Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
11 январь – тыюлыклар һәм милли парклар көне 14.01.2020 11 январь – тыюлыклар һәм милли парклар көне уңаеннан Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә биология укытучысы Маннанова Л.Р. һәм география укытучысы Гаффарова Д.В. 6-8 класс укучылары өчен ачык класстан тыш чара үткәрделәр. Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Арча районындагы тыюлыклар, табигый заказниклар, табигый һәйкәлләр турында сөйләштеләр, видеофрагментлар карадылар, сорауларга җавап бирделәр. Чарада ТР табигый ресурслар буенча Дәүләт комитеты ГПКЗ “Ашыт” тан Абдрахманова Г.И., Мухаметзянова А.Р., экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идәрәсеннән Латыш Ф.К катнашты. Алар укучыларга киңәшләрен бирделәр, теләкләрен әйттеләр һәм бүләкләр тапшырдылар.

-
Котлыйбыз! 13.01.2020 Укыту-тәрбия өлкәсендәге уңышлары һәм мәктәп ачылуның 35 еллыгы уңаеннан Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе коллективы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. КОТЛЫЙБЫЗ!

-
Игелек җирдә ятмас! 11.01.2020 Якташыбыз, Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 1991 нче елгы чыгарылыш укучысы, журналист, бүгенге көндә “Ярдәм” хәйрия фондының матбугат үзәге җитәкчесе Гатина Римма Вәли кызы белән бик матур очрашу үткәрелде мәктәптә. Римма Вәли кызы Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетының көнчыгыш телләр факультетының тарих, татар теле бүлеген тәмамлый. Мәктәп елларыннан башлап газета-журналларга беренче мәкаләләрен яза башлаган Римма хезмәт биографиясен укытучылар өчен чыгарылучы “Мәгърифәт” газетасында корреспондент буларак башлап җибәрә. Татар-информ мәгълүмат агентлыгында, “Мәгариф” журналында эшләгән вакытларында җәмгыять тормышының төрле якларын яктыртуга багышланган мәкаләләр яза. Очрашу вакытында Гатина Р.В. укучыларны “Ярдәм” ислам хәйрия фонды эшчәнлеге белән таныштырды. “Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшли башлау белән минем тормышка фикерләремне нык үзгәрде. Күзләре күрмәсә дә, колаклары ишетмәсә дә алар бу тормышта үз юлларын табарга тырышалар, уңышларга ирешәләр. Кешенең иң зур байлыгы – сәламәтлек. Укучылар, сез шул байлыгыгызның кадерен белегез, тырышып укыгыз, максатларыгызга ирешегез,”- дип йомгаклады ул сүзен. Брайль шрифты белән язу әсбаплары һәм брайль шрифты белән язылган китаплар укучыларда аеручы кызыксыну уятты: язып та карадылар, укырга да тырышып карадылар. Күрмәүчеләр ясаган бисер агачларга һәркем сокланып карады. Очрашу матур һәм файдалы үтте. “Игелек җирдә ятмас!”—ди халык мәкале. Кунагыбыз Римма Вәли кызы да безне игелекле булырга өндәде. Мәктәп директоры Дәүләтбаев З.М. кунагыбызга мәктәпнең Рәхмәт хатын тапшырды, хезмәтендә иҗади хезмәтендә уңышлар теләде.

-
Мәктәп укучылары кошларга ярдәм кулы суза 08.01.2020 Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары өчен, кышкы каникулларны файдалы һәм нәтиҗәле үткәрү максатыннан , кул астындагы материаллардан җимлекләр әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде. Җимлек өчен пластмасс шешәләр дә, картон тартмалар да җитәрлек. Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларны бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Һәр җимлеккә кошлар өчен азык салынды.Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү - саваплы бурыч. Кошлар язмышы күп очракта кешенең яхшы мөгамәләсенә һәм изгелегенә бәйле. Канатлы дусларыбыз безнең ярдәмгә аеруча мохтаҗ.

-
Каникулның бер көне 07.01.2020 6 гыйнвар көнне Казиле башлангыч мәктәбендә шашка ярышлары узды. Балалар бик теләп катнаштылар. Ярышта Харрасова Гүзәл җиңүче булды.

-
Каникуллар дәвам итә 06.01.2020 Мөндеш башлангыч мәктәбендә, укучыларның кышкы каникулларын күңелле һәм файдалы үткәрү өчен, төрле чаралар үткәрелә. Бүген мәктәбебездә укучылар шашка уйнауда көч сынашу өчен җыелды. Җиңүчеләр – 2 нче сыйныф укучысы Җәләлиев Фәнил һәм 1 нче сыйныф укучысы Әскәрова Илсинә. “Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе”нең 5 нче сыйныф укучылары Әхмәтова Зәринә, Вафина Алзирә һәм Гарипова Камилә ярышта хөкемдар булдылар, нәни дусларына шашка уйнау серләрен ачтылар. Укучылар мәктәптән күтәренке кәеф һәм шат күңел белән таралыштылар.

-
Каникуллар дәвам итә 04.01.2020 Бүген 4нче декабрь көнне Мөндеш башлангыч мәктәбендә чаңгы ярышы үткәрелде. Ярышта 3-4 нче класс укучылары катнашты. Көн бик матур, җилсез иде. Балалар рәхәтләнеп саф һава суладылар, сәламәт яшәү рәвеше алып бардылар. Ярышта иң җитезе 4 нче сыйныф укучы Зиннәтуллина Нурзадә булды. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды. Ялларны күңелле һәм файдалы уздырыйк!

-
Каникулларда имтиханга әзерләнәбез 03.01.2020

-
Шахмат ярышы 30.12.2019 Профсоюз хезмәткәрләре арасында үткәрелгән шахмат буенча зона ярышында укытучы Рәхмәтуллина А.Р. икенче урын алды. Котлыйбыз!

-
"Хуш киләсең, Яңа ел!" 29.12.2019 28 декабрь көнне Мөндеш башлангыч мәктәбендә көтеп алынган "Хуш киләсең, Яңа ел!" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә Кыш бабай,Кар кызы,урман җәнлекләре һәм ата-аналар кунак булып килде.Балалар үзләренең өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, Кыш бабайга багышланган җырларны түгәрәктә әйләнеп җырладылар, күңелле биюләре белән кунакларны шатландырдылар.Кыш бабай балаларга күңелле уеннар уйнатты.Бәйрәм ахырында балалар үзләре көткән бүләкләрне, күчтәнәчләрне алып сөенделәр .Кыш бабай һәм Кар кызы белән истәлеккә фотога төштеләр.









