Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Герой шәһәрләр ни сөйли? 27.04.2020 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 3Г сыйныфы укучылары өчен, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, “Герой шәһәрләр” дигән темага тәрбияви әңгәмә үтте. Укучылар герой шәһәрләргә сәяхәт ясадылар, алар турында сөйләгәннәрне кызаксынып тыңладылар, презентация карадылар, кешеләрнең батырлыгына, түземлегенә, авырлыкларга бирешмәүләренә сокландылар.

-
ЭКО-ВЕСНА 27.04.2020

-
РӘХМӘТ! 25.04.2020

Күп балалы гаиләләрдән 9, 10 һәм 11 нче сыйныфта укучы балаларны дистанцион укыту өчен шартлар тудыруга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә теләүче элекке укучыбыз, "Казанка" хуҗалыгы җитәкчесе Сабиров Айдар Фаритович “Үз мәктәбеңә гаджет бүләк ит” акциясенә кушылып мәктәпкә планшет бүләк итте. Бик зур рәхмәт!
-
"Үлесез полк"-онлайн га кушыл! 24.04.2020

-
“Тукай абый дәресләре” 21.04.2020

Апрель ае... Безгә бөек шагыйребез Габдулла Тукайны биргән ай ул. Шул уңайдан Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә “Тукай абый дәресләре” башланып китте. Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Н.Ш. беренче дәресне 5 нче сыйныфларда үткәрде. Дәрестә Г.Тукайның тормыш юлы искә төшерелде, шигырьләре укылды, аның шигыьләре буенча төшерелгән мультфильм күрсәтелде. Дәресләр атна дәвамында барлык сыйныфларда да үтәчәк. Бөтендөнья татарлары бергә “Туган тел”не җырлый моңланып. Тукай яши, Тукай ул мәңгегә Йолдыз булып янар нурланып!
-
"Юл йөрү кагыйдәләрен үтә!” 21.04.2020 ЮХИДИ, социаль челтәрдә #юл кагыйдәләрен үтә #өйдә кал, #вакытыңны файдалы үткәр тамгасы белән “Юл йөрү кагыйдәләрен үтә!”исемле рәсемнәргә шигырь язу бәйгесе уздырды. Әлеге бәйгедә Мөндеш башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Фәләхов Ильяс актив катнашып 1 нче урынны алды. Ильясны бу җиңүе белән котлыйбыз!

-
“Үз мәктәбеңә гаджет бүләк ит” 18.04.2020 Күп балалы гаиләләрдән 9, 10 һәм 11 нче сыйныфта укучы балаларны дистанцион укыту өчен шартлар тудыруга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә теләүче Хәкимов Альберт Данисович “Үз мәктәбеңә гаджет бүләк ит” акциясенә битараф калмыйча, әтисе исемен йөрткән мәктәпкә планшет бүләк итте. Бик зур рәхмәт!

-
“Үз мәктәбеңә гаджет бүләк ит” акциясе 17.04.2020 Күп балалы гаиләләрдән 9, 10 һәм 11 нче сыйныфта укучы балаларны дистанцион укыту өчен шартлар тудыруга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә теләүче чыгарылыш сыйныф укучылары “Үз мәктәбеңә гаджет бүләк ит” акциясенә битараф калмыйча, мәктәпкә ике планшет бүләк иттеләр.

-
Поздравляем! 15.04.2020 Учащиеся нашей школы активно принимали участие на онлайн — олимпиаде Учи.ру и показали хорошие результаты: Гилязиева Г., Сиразиев И.,Залялиев И.,Насибуллин И., Гатиятуллина А., Набиуллина А.,Тухбатуллин А., Гарипова Д.,Шакирова Г. Поздравляем!

-
Тәрбия сәгате 13.04.2020 1961нче елның 12 нче апрелендә СССР космонавты, өлкән лейтенант Юрий Гагарин «Восток» кораблендә Җир тирәли беренче орбиталь очыш ясый. 108 минут дәвам иткән очыш кешелекнең галәмне үзләштерүгә юл салуы була.Шуңа күрә бу көн Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 6 нчы класста тәрбия сәгате уздырылды.









