Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Өлкәннәргә хөрмәт 27.01.2021

Укучыларда өлкән буын кешеләренә карата миһербанлылык, хөрмәт, ихтирам, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү максатыннан, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар озак еллар мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләп, лаеклы ялга чыккан, олы яшьтәге Зәйнәп апаның өендә булып, хәлен белеп кайттылар.
-
"Әй син, телем, туган телем" 26.01.2021 Татарстанда 2021 нче ел Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан, мәктәпләрдә дә төрле чаралар үткәрелә башлады. Бүген 4а классы укучылары белән "Әй син, телем,туган телем" дигән темага класс сәгате үткәрелде. Класс җитәкчесе Йосыпова Р. К. укучыларны туган телебез, аның әһәмияте турында язылган бөек шәхесләребезнең сүзләре белән таныштырды. Мәкальләр аша укучыларга телебезнең бай, матур булуы әйтеп үтелде. Телебезне саклау өчен без нинди өлеш кертә алуыбыз әйтеп үтелде, тел турында язылган шигырьләр искә төшерелде.

-
"Ел укытучысы" конкурсы
25.01.2021
Мәктәптә "Ел укытучысы-2021" бәйгесенең зона этабы үтте. Ташкичү, Кенәр, Кушлавыч, Казанбаш мәктәпләреннән килгән конкурсантлар дәрес һәм мастер-класс күрсәтте.
- Поздравляем! 23.01.2021 Ученица 2 класса, Якупова Розалина, стала лауреатом I Республиканского конкурса детского творчества "Новогодняя звезда" в номинации "Вокал-соло". Руководитель: Харисова Ч. Ф.
- Поздравляем! 23.01.2021 Ученик 2 класса, Харисов Алмаз, стал лауреатом I Республиканского конкурса детского творчества "Новогодняя звезда" в номинации "Игра на музыкальных инструментах". Руководитель: Харисова Ч. Ф.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 23.01.2021 2021 нче ел - Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Мөндеш башлангыч мәктәбендә төрле чаралар үткәрү дәвам итә. Бүген укучылар “Туган телем” темасына шигырьләр укыдылар, “Туган тел ни өчен кирәк?” соравына җавап эзләделәр. Туган телнең кадерен белү, ана теле белән горурлану хисе, аны саклауның әһәмияте турында сөйләнелде.

-
“Туган телем – татар теле”
22.01.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бүген Шакирова Г.К. 7 нче сыйныф укучылары белән “Туган телем – татар теле” дигән темага сыйныф сәгате үткәрде. Алар күп гасырлык тарихы булган , Каюм Насыйрилар , Тукайлар нигез салган , 7 миллион халык сөйләшкән , дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән ,чит илләрдә дә өйрәнелә торган , бүгенге көндә камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган туган телебез – татар теле турында сөйләштеләр.
-
Телләр белгән-илләр белгән
21.01.2021
2021 нче ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Мөндеш башлангыч гомуми белем мәктәбендә үткәрелгән сыйныф сәгате “Телләр белгән-илләр белгән” дип аталды. Ул телдән журнал рәвешендә үтте. Журнал туган телебезгә караган афоризмнар, төрле авторларның шигырьләрен, мәзәкләрен уку, мәкальләрнең ахырын белү, сүзләрдән яңа сүзләр ясауны үз эченә алды. Әлеге чарада укучыларның тапкырлыгы сыналды.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 19.01.2021

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 нче елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Шул уңайдан бүген 10 нчы сыйныфларда “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр” темасына класс сәгате үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Габдрахманова Н.Ш. укучыларны бөтендөнья аралашу телләре белән таныштырды. Укучылар туган телнең киләчәге, аны саклау һәм үстерү турында фикер алыштылар.
-
Поздравляем! 15.01.2021 Ученики начальных классов, Низамутдинов Салих, Халиуллина Малика, Хайрутдинов Булат, Сабирова Азалия, Ахметов Ильяс, Ахметова Ильвина, приняли активное участие в конкурсе детских рисунков в рамках Всемирного дня чистых рук.









