитәкчелеге белән проект эшләре белән чыгыш ясадылар, күргәзмәләр һәм кул эшләре белән таныштырдылар. Укучыларыбыз истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
Әтнә дәүләт драма театры бездә кунакта 18.01.2018

Бүген мәктәбебездә Әтнә дәүләт драма театрының "Кәҗә белән сарык маҗаралары" дигән спектаклен карадык. Г.Тукай әсәрләрен эченә алган бу музыкаль тамаша укучылар өчен тәрбияви чара булды. Артистларга чын күңелдән рәхмәт, эшләрендә иҗади уңышлар телибез.
-
Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы 16.01.2018

Бүген мәктәбебездә дин галиме, фәлсәфәче, тарихчы, мәгърифәтче, этнограф, археограф, көнчыгыш белгече һәм педагог Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан чара үткәрелде. Чарада укучылар Ш. Мәрҗәнинең тормыш һәм хезмәт юлы белән тагын бер кат таныштылар, кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар. Без бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанине хәтеребездә сакларга һәм аны онытмаска тиешбез.
-
Өченче чирек башланды... 09.01.2018

Кышкы озын яллардан соң мәктәпләрдә укулар башланды. Наласа урта мәктәбе укучылары ял итеп, көч туплап укырга килделәр. Аларга укуларында, иҗади һәм класстан тыш эшләрендә уңышлар телибез!!!
-
Барыбыз да чаңгыга 05.01.2018

5 нче гыйнвар көнне "Барыбыз да чаңгыга" девизы астында укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр чаңгыда йөрергә чыктылар.
-
Имтиханнарга әзерлек 04.01.2018

Мәктәбебездә 9 нчы класс укучыларының каникуллары имтиханнарга әзерлек белән үрелеп бара.
-
Барыбыз да боз өстендә 03.01.2018

3 нче гыйнвар көнне "Барыбыз да боз өстендә" дигән исем астында спорт бәйрәме узды. Бәйрәмдә укучылар, укытучылар, әти-әниләр бергәләп саф һавада куңел ачтылар.
-
Волейбол ярышлары 02.01.2018

Наласа егетләре ялларын файдалы итеп үткәрә. Буген авыл җирлеге башлыгы призына волейбол турниры булып узды. Ярышта 4 команда катнашты. "Зенит" командасы беренчелекне яулады, студентларны берләштергәне икенче, яшьләр командасы өченче, ә ветераннар дүртенче урында.
-
Балмаскарад 23.12.2017

Өлкән сыйныф укучылары балмаскадта бик матур чыгыш ясадылар. Бәйрәм тантанасына Кыш бабай белән Кар кызына килергә кәрләләр һәм Карсылу белән Принц ярдәмгә килде.


















