Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Мөһим әңгәмәләр. Россия халыкларының кәсепләре 16.11.2026

Бүген "Мөһим әңгәмәләр" дәресендә 2А классы укучылары белән "Россия халыкларының кәсепләре" темасына әңгәмә үткәрелде. Укучылар кәсеп һәм һөнәр төшенчәләрен аерырга өйрәнделәр, элек-электән Россия халыкларының нинди кәсеп белән шөгыльләнүләре турында белделәр.
-
Мөһим сөйләшүләр. Россиянең халык кәсепләре 16.11.2026

Мөндеш башлангыч мәктәбендә 2–3 нче сыйныф укучылары өчен «Мөһим сөйләшүләр» сәгате «Россиянең халык кәсепләре» темасына багышланды. Дәресне Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы алып барды. Дәреснең максаты — укучыларның Россиянең халык сәнгать кәсепләре турындагы күзаллауларын киңәйтү, бу кәсепләрнең күптөрлелеген һәм аларның безнең халыкларның мәдәни мирасын саклаудагы әһәмиятен аңлату. Шулай ук традицион һөнәрләрнең тарих белән бәйләнешен ачу һәм халык кәсебе эшләнмәләренең кыйммәтләрен аңлауга ирешү максат итеп куелды. Дәрес барышында укучылар Гжель, Хохлома, Жостово росписе, Дымково уенчыгы, Вологода челтәре, Оренбург яулыгы кебек данлыклы кәсепләр белән таныштылар. Балалар бу һөнәрләрнең гасырлар тирәнлегенә барып җитүен, яулыкларның, уенчыкларның һәркайсында матурлыкка омтылышны һәм халыкның рухи дөньясы сизүен аңладылар. Мөһим урынны заманча тормыш белән бәйләнеш алды: укучылар борынгы техниканың бүгенге көндә дә яшәп кенә калмавын, ә заманча тенденцияләр белән берләштереп, актив рәвештә үсә, киңәя баруын төшенделәр. Бу — тарихи хәтеребезнең өзелмәвен һәм халык осталарыбыз эшенең дәвамлылыгын күрсәтә.
-
Мөһим әңгәмәләр. Хыялдан - ачышларга 09.11.2026

Мөндеш башлангыч мәктәбендә үткәрелгән "Мөһим әңгәмәләр" дәресе "Хыялдан - ачышларга" темасына багышланды. Укучылар М.В. Ломоносовның тормыш юлы, аның фәнне үстерүгә керткән өлеше турында тыңладылар. "Күп көч куйган очракта, хыяллар чынга аша" дигән нәтиҗә ясалды.
-
Мәктәп участогын кышка әзерләүдә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт! 06.11.2026

Мәктәп участогын кышка әзерләүдә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт! Көзге чорда мәктәбебезнең тәҗрибә участогында җирне кышка әзерләү буенча мөһим эшләр башкарылды. Безгә бу эштә үзенең шәхси тракторы белән Шәйхиев Ильназ Илһам улы зур ярдәм күрсәтте. Ул мәктәп бакчасын сукалап бирде. Мәктәп коллективы һәм укучылар исеменнән Шәйхиев Ильназга чын күңелдән рәхмәт әйтәбез! Сезнең ярдәмегез — безнең уңышлы эшләвебезнең мөһим шартларының берсе.
-
Көзге бал 26.10.2026

Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.Көз көне мәктәптә уздырыла торган бәйрәмнәрнең иң көтеп алынганы - Көзге бал. Бүген безнең мәктәбебездә дә Көзге бал булып узды. Бәйрәмгә һәр сыйныф бик яхшы итеп әзерләнгән. Бәйрәм җырлар, биюләр, уеннар һәм кызыклы конкурслар белән дәвам итте.
-
Россия бөркетләре сафына кабул итү 21.10.2026

Бүген 1Г классы укучылары Россия бөркетләре сафына кабул ителделәр.
-
Мөһим әңгәмәләр. Россиядәге тимер юл тарихы 19.10.2026

Безнең бүгенге Мөһим әңгәмәләр сәгате "Россиядәге тимер юл тарихы" исеме астында узды. Беренче паровозлар, Россия магистрале, тимер юлдагы профессияләр, тимер юллардагы куркынычсызлык, киләчәк поездлары темаларын үз эченә алды ул. Дәрес бик кызыклы һәм чынлап та бик мөһим булды.
-
Юллар имин булсын! 17.10.2026

Укучыларга юл кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан "Добрая Дорога Детства" газетасына мәгълүмати күзәтү үткәрелде.
-
"Табигатьне яратучылар" түгәрәге 16.10.2026

Бүген "Табигатьне яратучылар" түгәрәгендә укучылар белән бергә суган утырту тәҗрибәсен үткәрдек.Тәҗрибәнең төп максаты: балаларда суган үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру иде. Беренче эш итеп балалар белән түтәлдә һәм тартмада үскән суган рәсемнәре карадык. Шуннан соң инде балалар белән бергә бер савытка балчык салып, суганнарны утырттык, су сиптек. Балаларга суган утырту бик ошады. Алга таба суганның үсешен күзәтәчәкбез.
-
Габдулла Тукайның Дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексында 14.10.2026

Бу атнада мәктәбебез укучылары Яңа Кырлайда урнашкан Габдулла Тукайның Дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексында булдылар.








