Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 34 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Туган тел 20.11.2026

Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү. Бурычлар: 1) әдәби әсәрне эмоциональ кабул итәргә өйрәтү, һөнәрләр белән танышуны дәвам итү, сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру, “һ” авазын сөйләмдә ныгыту; 2) кабул итүне, игътибарны, хәтерне, бәйләнешле сөйләмне үстерү, сүзлек запасын баету; 3) һөнәрләргә хөрмәт тәрбияләү.
-
Кечкенәләр төркеме.Рәсем 19.11.2026

Тема: "Әниемә матур чәчәкләр"
Максат: балаларны пумала очы белән төрле хәрәкәтләр ясап чәчәк ясарга өйрәтү, пумаланы чиста итеп юу күнекмәсен ныгыту, эстетик зәвык тәрбияләү.
-
"Котлыйбыз!" 18.11.2026

Бүген Арча районының 10 нчы номерлы балалар бакчасында "Әнием белән бергә" дип аталган талантлар бәйгесе булып узды.Бакчабыздан зурлар төркемендә тәрбияләнүче батыр егетебез Шаһиев Самат әнисе белән бу матур бәйгедә катнашып II нче урын яуладылар. Аларны чын күңелебездән котлыйбыз! Алдагы бәйгеләрдә дә зур җиңүләр теләп калабыз.
-
Сөйләм үсеше. Грамотага өйрәтү. 17.11.2026

Тема: [п] һәм [пь] авазларын ишетү һәм сүздән интонация белән аерып алу.
Максат: Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын-нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен үстерү. Тартык авазның калын һәм нечкә әйтелешен ачыклау ысулын куллану күнекмәсен камилләштерү. Шигырьне сәнгатьле итеп укуларына ирешү. Чагыштыра белү, игътибарлы булу кебек сыйфатлар үсешен тәэмин итү.
-
Кечкенәләр төркеме. Әйләнә- тирә белән танышу. 13.11.2026

Тема: " Балык суда йөзә"
Максат: Балаларга аквариум балыклары турында мәгълүмат бирү.Аквариумда яшәүчеләр белән кызыксыну формалаштыру. -
"Котлыйбыз!" 12.11.2026

Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган "Ике тел - ике бишек: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны рус һәм татар фольклоры традицияләрендә тәрбияләү" Республикакүләм семинарында катнашып, тәрбиячебез Гафурова Рафия Ансар кызы "Милли фольклор һәм матур әдәбият аша балаларның сөйләм телен үстерү" темасына чыгыш ясап кайтты.
-
“Сөйләм үсеше” (Грамотага өйрәтү нигезләре ) 11.11.2026

Тема: [к] һәм [кь], [къ]авазларын ишетү һәм сүздән интонация б-н аерып алу.
Максат: Тартык авазның калын һәм нечкә әйтелшен ачыклау ысулын куллану күнекмәсен камилләштерү.;Сүздән авазны интонация б-н аерып алу һәм аның калынлыгын-нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен, сүзләргә аваз анализы ясауны үстерү;
Уку эшчәнлеге компоненты булган үз-үзеңә контроль ясый белү күнекмәсен булдыру. -
"Без тырышабыз!" 10.11.2026

Кечкенәләр төркеме
Физкультура
Бурычлар: гимнастик таяклар ярдәмендә күнегүләр ясау, каршылыклар аркылы атлап чыгуны камилләштерү, хәрәкәтле уеннар вакытында җитезлекне үстерү. -
"Әйләнә-тирә дөнья белән танышу" 09.11.2026

Тема:Бүлмә гөлләре
Максат: Балаларда бүлмә гөлләренең матурлыгына соклану тудыру,сакчыл караш аша экологик белем бирү,өлкәннәрдән үрнәк алып,гөлләр үстерергә теләк уяту,әхлак тәрбиясен ныгыту. -
Сәнгати-эстетик үсеш (рәсем) 05.11.2026

Тема: Безнең авыл урамы
Максат: Балаларда туган авылларына мәхәббәт тәрбияләү,үзләре яшәгән урам атамалары белән таныштыруны,шул урамнардагы биналарны (балалар бакчасы, мәктәп,кибет һәм башкалар) искә төшереп әйтүне дәвам итү.
Балаларны вазифаларына бәйле булган корылма үзенчәлекләрен рәсем аша күрсәтергә өйрәтүне дәвам итү;
Сүрәтне тулыландыру күнекмәсен ныгыту.











