Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Кайгы уртаклашу көне 24.03.2024
Бүген авыл халкы, Д. Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе коллективы, укучылар, әти-әниләр Мәскәүдә булган фаҗигадә һәлак булган кешеләрнең авыр кайгысын уртаклаша, яраланып хастаханәдә ятучыларга тиз арада терелеп чыгуларын тели!
-
Итоги Недели начальных классов 22.03.2024
Вот и подошла к концу Неделя начальных классов, которая проходила с 18 по 22 марта. В течение этой недели были проведены различные мероприятия, конкурсы. Из каждого класса были выявлены и награждены учащиеся, которые стали "лучшими" в различных состязаниях, таких как "Гений устного счёта", "Лучшая и безошибочная техника чтения", "Король и Королева письма". Мы поздравляем каждого за огромный труд и вовлеченность! Все ребята очень старались!
-
Юл кагыйдәләрен төгәл үтә! 22.03.2024
Мәктәбебездә 18-22 нче март көннәрендә башлангыч класслар атналыгы булып узды. Бүген, атналыкның бишенче көнендә, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар өчен, язгы каникулга киткәнче "Юл кагыйдәләрен төгәл үтә!" дигән класс сәгате үткәрелде.
-
Гаилә - бәхет учагы! 22.03.2024
22 нче март көнне мәктәбебездә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы һәм "Гаилә - бәхет учагы!" дип исемләнгән кичә уздырылды.
-
Нәүрүз бәйрәме 22.03.2024
Мәктәпнең традицион тәрбия чараларына тугры калып, быел да Нәүрүз бәйрәмен 22 мартта үткәрдек. Бәйрәм чарасын китапханәче Вәлиева Алинә Илдар кызы мәктәп белән бергәлектә оештырды. Бәйрәм төрле милли уеннар, җыр-бию белән үрелеп барды. Соңыннан балалар, авыл халкы "Карга боткасын" авыз итеп, коймак белән чәй дә эчтеләр.
-
Язгы каникуллар да җитте 22.03.2024
Балаларның көтеп алган язгы каникулы да җитте. Яллар күңелле, файдалы һәм куркынычсыз үтсен өчен аерым классларда, мәктәпкүләм линейкада инструктаж кагыйдәләре аңлатылды. Укучыларыбызны сау-сәламәт булып, рәхәтләнеп ял итеп килүләрен көтеп калабыз!
-
"Тамчы шоу" бәйгесе 21.03.2024
Башлангыч класслар атналыгы кысаларында бүген 3 нче, 4 нче класс укучылары арасында "Тамчы шоу" бәйгесе уздырылды. Әлеге бәйгедә укучылар ике командага бүленеп көч алыштылар. Алар үзләренең белемнәрен татар теле, рус һәм татар әдәбияте, әйләнә тирә дөнья фәннәре буенча сынадылар.
-
"Иң яхшы сыерчык оясы" бәйгесе 21.03.2024
Укучыларыбыз әти-әниләр тырышлыгы белән ясаган сыерчык оялары ясап алып килделәр. Молодцы! Зур рәхмәт!
-
Туган телем - иркә гөлем 20.03.2024
Башлангыч класслар атналыгы кысаларында, бүген укучылар арасында "Туган телем - иркә гөлем" дип аталган шигырь укучылар бәйгесе булып үтте. Һәр класстан иң сәнгатьле шигырь сөйләүче билгеләнде.
-
Сау бул, Әлифба! 19.03.2024
Мәктәбебездә “Әлифба бәйрәме” узды. Бәйрәмдә 1нче класс укучылары катнашты. Чарага аларның әти-әниләре дә килде. Әлифбаны тәмамлау - беренче сыйныф укучыларының мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүләре. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма алар тырышып белем алдылар: укырга, язарга өйрәнделәр. Әлифба аларны дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте. Бәйрәм бик күңелле үтте.