Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Туризм ярышы 19.12.2019 "Туризм" түгәрәгенә йөрүчеләр район ярышларында катнаштылар.

-
Җиде буынга кадәр нәселеңне бел! 19.12.2019 “Шәҗәрә” дигән сүзне әби-бабайлардан еш ишетергә туры килде безгә. Аның җиде буынны бәйләп тотучы нәсел агачы, туганлык җепләрен төйнәп торучы истәлек-кулъязма икәнен күпләр белеп тә бетермидер. Яшь буынга боларны аңлату бик кирәк. Шушы максаттан Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Шәҗәрә – нәсел тамырларым” дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте.Әти-әниләрен генә түгел, туганнарын да җәлеп иткәннәр балалар. Агачның тамырлары җир куенына кереп торган кебек, җиде буынның иң өлкән кешесе дә агачның иң түбән урыныннан языла башлый. Шәҗәрәмне төзим дисәң, шактый еллар эзләнергә кирәк. Берничә көндә генә шәҗәрә төзеп тә, җиде буын бабаңны барлап та булмый.Шулай да укучыларның эшенә уңай бәя бирелде. Һәр кеше үзенең нәсел тамырын белергә бурычлы. Шәҗәрә – үткәннән бүгенгегә бер күпер ул. Үз тамырларын һәркем барларга бурычлы. Моның өчен хәзер бөтен мөмкинлекләр дә бар. Теләк кенә булсын!

-
Өлкәннәргә ярдәм итү - изге эш! 18.12.2019 Безнең халыкта элек–электән өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү- изге эш дип саналган. Тәрбия эшендә дә без моны үзебезнең максатыбыз һәм бурычыбыз итеп саныйбыз. Балаларда шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары булдырырга тырышабыз. Менә бүген дә без, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар белән сугыш чоры баласы, гомеренең дистәдән артык елын Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә техник хезмәткәр вазыйфасын башкарып лаеклы ялда булган Зәйнәп апаның өенә бардык. Ул безне ачык йөз белән каршы алды, һәрбер баланың аркасыннан сөеп, кочаклап, күреште. Без Зәйнәп апаның хәлләрен сорашып, үзебезнең ярдәмебезне тәкъдим итеп, капка төпләрен кардан чистартып, аның изге догаларын тыңлап кайттык. Өлкән кешегә күп кирәкми – әз генә игътибар, йөрәктән чыккан бер җылы сүзгә дә чиксез шатланып, озатып калды ул безне. Балаларга да рәхәт булып китте. Волонтерлык эшләре белән балаларыбыз шөгыльләнәләр икән, аларның күңелләрендә һәрчак изгелек хисләре туар дип ышанып каласы килә.

-
Мәктәп ачылуга 35 ел! 15.12.2019 Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе үзенең ачылуына 35 ел булуны билгеләп үтте. Юбилей кичәсенә ветеран укытучылар һәм мәктәптә эшләп киткән укытучылар, директорлар, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз килде. Тарихи вакыйгаларны искә алу, котлаулар һәм җыр-биюләр белән аралашып барды бәйрәм тантанасы.

-
Истәлек тактасы ачу 14.12.2019 14 декабрь көнне мәктәптә зур тантана булды. Мәктәп диварында Д.Г. Хәкимов истәлегенә элмә такта ачу тантанасы булды.Элеккеге директорыбыз, 30 ел җитәкче булып эшләгән Хәкимов Данис Габделхәй улы исемен мәктәп 2018 елдан бирле йортә. Халык мәгарифе Отличнигы, Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Хәкимов Д.Г. 1972 елда Күпербаш сигезьеллык мәктәбе директоры итеп билгеләнә. Мәктәп 1984 елда Түбән Мәтәскә авылына күчә. Яңа мәктәпне төзетү-ачу эшләрен башлап йөргән Данис Габделхәй улы. Мәгарифтәге уңышлары өчен 1989 елда мәктәп РСФСР халык мәгарифе министрлыгының Күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә. Байракны һәм Дипломны тапшыру өчен ТАССРның халык мәгарифе министры Р.А. Низамов үзе мәктәпкә килеп тапшыра. Элмә такта ачу тантанасында Данис Габделхәевичның укучысы, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Шәяхмәтова Роза Искандаровна, Иске Кырлай авыл җирлеге Башлыгы Сираҗетдинов Фәргать Гарафетдинович, Д.Г. Хәкимовның кызы Сабирова Зөлфия Данисовна катнашты.

