Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Һәйкәл янында 16.06.2019

Авылыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызга багышлап куелган һәйкәл бар. Бүген лагерь балалары шунда бардылар. Безгә тыныч тормыш бүләк иткән авылдашларыбызны искә алдылар.
-
Ындыр табагына экскурсия 15.06.2019

Бүген лагерь балалары ындыр табагына экскурсиягә бардылар. Экскурсиянең максаты: табыннарыбызны мул итүче икмәкнең узган юлы һәм хезмәт кешеләре белән таныштыру иде. Балалар андагы эш барышы белән таныштылар, хезмәткәрләр белән аралаштылар.
-
Лимонад заводында 14.06.2019

Бүген экскурсиябез авылыбызда эшләп килүче лимонад заводына булды. Балалар андагы эш тәртибе белән таныштылар, соңыннан тәмле лимонад белән сыйландылар.
-
Табигать кочагында 13.06.2019

Бүген табигатькә экскурсиягә бардык. Авылыбыз табигате искиткеч матур.
-
12 июнь- Россия көне 12.06.2019

12 июнь – Россия көне буларак билгеле. 2002нче елга кадәр ул Россиянең дәүләт суверенитеты декларациясен кабул итү көне булып үткәрелә. 1990нчы елның 12 июнендә РСФСРның беренче съезды депутатлары Россия дәүләт суверенитетлыгы турында декларация кабул иткәннәр. Ил Россия Федерациясе дип атала башлаган.
Лагерьдагы бүгенге көнебез әлеге бәйрәмгә багышланды. -
Кызыл китап көне 11.06.2019

Беренче Халыкара Кызыл китап 1948 елда төзелә. СССР Кызыл китабы 1974 елда чыга. Аннан соң төрле республикаларның да шундый китаплары барлыкка килә. Безнең республиканың беренче Кызыл китабы 1995 нче елда бастырыла.
Табигать- туган йортыбыз. Бүген балалар табигать кочагында булдылар. Табигатьне саклау турында яңадан бер кабат исләренә төшерделәр. -
Сорт сынау участогында 10.06.2019 Наласа басуындагы Арча сорт сынау участогы үзенә тартып торган бер утрау кебек. Күңелләргә рәхәтлек бирә торган тынлык, тәртип, чисталык монда. Участокта ел саен 10 авыл хуҗалыгы культурасының 250–260 сорты сынала. Аны атказанган агоном Фәнис абый Зарипов җитәкли. Әлеге урында экскурсиядә булу лагерь балаларына бик ошады.

-
Хәзинә таптык!!! 07.06.2019

Бүген лагерьда ДУСЛЫК көне уңаенннан ХӘЗИНӘ эзләү оештырылды. Балалар бирелгән маршрут нигезендә хәрәкәт иттеләр. Аларга әйләнә -тирә дөнья дәресендә алган белемнәре ярдәмгә килде. Хәзинәдә һәр балага бизәгеч- китаплар яшеренгән иде. Барлык балалар да шат булдылар.
-
Рәбига чишмәсендә 06.06.2019

Авылыбыз саф сулы чишмәләргә бик бай. Бүген кыйблага карап агучы Рәбига чишмәсе буена экскурсиягә бардык.
-
Тарихи урыннарга экскурсия 05.06.2019

500 еллык тарихы булган Наласа авылы истәлекле урыннарга бик бай. Бүген лагерь балалары әлеге урыннар буенча йөрделәр, бик кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар алдылар.


















