Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Син Муса Җәлил иҗатын беләсеңме? 13.02.2026

Татар халкы – элек-электән Ватанында бөек шәхесләрне тудыручы халыкларның берсе. Шундый күренекле шәхесләребезнең берсе – халкыбызның патриот-шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе иясе Муса Җәлил. Быел Муса Җәлилнең тууына 120 ел. Шул уңайдан бүген 3 нче сыйныф укучылары өчен “Син Муса Җәлил иҗатын беләсеңме?” исеме астында интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗатына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, ә соңыннан шагыйрьнең “Маэмай” шигыре буенча төшерелгән мультфильмны карадылар.
-
"Йолдызлы сәгать" уены 13.02.2026

Мәктәбебездә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан төрле чаралар уздыру дәвам итә. Бүген Гөлназ Ранифовна 7 нче сыйныф укучылары белән "Йолдызлы сәгать" уены уздырды. Укучылар Муса Җәлил турында булган белемнәре белән сынаштылар, кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар.
-
Муса Җәлил - үлемсез шагыйрь 12.02.2026

Бүген, татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, 4 нче сыйныф укучылары белән башлангыч сыйныф укытучысы Низаметдинова С.И. әдәби чара уздырды. Бу чараның беренче өлешендә укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, үлемсез иҗаты белән таныштылар, презентация карадылар, белгәннәрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар. Икенче өлештә укучылар белемнәрен сынадылар, үзара ярыштылар. Балалар сорауларга тиз һәм төгәл җаваплар бирделәр. Чара ахырында җиңүче укучы да билгеләнде.
-
Муса Җәлил эзләре буйлап 12.02.2026

Ел саен 15 февральдә татар халкының бөек каһарман шагыйре Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да. Бүгенге класс сәгатендә Венера Рөстәм кызы укучыларга шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләде. Укучылар герой-шагыйрьнең үлмәс шигырьләрен сәнгатьле укыдылар, җырларын тыңладылар.
-
15 нче февраль - татар халкының батыр улы, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне 11.02.2026

15 нче февраль - татар халкының батыр улы, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Быел аның тууына 120 ел була.Ул бүген дә тиңдәшсез батырлыгы һәм мәңге үлмәс шигырьләре белән безнең күңелләрдә яши. Без аның тормыш юлы, иҗаты белән кызыксынабыз, шигырьләрен яратып укыйбыз, кайберләрен көйгә салып җырлыйбыз. Бүген Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныфында Габдрахманова Наилә Шайнур кызы “Гасырларга сузылган җыр” исемле кино-дәрес үткәрде. Дәрес ахырында укучылар шагыйрьнең батырлыгы турында фикер алыштылар.
-
Муса Җәлил - герой-шагыйрь 11.02.2026

Бүген 1 нче сыйныфта герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган класс сәгате үткәрелде. Укытучы Йосыпова Р. К. укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, балалар өчен язылган шигырьләре, батырлыгы белән таныштырды.
-
Татарстан Республикасының халык шагыйре, драматург Фәнис Яруллин исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференциясе 09.02.2026

"Д. Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең 6 нчы сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Нурзилә (җитәкчесе Рәхмәтуллина А.Р.) "Татарстан Республикасының халык шагыйре, драматург Фәнис Яруллин" исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең "Батырлык көче " юнәлешендә катнашып, "Җиңүче" дипломы белән бүләкләнде.
-
Осторожно! Скулшутинг! 05.02.2026

С целью профилактики правонарушений, агрессивного поведения, скулшутинга среди обучающихся в 3 классе был проведён классный час по теме "Скулшутинг". В ходе беседы ученики познакомились с такими понятиями как "скулшутинг", "колумбайн". Также они узнали, что делать и какие меры предпринимать, если в школе начался скулшутинг.
-
Изгелек кылыйк 05.02.2026

Бүгенгесе көндә махсус хәрби хезмәттә катнашучы авылдашыбыз - Саттаров Равилнең әнисе Рафилә апага көчебездән килгәнчә, укучылар белән ярдәм итеп, ишегалдын һәм капка төбен кардан чистартып кайттык.
-
Ярдәмләшеп яшик 05.02.2026

Хәзерге вакытта белем бирү учреждениесендәге эшне әти-әниләрнең катнашыннан башка күз алдына китереп булмый. Каты бураннардан соң әтиләр мәктәпнең түбәсен кардан чистарттылар. Бу эштә актив катнашкан Саттаров Ленар, Гафиуллин Илнар, Сәгъдиев Илсир, Иванов Илфат, Хәйретдинов Зөлфәт, Әхмәтов Ренат, укытучылар һәм техник хезмәткәрләргә бик зур рәхмәт.








