Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Хәзинә таптык!!! 07.06.2019

Бүген лагерьда ДУСЛЫК көне уңаенннан ХӘЗИНӘ эзләү оештырылды. Балалар бирелгән маршрут нигезендә хәрәкәт иттеләр. Аларга әйләнә -тирә дөнья дәресендә алган белемнәре ярдәмгә килде. Хәзинәдә һәр балага бизәгеч- китаплар яшеренгән иде. Барлык балалар да шат булдылар.
-
Рәбига чишмәсендә 06.06.2019

Авылыбыз саф сулы чишмәләргә бик бай. Бүген кыйблага карап агучы Рәбига чишмәсе буена экскурсиягә бардык.
-
Тарихи урыннарга экскурсия 05.06.2019

500 еллык тарихы булган Наласа авылы истәлекле урыннарга бик бай. Бүген лагерь балалары әлеге урыннар буенча йөрделәр, бик кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар алдылар.
-
Китапханәдә кунакта 04.06.2019

Ларгерь балалары бүген авылыбыз китапханәсенә булдылар. Анда төрле яңалыклар, яңа китаплар белән таныштылар. Китапларны алу, тапшыру тәртибен яңадан бер кабат исләренә төшерделәр.
-
Лагерьда 3 нче көн. 03.06.2019

Бүген балалар бик тырышып отряд почмаклары ясадылар. Шулай ук медкүзәтү үттеләр: авылыкларын, буйларын үлчәттеләр.
-
Ял лагере башланды 01.06.2019

Мәктәбебездә “Кояшкай” ял лагере үз эшен башлап җибәрде. Барлыгы 20 бала йөри. Лагерьда ял алдан төзелгән план нигезендә оештырыла. Бүген балалар авылыбызның Нократ чишмәсенә экскурсиягә бардылар.
-
Мәктәп сабантуе 30.05.2019

Һәр елны традиция буенча мәктәп сабантуе үткәрелә. Бу елны да 30 нчы май көнне "Балаларны яклау көне" уңаеннан бәйрәм оештырылды. Укучылар, килгән кунаклар 15 төрдәге ярышларда катнаштылар, плов пешерелде, коймак белән чәй әзерләнде.
-
"Безопасность на воде" 29.05.2019 Ученик 3 класса Сайфутдинов Рафаэль получил диплом за участие в конкурсе детского рисунка "Безопасность на воде" в номинации "Лучшая работа среди школьных учреждений 3 классов Арского муниципального района РТ. Пришёл его поздравить руководитель муниципального казенного учреждения" Управление гражданской защиты Арского муниципального района" Лесенко Артём Петрович. Он также напомнил детям правила поведения на воде и научил пользоваться спасательными жилетами.

-
Соңгы кыңгырау бәйрәме! 25.05.2019 Бүген, 25 нче май көнне, Наласа урта мәктәбендә “Соңгы кынгырау” бәйрәме үтте. Бәйрәм белән чыгарылыш сыйныф укучыларын : 1 сыйныф укучылары, әти-әниләр, авыл җирлеге башлыгы, ветеран укытучылар, мәктәп директоры,килгән кунаклар һәм яраткан укытучылары котлады. Күзләрне дымландырган бу бәйрәмдә күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды. Бу көн әти-әниләр өчен бигрәк тә кыен. Аларның үзләренең бәгырь җимешләрен олы тормыш юлына озаталар. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, укучыларның имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телибез! Аларга яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын. Хәерле юл, сезгә, укучылар!

-
РДШ 20.05.2019

Бүген мәктәбебезнең 6нчы сыйныф укучыларын балалар һәм яшүсмерләрдән торган “Россия укучылар хәрәкәте”(РДШ) сафларына кабул иттек. Кайсы гына балалар оешмасын алсак та, ул киләчәк лидерларын тәрбияләү өчен старт алу мәйданчыгы. Ә лидерлар үзләре өчен генә җавап тотмыйлар. Алар тирә-ягыбыздагылар өчен дә, гомумән алганда, илебезнең киләчәге өчен дә җаваплы. Уңышлар сезгә, укучылар!


















