Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Балалар оешмасының эшчәнлеге 21.01.2025

Һәр атнаның сишәмбе иртәсендә балалар оешмасында торучы укучылар башлангыч сыйныф укучылары өчен төрле башваткыч уеннар уйнаталар, төрле ситуацияләрдә укучыларга үзләрен ничек тотарга кирәклеген төшендерәләр.
-
Разговоры о важном. День студента 20.01.2025

20 января 2025 года занятие внеурочного цикла «Разговоры о важном» было посвящено теме «День студента». Занятие направлено на формирование у обучающихся представлений о студенчестве как этапе взросления, о важности получения образования, об особенностях студенческой жизни и качествах, которыми должен обладать студент. На занятии говорили об истории этого праздника, который уходит корнями в 1755 год, когда императрица Елизавета Петровна подписала указ об основании Московского университета. С тех пор этот день стал важной датой для всех студентов!
Во время разговора ребята узнали много интересного: как возник праздник и почему он так важен для студенчества, традиции празднования Дня студента в разных странах, значение этого дня для современной молодежи.
Кроме того, обсудили, какие качества помогают студентам достигать успеха в учебе и жизни, а также поделились своими мечтами и планами на будущее. -
Блокада ипие 20.01.2025

1944 елның 27 гыйнвары Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы вакыйгага 81 ел вакыт узган. Ленинградның батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы булып кереп калды. Ленинград 1941 нче елның 8 нче сентябреннән 1944 нче елның 27 гыйнварына кадәр 872 көнгә һәм төнгә камалышта кала. Ленинградлылар өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр көннәр була. Шул уңайдан, 7 нче сыйныф укучылары өчен "Блокада ипие" дигән темага класс сәгате уздырылды.
-
Гуманитар ярдәм җибәрү акцияләре дәвам итә 17.01.2025

Гуманитар ярдәм җибәрү акцияләре дәвам итәләр.
Бүген тылның ныклыгы бик кирәк.Тарихта әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең Бөек Ватан сугышы елларында фронтка нинди юллар белән ярдәм итүләре турында күпләребез ишетеп үскән буын вәкилләре. Ул дәвер кешеләре илебезгә килгән зур сынауны бергәләп җиңгән. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен туган җирдән килгән һәр хәбәр зур сөенеч, батырлыкка өндәүче көч булып тора. Д. Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрү акцияләре дәвам итә. Укытучылар, балалар һәм әти-әниләр тарафыннан җыелган оекбашлар, носкилар, эш перчаткалары, бияләйләр, коробкаларга тутырылып, районда эшләп килүче волонтерлар штабына илтеп тапшырылды.
Егетләргә ярдәм йөзеннән оештырылган изге эшкә өлеш керткән һәр кешегә дә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә сезне исәнлектән-саулыктан аермасын, дөньяларыбыз тизрәк тынычланып, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын иде. -
Изге эш җирдә ятмый 17.01.2025

17 нче гыйнвар көнне укучыларыбыз Бөек Ватан сугышында башларын салган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлне кардан чистартып кайттылар.
-
"Туган тел сагында" акциясе дәвам итә 16.01.2025

"Туган тел сагында" акциясе кысаларында милли һәм әхлак тәрбиясе бирү максатыннан, "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары башлангыч сыйныф укучылары белән татар халык уеннары турында әңгәмә үткәрделәр. Халкыбызның уеннары бик күп. Шулар арасыннан, "Түбәтәй" уенын уйнадылар. Уен укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Ата-аналар җыелышы 14.01.2025

2025 нче елның 14 нче гыйнвар көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы булып узды. Көн тәртибе буенча, Арча районы ПДН инспекторы Габидуллина Гүзәл Зөлфәт кызы балигъ булмаган балалар белән җинаять җаваплылыгы, урамда, җәмәгать урыннарында үзеңне тоту, электрон сигаретның бала сәламәтлегенә зыяны турында сөйләде. Бу начар гадәтнең ни белән тәмамлануын аңлатты. Алга таба Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте җитәкчесе Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр улы профориентация буенча чыгыш ясады. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Гибадуллина Зилә Шәйхлислам кызы чирек нәтиҗәләре, беренче яртыеллык буенча йомгак ясады. Район олимпиадаларында призёр, җиңүче булган укучыларның исемнәрен атады.Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гаффарова Дамира Вәкил кызы "Балаларда сәламәт яшәү рәвеше" дигән темага чыгыш ясады. Мәктәп директоры Гайнетдинов Илдар Борһан улы җыелыш барышында мәктәп һәм гаилә арасындагы тыгыз хезмәттәшлек мәсьәләләренә тукталды. Укытучы һәм ата-аналар бер-берсе белән килешеп эшләгәндә генә мәктәптә укыту-тәрбия эшләре яхшыра, гаиләдә балаларны тәрбияләү процессы тагын да уңышлырак бара дигән фикерне җиткерде. Гомуммәктәп җыелышыннан соң барлык ата-аналар аерым сөйләшүгә классларга таралыштылар.
-
День российской печати 13.01.2025

Сегодня прошло очередное внеурочное занятие из цикла "Разговоры о важном". Тема первого в 2025 году занятия звучит так: "День российской печати". Именно 13 января в нашей стране отмечается этот профессиональный праздник, связанный с очень важной исторической датой. По указу Петра Первого 13 января 1703 года был издан первый номер русскоязычной газеты "Ведомости". Ребята узнали, что это профессиональный праздник не только журналистов, но и редакторов, корректоров, фоторепортеров – всех работников периодической печати.
-
Өстәл теннисы буенча ярыш 08.01.2025

Бүген каникулларның соңгы көне. План нигезендә укучылар белән өстәл теннисы буенча ярыш уздырылды.
-
Спорт уеннары 07.01.2025

Кышкы уеннар дәвам итә. Балалар каникулда спорт уеннары уйнадылар.








