Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
ГТО нормаларын тапшыру 16.10.2020 Мәктәп укучылары хәзер белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. ГТО программасының максаты: укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, патриотик тәрбия бирү, яшь буынны хезмәткә һәм Ватанны саклауга әзерләү. Шул максаттан чыгып, Мөндеш башлангыч сыйныф укучылары яңа ачылган спорт мәйданчыгына җыелды.Алар кыска һәм озын дистанциягә йөгерү, озынлыкка сикерү буенча нормативлар тапшырды.

-
“Иң яхшы мәдәни көндәлек” конкурсы 15.10.2020 15 нче октябрь көнне Арча шәһәре китапханәсендә, 2019-2020 нче уку елы нәтиҗәләре буенча, “Иң яхшы мәдәни көндәлек” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бәйгенең шарты буенча укучылар әти-әниләре белән Республикабызның мәдәният учреждениеләрендә булып, мәдәни чараларда катнашуларын, тәэсирләрен һәм кичерешләрен көндәлеккә язып барырга тиешләр иде. Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2Г сыйныф укучысы Закирова Илүзә бу бәйгедә катнашты. Аның мәдәни көндәлеге уңай бәяләнде һәм Илүзә “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде. Илүзәне котлыйбыз, аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

-
Гражданнар оборонасы айлыгы 13.10.2020 Гадәттән тыш хәлләргә әзер булу максатыннан һәм гражданлык оборонасы буенча укулар айлыгы кысаларында Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныфында “Янгыннарның чыгу сәбәпләре” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Әлеге чараның төп максаты: укучыларга янгын чыгу очракларының сәбәпләрен аңлату, ут-күз чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләр өйрәтү, укучыларның үзләренә һәм башкалар тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү. Укучыларга янгын чыккан очракта, тормыш иминлеген саклау турында китапчыклар әзерләнде.

-
Поздравляем! 13.10.2020 13 октября в районном Доме культуры состоялся встреча Главы Арского Муниципального района Нуриева Ильшата Габделфартовича с победителями и призёрами Всероссийских и республиканских предметных олимпиад и конкурсов. Среди награжденных ученица 9 класса Гилязиева Гузель, ученица 11 класса Гатиятуллина Аделина и ученицы 5 класса Харрасова Гузель и Зиннатуллина Нурзада.

-
Гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту 12.10.2020 Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбенең 4 Г классында "Гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре " дигән темага викторина узды. Укучылар төрле станцияләрдә үзләренең белемнәрен тикшерделәр һәм бик күп сорауларга җавап таптылар.

-
Янгыннан саклан! 10.10.2020 Ут - кешеләрнең дусты да, дошманы да. Дөрес итеп куллансаң, ут безнең көнкүрешебездә алыштыргысыз ярдәмчебез. Ә тиешле кагыйдәләрне үтәмәсәң, бик аянычлы нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Авыл, хәтта шәһәрләрне дә юк итә алырлык шундый көчне ничек дөрес файдаланырга? Йорт-җирләребезне, ә иң мөһиме- кеше гомерләрен, куркыныч астына куймыйча, ничек сакларга? Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары бүген шул турыда сөйләштеләр. Янгын булдырмый калу өчен утны дөрес файдалану, саклану чаралары турында әңгәмә үткәрелде. Янгын куркынычы булганда өлкәннәргә хәбәр итү һәм 01 телефонына шалтырату турында сөйләнде.

-
Укучылар ярыша 09.10.2020 Гражданнар оборонасы илнең оборона төзелеше һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүнең состав өлеше һәм дәүләтнең иң мөһим функцияләреннән берсе булып тора. ДГ. Хәкимовов исемендэге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә, 2020 елның 9 октябрендә 8-11 сыйныф укучылары белән гражданнар оборонасы көненә багышланган чара үткәрелде.

-
Первичные средства пожаротушения 07.10.2020 Первичные средства пожаротушения служат для тушения пожаров в начальной стадии их развития до прибытия пожарных подразделений.Особое место отводится огнетушителям. Это современные технические устройства, предназначенные для тушения пожаров в их начальной стадии возникновения.Этой теме был посвящен классный час в 7 классе.

-
Укытучылар көне белән! 05.10.2020 Мөндеш башлангыч мәктәбендә укытучылар көне билгеләп үтелде. Бәйрәм хөрмәтенә укучылар яраткан укытучыларына ихлас һәм җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Укытучым! Сезнең авыр хезмәт Көн дә лаек рәхмәт-хөрмәткә! Беркайчан да сезне онытмыйбыз Кайда булсак, кайда йөрсәк тә

-
Котлыйбыз! 04.10.2020 Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә катнашып, мактаулы исемнәргә лаек булган биология укытучысы Маннанова Л.Р. һәи инглиз теле укытучысы Потехина Л.А. ны котлыйбыз!Уңышлар телибез.









