Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Танып белү - Әйләнә-тирә белән таныштыру. 13.03.2026

Тема: "Бүлмә гөлләре"
Максат: балаларның бүлмә гөлләре турындагы белемнәрен камилләштерү, аларны ничек итеп үстерергә кирәклеген аңлату, тышкы кыяфәтләре буенча бүлмә гөлләрен аерырга өйрәтү, сак караш тәрбияләү. -
"Саф һавада" 12.03.2026

Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы –
Сагынып көткән яз килә. -
"Кызыклы, күңелле" 11.03.2026

Кечкенәләр төркемендә режим вакытында танып белү үсешенә үстерелешле уеннар уйнау.
-
"Кызыклы математика" 10.03.2026

Танып белү( ЭМКФ)
Тема: Алуга һәм кушуга мисаллар эшләү.
Максат: Мөстәкыйль рәвештә мисаллар эшләргә өйрәтү.10 эчендә янәшә торган саннарын чагыштыруны дәвам итү. Шакмаклы дәфтәр битендә ориентлашуны камилләштерү. Игътибарлылыкны үстерү. -
"Кадерле әнием бәйрәм белән!" 06.03.2026

Нәниләребез дә әниләрен бәйрәм белән котлап үзләренең матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.
Кояш көлә, мин елмаям,
Сигезенче Март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
-
"Тизрәк үсеп җитсеннәр" 06.03.2026

Танып белү (әйләнә-тирә дөнья белән танышу)
Тема: Суган утырту Бурычлар: балаларның үсемлекнең үсүе һәм үсеше өчен кирәкле шартлар (туфрак, дым, җылылык һәм яктылык) турында күзаллауларын киңәйтү, табигый витаминнар турында элементар төшенчәләр бирү. Хезмәт күнекмәләрен һәм белемнәрен формалаштыру -
"Әнием-кадерлем" 05.03.2026

Бүген балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек һәм өлкәннәр төркемендә" Әнием - кадерлем" бәйрәм чарасы узды Бәйрәмебезнең беренче өлеше җыр-биюләр, шигырьләр белән үрелеп барса, икенче өлешендә әниләр белән күңелле уеннар оштырылды. Бу чара балалар һәм әниләр өчен истә калырлык күңелле бәйрәм булды. Өченче өлешендә Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан,балалар бик матур милли киемнәр белән күмәк бию биеделәр. Әниләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырып, истәлеккә фотога төшеп бәйрәмебезне тәмамладык.
-
"Күңелле, матур очрашу" 04.03.2026

Балалар бакчасы һәм мәктәп белән дәвамчанлык планы нигездә бүген балалар бакчасына мәктәпнең башлангыч сыйныфларның "Умырзая" бию төркеме очрашты. Укучылар матур биюләр башкардылар , М.Җәлилнең "Кызыл ромашка" һәм " Карак песи" шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме " Чишмә" биюен,"Әтәч","Маэмай" җырларын башкардылар. Очрашу уңай тәэсир калдырды,дәвамлы булсын.
-
"Сак булырга кирәк!" 03.03.2026

Бакчабызда әти-әниләргә "Балаларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бергәләп өйрәтик" дигән темага киңәшләр бирелде. Шулай ук торак йортларда янгыннарны профилактикалау, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары күрергә кирәклеге әйтелде.
-
"Бездә кунаклар" 02.03.2026

1 март - Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне уңаеннан, 2 нче март көнне Наласа гомуми үсеш бирү төренләге " Балачак " балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы турында чара узды. Бүген безнең балалар бакчасына Арча районы ВДПО инспекторы Рәхимова Миләүшә Гомәр кызы килде. Ул балаларга янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмә үткәрде. Балалар ут сүндергеч, куркыныч хәлләр, янгын килеп чыгу сәбәпләре турында белемнәрен киңәйттеләр һәм янгын вакытында уз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. "Ут дус та дошманда" дигән төшенчә белән таныштылар. Балалар өчен интерактив уен бик кызык һәм файдалы булды. Алар бик тырышып, мавыгып уеннарда катнаштылар. Тәрбияче апалары белән төрле каршылыкларны үтеп, куркынычсыз урынга барып җитү максатыннан" Зоопарктагы җәнлекләрне коткар" һәм " Пазлны дөрес җый " уеннары да күңелле узды.
Янгын куркынычсызлыгының гап-гади кагыйдәләре дә балаларны утта һәлак булудан саклап кала ала.











