Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Халыкара су-сазлык биләмәләре көне 06.02.2024
1971 елның 2 февраль көнендә су-сазлык биләмәләре турында Конвенция кабул ителде. Ул Рамсар конвенциясе ( нигез салучы шәһәр - Рамсар, Иран) исеме астында билгеле. Шул көн хөрмәтенә ел саен Халыкара су-сазлык биләмәләре көне билгеләнә. Ел саен Халыкара су-сазлык биләмәләре көне чикләрендә, дәүләт табигый тыюлыклар белгечләре белән экология-мәгърифәт чаралары уздырыла. Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә дә 5 нче һәм 8 нче класс укучылары өчен укытучылар Маннанова Л.Р. һәм Гаффарова Д.В. “Ашыт” дәүләт табигый тыюлык белгечләре катнашында дәрес-конференция уздырдылар.
-
Серле су 06.02.2024
2 нче февраль - Халыкара су-сазлык биләмәләре көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, башлангыч сыйныф укучылары өчен озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе Сәгъдиева Халисә Камил кызы "Серле су" дип исемләнгән ачык дәрес үткәрде. Чарага Татарстан Республикасы биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" заказнигы белгечләре Рәшит Зиннур улы һәм Гөлнара Ильяс кызы да чакырылган иде.
-
Караңгыда күрен! 05.02.2024
3 нче сыйныф укучысы Төхбәтуллина Диләрә район күләмендә үткәрелгән "Караңгыда күрен!" дип исемләнгән конкурста катнашып, 2 нче урынны яулады ( җитәкчесе Сәгъдиева Халисә Камил кызы). Молодец, Диләрә! Киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Бәширов, Ш.Мәрҗәни исемендәге Районара укулары 05.02.2024
3а классы укучысы Бариева Алия (җитәкчесе Йосыпова Р.К.) || Районара Бәширов укуларында, Ш.Мәрҗәни исемендәге |V Районара укуларында катнашып, призлы урыннарга лаек булды. Аны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Син кошларны беләсеңме? 02.02.2024
Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбендә Татарстан Республикасы биологик ресурслары буенча дәүләт комитеты “Ашыт” заказнигы белгечләре Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы һәм Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы катнашында “Син кошларны беләсеңме?” чарасы үткәрелде. Укучылар кошлар турындагы сорауларга җавап бирделәр. Интеллектуаль уен җиңүчеләре - Рәхмәтуллина Нурзилә, Гайнетдинов Алмаз, Хөсәйнов Илүс.
-
День воинской славы России 02.02.2024
2 февраля Российская Федерация празднует День воинской славы России. В этот день в 1943 г. советская армия в битве под Сталинградом разгромила немецкие войска, обеспечив начало коренного перелома в ходе Великой Отечественной и Второй мировой войны. В школе совместно с отрядом ЮнАрмии были проведены классные часы, посвященные этой памятной дате.
-
Гаилә ул - җылы учак 02.02.2024
Гаилә ул - тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар - гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Гаилә ул - җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә "Гаилә елы" на багышланган кичә узды. Әлеге кичәдә Иванова Алсу һәм Вәлиева Алинә үзләренең һөнәрләре турында матур чыгыш ясап, балаларга интеллектуаль уеннар оештырдылар, балаларның китап укуга булган кызыксынуларын уеннар аша тикшерделәр. Кичә балаларга бик ошады.
-
Кошларга ярдәм ит! 01.02.2024
Озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучыларыбыз "Кошларга ярдәм ит!" акциясенә кушылдылар. Укучылар үзләренең көчләреннән килгәнчә, әти-әниләр ярдәме белән бик матур җимлекләр ясап алып килделэр. Мондый изге эшләр эшләү укучыларыбызда табигатькә карата сакчыл караш,кошларга карата кайгыртучанлыкны тәрбияләү максатыннан эшләнә.
-
Орлята-добровольцы 01.02.2024
В рамках участия в треке «Орлята-добровольцы» второклассники с учителем провели занятия о добре, взаимопомощи, волонтерстве, сделали кормушки для птиц и развесили их около школы.
-
Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт 30.01.2024
Элек-электән өлкәннәргә хөрмәт белән карау һәм ярдәм итү изге эш булып саналган. Шуңа да укучыларыбызда кешелеклелек, шәфкатьлелек һәм миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү максатыннан, авылыбызда ялгыз яшәүче Асия апа һәм мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләп киткән Зәйнәп апаларның ишек алларын һәм капка төпләрен кардан чистартып кайттык.