Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
“Карлыгач” балалар оешмасы сафларына кабул итү 31.10.2020 30 нчы октябрьдә Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 нче класс укучыларын “Карлыгач” балалар оешмасы сафларына кабул итү тантанасы булды. Балалар “Карлыгач” оешмасы турындагы белемнәрен күрсәттеләр. Алар башкарган матур җырлар һәм эчтәлекле шигырьләр чарага бәйрәм рухы өстәде. Укучыларга “Карлыгач” значоклары тагылганнан соң өлкән “Карлыгачлар” һәм укытучылар аларны котладылар һәм изге теләкләрен җиткерделәр .

-
“Сәламәт буласың килсә – спорт белән шөгыльлән” 31.10.2020 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2Г, 3Г сыйныф укучылары белән “Сәламәт буласың килсә – спорт белән шөгыльлән” темасына әңгәмә үткәрелде. Спорт төрләре, аларның сәламәтлек өчен әһәмияте турында сөйләшкәннән соң, укучылар яраткан спорт төрләре турында рәсемнәр ясадылар. “Спорт белән дус булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк!” дигән нәтиҗә ясалды.

-
Мин Арча баласы 30.10.2020

10 класс укучысы Сабирова Азалия "Мин Арча баласы" проектында катнашты һәм Казиле авылы тарихын сөйләде. Карар өчен ССЫЛКА
-
Көзге уңыш бәйрәме 27.10.2020 Бар җиһан төрле төсле матурлыкка чумган, кояш та әле үзенең җылы нурларын кызганмыйча сипкән, бакчаларыбыздан мул итеп уңыш җыеп алынган һәм табигать ниндидер бер сихри тынлыкка чумган вакытта Мөндеш башлангыч мәктәбендә "Көзге уңыш" бәйрәме үтте. Укучылар яшелчәләр тулы кәрзинне көчле алкышлар белән каршы алдылар, көзге уңышларны урларга килгән кәҗәне кудылар, табышмакларга бик теләп җавап бирделәр. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. Укучылар икмәккә булган хөрмәтләрен шигъри юллар, җырлар аша күрсәттеләр,

-
Котлыйбыз! 26.10.2020

Район күләмендә үткәрелгән нәфис гимнастика буенча ярышта беренче урын алган 5 класс укучысы Низамиева Алияне котлыйбыз! Алда да уңышлар телибез!
-
Көз бәйрәме 26.10.2020 Казиле башлангыч мәктәбендә көз бәйрәме үтте. "Хәйләкәр төлке" балаларның бәйрәменә комачаулый алмады. Көзге конкурслар уеннар һәм җырлар белән чиратлашып алып барылды. “Көзге фантазия" конкурсына нәтиҗә ясалды. Бәйрәм ахырында көзге байлыклардан авыз иттеләр.

-
Социально-психологическое тестирование 23.10.2020 На основании письма МО и Н №2486 о исполнении приложений к подпрограммам «Профилактика терроризма и экстремизма на 2014 -2025 годы», «Профилактика наркомании среди населения РТ на 2014-2025 годы»; государственной программы «Обеспечение общественного порядка и противодействие преступности в РТ» в школе прошло социально-психологическое тестирование обучающихся 7-11 классов.

-
Пожардан саклану чаралары 22.10.2020 Тәрбия сәгатьләрендә укучылар белән пожардан саклану чаралары турында әңгәмәләр үткәрелде.

-
Котлыйбыз! 20.10.2020 Район күләмендә үткәрелгән көрәш ярышында актив катнашкан мәктәп командасын котлыйбыз! Фазылҗанов Әмир - 3 урын, Рәхимов Илмир һәм Исмәгыйлев Искәндәр - 4 урын.

-
“Сәламәт булыр өчен дөрес тукланырга кирәк” 20.10.2020

Саулык зур байлык, диелә татар халык мәкалендә. Әйе, саулык – сәламәтлек, бәхет чыганагы ул. Мөндеш башлангыч гомуми белем мәктәбенең 2 Г, 3 Г сыйныф укучылары бүген тәрбия сәгатендә нәкъ шул турыда сөйләштеләр. Туклану режимы, азыктагы туклыклы матдәләр, витаминнарның әһәмияте турында әңгәмә үткәрелде. “Сәламәт булыр өчен дөрес тукланырга кирәк”, - дигән нәтиҗә ясалды