-
Награждение участников конкурса рисунков 13.12.2019 12 декабря в детской школе искусств прошло награждение участников конкурса рисунков, посвященного Дню Героев Отечества. В награждение приняли участие- Герой России - Дмитрий Анатольевич Сафин, военный комиссар Арского и Атнинского районов Республики Татарстан - Бурганов Алмаз Агзямович и главный редактор районной газеты "Арча хэбэрлэре" - Насыйбуллин Исрафил Рахматуллович. Наша ученица 3 класса, Бариева Гульфина была награждена благодарственным письмом и подарком. Молодец!!!

-
12 декабрь Россия конституциясе көне 12.12.2019 12 декабрь Россия конституциясе көне. Тарих укытучысы Закирова Л.Ә. 6 класс укучылары белән "Син конституцияне беләсеңме?" темасына уен-дәрес үткәрде.

-
“Пиротехника: уенмы әллә куркынычмы?” 11.12.2019 Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Бу шатлыклы бәйрәм булса да, кайбер очракларда күңелсез тәмамланырга мөмкин. Күпләр хәзер бәйрәмне пиротехник чаралардан башка күз алдына китерә алмый. Аларны дөрес итеп куллана белмәсәң, бәла буласын көт тә тор. Шул уңайдан, класс җитәкчесе Габдрахманова Н.Ш. 9 нчы класс укучылары белән “Пиротехника: уенмы әллә куркынычмы?” дигән темага класс сәгате үткәрде. Укучыларны төп кагыйдәләр һәм үз-үзеңне саклау чаралары белән таныштырды.

-
Форум " Юных граждан" 10.12.2019 Сегодня, состоялся форум " Юных граждан" Республики Татарстан в Арском районе. Где приняли участие Сабирова А.А. - 9класс, Набиуллина А.Р. - 8 класс, Сабирова А.А. - 6 класс и педагог - организатор Тимербаева Л.Р. Форумы направлены на поддержку детских инициатив, развитие общественной деятельности в районах республики, содействие и помощь детским общественным организациям каждого района, а также выявление и решение детских и молодежных проблем.

-
Геройлар көне 09.12.2019 9 декабрь көне безнең илдә Россиянең истәлекле даталары тарихына күптән түгел керде. 9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Бу истәлекле датаны билгеләп үтү уңаеннан, Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә бик җылы бер очрашу булып узды. Очрашуга Түбән Мәтәскә авылының хөрмәтле кешесе булган, Бөек Ватан сугышы ветераны Фәсәхиев Шакир абыйның балалары Рүзилә апа, Камил абый һәм оныгы Гөлнур килде. Фәсәхиевлар гаиләсеннән сугышка 4 ир-ат китеп, сугыш яралары алып, бер генә аяк белән кайткан Шакир абый, сугыштан сон да тырышып хезмәт итә. Сугышта алган медальләре, сугыштан соң башкарган хезмәтләре турында кызы Рүзилә апа сөйләгәндә, чынлап та аның батырлыгына сокланып таң каласың. Рүзилә апа әтисе турында шулкадәр горурланып сөйләде, хәтта, әтисенең сугыштан таянып кайткан култык таякларына кадәр алып килгән иде. Шакир абыйның кечкенә улы Камил абый, әтисенең бүләкләре, медальләре турында сөйләп үтте. “Кем сугышта катнашкан, орден-медальләре булмаса да, алар барыбер геройлар инде” дип төгәлләде ул сүзен. Очрашуны тарих укытучысы, туган як музее җитәкчесе Закирова Лилия Әхәт кызы оештырды һәм алып барды. Укучыларның чыгышлары, очрашуны тагын да җанландырды. Һәр илнең, һәр җирнең үз геройлары бар. Без аларны онытырга тиеш тугел. Сугыш ветераны Фәсәхиев Шакир абыйның балалары белән очрашып, истәлекләрне барлаганда, үзебезнең җирлектәге геройлар белән без бик горурландык. Әйе, герой нәкъ Шакир абый кебек, игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиеш.









