Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Поздравляем! 25.01.2020

24 января 2020 года в спортивном зале Новокинерской СОШ прошло отборочное Первенство Арского района по корэш среди юношей 2004-2005 г.р. на призы Главы Арского муниципального района. Соревнования проводились в 9 весовых категориях. Среди победителей и призеров соревнованийи и наши ученики 8 класса: Гибадуллин Руслан и Рахимов Ильмир (тренер Аскаров И.И.). Поздравляем!
-
“Минем ачышларым” эзләнү-тикшеренү бәйгесе 24.01.2020 Арчаның 3 нче номерлы башлангыч гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Минем ачышларым” темасына эзләнү-тикшеренү бәйгесе үтте. Бәйгедә Мөндеш башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Фәләхов Ильяс, Казиле башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Харрасова Гүзәл, Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Якупова Розалина төрле номинацияләрдә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Укучыларга уңышлар телибез.

-
Республика күләмендәге семинар 22.01.2020 Бүген, 22 нче гыйнварда, Арчада Әтнә, Арча, Балтач, Балык Бистәсе, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Теләче, Лаеш, Саба, Питрәч районнарының милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре ,туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучылары катнашында зона семинар-киңәшмәсе үтте. Татар телендә белем бирүче мәктәпләрнең туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучылары Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбендә булдылар. Кунакларны курайчы егетләребез һәм туган телгә мәдхия җырлаучы шигырьләр белән укучылар каршы алды. Мәктәп директоры Дәүләтбаев З М. кунакларны мәктәп белән таныштырды. Алар шулай ук балалар бакчасы эшчәнлеге һәм Закирова Л.Ә. җитәкчелегендәге музей белән таныштылар. Туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучысы Габдрахманова Н.Ш. 5 нче сыйныфларда әдәбият дәресе, башлангыч сыйныфлар укытучысы Йосыпова Р.К. һәм инглиз теле укытучысы Потехина Л.А. 3 нче сыныфларда әдәби уку, инглиз теле фәненнән интеграл дәрес күрсәттеләр. Аннары кунаклар мастер классларда катнаштылар. Гыйбадуллин И.З. укытучыларга Quickkey – интерактив бәяләү платформасы белән эшләү алымын күрсәтте. Башлангыч сыйныфлар укытучы Рәхмәтуллина А.Р., проект эше буларак, дәресләрдә виртуаль онлайн такта куллану ысулларын аңлатты. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар “Туган ягым – горурлыгым” дигән әдәби-музыкаль кичәдә матур шигырьләр, моңлы җырлар, дәртле биюләр башкарган укучыларыбызга сокланып утырдылар. Кунаклар бу әдәби кичәне оештырган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Н.Ш., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гаффарова Д.В., музыка укытучылары Харисов Р.Р. һәм Харисова Ч.Ф. га бик зур рәхмәт әйттеләр. Семинар бик эшлекле һәм тәҗрибә ураклашу өчен файдалы булды.

-
Саф һавада уеннар 21.01.2020 Озайтылган көн группасы укучылары саф һавада ял итәләр.

-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 20.01.2020 Мәктәптә күп төрле спорт түгәрәкләре эшли. Волейбол түгәрәге кече класс укучылары өчен оештырылды.

-
Поздравляем! 18.01.2020 18января на базе МБОУ "АСОШ 3" , ученица 8 класса Набиуллина Адиля приняла участие и награждена дипломом за 1 место в муниципальном этапе Республиканского конкурса отрядных вожатых "Замечательный вожатый-2020". Поздравляем.

-
Грипптан саклан! 17.01.2020

Озайтылган көн тәрбиячесе Сәгъдиева Х.К. башлангыч классларда "Салкын тиюдән һәм грипптан саклан!" темасына класс сәгате үткәрде.
-
Юлда имин булыгыз! 17.01.2020 ЮИД отряды активистлары балалар бакчасында һәм башлангыч классларда юл йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар.

-
Яраткан китабым турында сөйлим 16.01.2020 Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Яраткан китабым турында сөйлим” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Һәр укучы каникулда үзе яратып укыган китабы, аның төп геройлары белән таныштырып, кыскача эчтәлеген сөйләп иптәшләре белән уртаклашты. ”Китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз, чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый.Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз”,- дигән нәтиҗә ясалды

-
Тимурчылар 15.01.2020 Тимурчылар отряды Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәлне кардан чистартты.









