Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Иртәнге гимнастика 10.02.2026

Берле колоннада йөрү,йөгерү.Таралышып йөрү һәм йөгерү.
1.Аяклар аз гына аерып басылган,куллар артта. Кулларны янга сузарга, өскә күтәрергә һәм баш очында кул чабарга. Кулларны янга сузарга, төшерергә.
2.Чүгәләргә, Кулларны алга сузарга. Торып басырга.
3.Аяклар җилкә киңлегендә аерылган, куллар билдә. Уңга бөгелергә,тураеп басарга. Сулга бөгелергә,тураерга -
" Муса - герой шагыйрь" 09.02.2026

Тиздән Муса Җәлилнең туган көне.Быел аның тууына 120 ел. Шул уңайдан бакчабызда герой шагыйрь хөрмәтенә стенд булдырдык.
-
Әйләнә - тирә дөнья белән танышу 06.02.2026

Тема: Транспорт.
Максат: Балаларны транспорт төрләре белән таныштыру. Игътибарлылык һәм транспорт хезмәткәрләренә ихтирам тәрбияләү. Тирә -юньдә ориентлашу, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту. -
Сәнгати эстетик үсеш-рәсем. 05.02.2026

Тема: "Минем машинам"
Максат:Балалар белән машина ясарга өйрәнү, краска белән ясау алымнарын, фантазияләрен үстерү, кызыксыну уяту, рәсемне ахырына кадәр ясап бетерүләренә ирешү.
-
"Кызыклы математика" 04.02.2026

Кушуга һәм алуга арифметик мисаллар эшләүне дәвам итү.
-
"Кызыклы очрашу" 03.02.2026

Буген безгә Наласа урта мәктәбенең ЮИД командасы кунакка килде. Алар балаларга юл йорү кагыйдәләрен аңлаттылар, кызыклы, эчтәлекле уеннар уйнаттылар. Бергәләшеп флешмоб биеделәр.Яшь инспекторларның сорауларына җавап биреп һәм уеннарда катнашып, балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр: светофор, юл билгеләре, урамнарны кичү кагыйдәләре. Очрашу бик файдалы, кызыклы булды һәм уңай эмоциональ фонда узды.
-
Туган тел 02.02.2026

Тема:Транспорт. Юл йөрү кагыйдәләре.
Максат: Юл хәрәкәте иминлеге турындагы белемнәрен ныгыту .
Бурычлар: 1. Балаларда транспорт йөртүче һөнәр ияләренә карата хөрмәт,ихтирам һәм урамда,транспортта үз- үзләрен дөрес тоту сыйфатлары тәрбияләү.
2.Балаларның иҗади активлыгы, фикерләү сәләтен үстерү.
3. Коры җир,су,һава транспорты чараларын аера белергә,алаларны чагыштырырга,төркемнәргә аеруны дәвам итү. Һәр төр транспорт турындагы күзаллауларын киңәйтү. -
"Сөйләм телен үстерү" 02.02.2026

Тема: “Светофор безнең дустыбыз”.
Максат: Балаларның светофорның эше турындагы белемнәрен ныгыту; светофорның вазыйфасы һәм сигналлары белән таныштыру; Күреп кабул итүне үстерү;юлларда үз-үзләрен тоту культурасын тәрбияләү.
-
"Рәсем ясарга яратабыз" 30.01.2026

"Доктор Айболит"мультфильмы буенча,таныш булган рәсем ясау техникасы кулланып рәсем ясау. Формасын, пропорциясен, төсен, күрсәтә белү. Иҗади сәләтләрен үстерү.
-
Математик күзаллаулар формалаштыру 29.01.2026

Тема: Биеклек буенча чагыштыру.
Максат: балалар белән 5кә кадәр санауны активлаштыру, саннарны тануны ныгыту, ике предметны биеклек буенча чагыштырырга өйрәнү, кул моторикасын үстерү, математикага кызыксыну уяту.











