Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Ата-аналар җыелышы 22.03.2019

Буген III чирек нәтиҗәләре буенча мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үткүрелде. Әти-әниләр ачык дәресләрдә булдылар, чаралар карадылар. 9, 11 нче сыйныфның әти-әниләрен ОГЭ-ЕГЭ консультацияләре, сынап карау имтихан нәтиҗәләре белә таныштырдык.н
-
"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 21.03.2019

Бүген Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең Арча зона туры үтте. Бәйгедә безнең мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Габдрахманова Зилә, 9 нчы сыйныф укучысы Гафурова Азалия, 11 нче сыйныф укучысы Нәҗметдинова Камилә катнашты. Яшь иҗатчыларыбызга уңышлар телибез!
-
Бездә бүген юбилей! 20.03.2019 Бүген башлангыч класс укытучысы Рафикова Гөлфия Дәмин кызының туган көне, юбилее! Чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Мәктәбебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер,ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез!

-
Нәрсә? Кайда? Кайчан? 19.03.2019

География атналыгы кысаларында мәктәбебездә Нәрсә? Кайда? Кайчан? интеллектуаль бәйгесе уздырылды. Барлык фәннәр буенча укучыларыбызны белемнәрен сынадык. 3 команда канашты. III нче урын - Бөркетләр, IIнче урын - Татар кызлары, Iнче урын - Тапкырлар командасы яулады. Атналык кысаларында үткәрелгән чаралар: 1. Веб-квест, 2. Оригами. (Оештырды: география укытучысы- Шакирова Д.К.)
-
Гидрант чистарту 16.03.2019 Буген куркынычсызлык таләпләрен үтәү максатыннан мәктәп янындагы гидрантлар кардан чистартылды.

-
Аҗаган-2019 14.03.2019

14 нче март көнне Арчаның 6 нчы урта гомуми белем мәктәбендә Аҗаган -2019 ярышының финал этабы үткәрелде.Барысы 7 команда катнашты.Безнең мәктәп командасы 5 нче урынны яулап кайтты.Катнашкан укучыларыбызга, команданы әзерләгән укытучыга зур рәхмәт, молодцы! (Җитәкчеләре: Лотфуллин Г.Т.)
-
Ягез әле, кызлар! 12.03.2019

Бүген мәктәбебезнең 5-11 нче сыйныф кызлары арасында "Ягез әле, кызлар" бәйгесе үткәрелде.Бәйгедә кызларыбыз үзләренең уңганлыкларын, тапкырлыкларын, иҗади яктан сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйге концерт номерлары белән үрелеп барды. Барлык кызлар да төрле номинацияләрдә җиңүләргә лаек булдылар.
-
Спорт бәйрәме 07.03.2019 7 нче март көнне мәктәп күләмендә спорт бәйрәме үткәрелде. 8-11 класслар арасында биатлон, 1-7 класслар арасында чаңгы ярышы, Укучылар һәм укытучылар командалары арасында күңелле стартлар уздырылды. Барысы да актив катнаштылар.

-
Хоккей 04.03.2019

2 нче март көнне 3 хоккей командасы арасында ярыш булды. Барлык командалар да бик тырышып уйнадылар. 1 урынга "Ирбис", 2 урынга "Спартак", 3 урынга "Гром" командалары лаек булды.
-
«Урок цифры» 02.03.2019

«Урок цифры» — по-настоящему важная инициатива для школьников всех возрастов, где они в игровой форме знакомятся с основами программирования и цифровыми технологиями С 25 февраля по 8 марта 2019 г. идет «Урок цифры» по теме «Искусственный интеллект и машинное обучение». Урок адресован учащимся 1-11 классов, направлен на развитие ключевых компетенций цифровой экономики у школьников, а также на их профориентацию для осуществления дальнейшей деятельности в сфере информационных технологий. Сегодня учителем информатики Ильясовым М. З. тоже прошел «Урок цифры». Учащиеся прошли тренажер и получили сертификат.


















