Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 20.03.2025

“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе кабат иҗат итүче укучыларны үзенә җыйды. Бу бәйгедә 5-11 нче сыйныф укучылары үзләре иҗат иткән әсәрләре белән “Яшь шагыйрь”, “Яшь прозаик”, “Яшь драматург”, “Яшь журналист” номинацияләрендә катнаштылар. Беренче турда җиңгән Балтач, Саба, Кукмара, Теләче, Биектау, Арча районы укучылары Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә зона турында мәртәбәле жюрига үз әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Габдрахманов Инсаф бу бәйгенең “Яшь прозаик”, “Яшь журналист” номинацияләрендә I тур җиңүчесе исемен алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз һәм йомгаклау этабында уңышлар телибез.
-
Россия – минем офыкларым 20.03.2025

20 нче март көнне “Россия – минем офыкларым” дәрестән тыш эшчәнлектә 7 нче класс укучылары архитектура һәм төзелеш өлкәсе турында сөйләштеләр. Яңа һөнәрләр белән таныштылар һәм үзара фикер алыштылар.
-
Язгы каникулга инструктаж үткәрелде 19.03.2025

Балаларның язгы каникул вакыты җитә. Яллар күңелле, файдалы һәм куркынычсыз үтсен өчен, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар өчен инструктаж үткәрелде, куллар куйдырылды.
-
Акция "Загадки Тавриды" 18.03.2025

Акция "Загадки Тавриды".
-
Акция раздача открыток "Крымская весна" 18.03.2025

Акция раздача открыток "Крымская весна".
-
Акция "Крым и Россия - мы вместе" 18.03.2025

Акция "Крым и Россия - мы вместе".
-
Акция "Крым ближе, чем кажется" 18.03.2025

Акция "Крым ближе, чем кажется".
-
Кырым һәм Севастопольнең Россия составына керүгә 11 ел 17.03.2025

Бүген "Мөһим әңгәмә" дә 4 а сыйныфы укучылары белән Кырым һәм Севастопольнең Россия составына керүгә 11 ел, Артек лагерына 100 ел тулу уңаеннан әңгәмә үткәрелде.
-
“Казанка” агрофирмасы призына көрәш ярышлары булып узды 15.03.2025

15 нче мартта Түбән Мәтәскә авылының яңартып төзелгән мәдәният йорты бинасында “Казанка” агрофирмасы призына көрәш ярышлары булып узды.
Чарада Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Гаптелфәрт улы, Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе җитәкчесе Таһиров Марсель Шәрифҗан улы, Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәбиров Айрат Фиркать улы, “Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Сабиров Айдар Фәрит улы, Арча районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Мостафин Дилүс Фәрит улы, Иске Кырлай авылы җирлеге башлыгы Лотфуллин Фәнил Фәнәвил улы, “Арча” спорт мәктәбе директоры Хидиятуллин Фәнил Фәнис улы, Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә мәктәбе директоры Гайнетдинов Илдар Борһан улы катнаштылар.
100 дән артык көрәшче көч сынашты. Түбән Мәтәскә мәктәбе укучылары командасы призлы 2 нче урын алып, грамота һәм кубок белән бүләкләнде.
Ярышның иганәчесе Айдар Фәритович һәркемне бушлай кайнар ризык белән сыйлады, ярышның җиңүчеләренә акчалата һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Арча балалар сәнгать мәктәбе коллективы бездә кунакта 14.03.2025

Районыбызда, мәктәпләребездә киләчәк буынны төрле яклап үстерү өстендә зур эшләр алып барыла. Шуны күздә тотып, Арча балалар сәнгать мәктәбе коллективы укучыларыбызны борынгы татар музыка уен кораллары белән таныштырдылар һәм мастер-класс та үткәрделәр. Укучыларыбызга бик ошады. Зур рәхмәт!








