Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Туган телем - серле дөнья" шигырь укучылар бәйгесе 20.02.2026

21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан, 20 нче февраль көнне Арча муниципаль районы, муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе – 5 нче Арча гимназиясе базасында "Туган телем - серле дөнья" шигырь укучылар бәйгесе уздырылды. Бу бәйгедә безнең мәктәптән дә укучылар уңышлы чыгыш ясап кайттылар. 4 нче сыйныф укучысы Гыймадиев Азамат 3 урынга (укытучысы Низаметдинова С.И.), 5 нче сыйныф укучысы Саттарова Илүзә 2 урынга (укытучысы Йосыпова Р.К.) лаек булдылар. Укучыларны котлыйбыз. Киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен телибез.
-
Туган телем - иркә гөлем 20.02.2026

21нче февраль Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан бүген барлык классларда да “Туган телем - иркә гөлем” дигән темага тәрбия сәгатьләре узды. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул – Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз. Туган телне тугач та ишетә һәм өйрәнә башлыйсың, шуңа күрә аны туган тел дип атыйлар да. Туган тел – һәркем өчен кадерле булган бөек хәзинә. Ул – халкыбызнең рухи көзгесе. Шушы телдә милләтнең бөтен балалары, гореф-гадәтләре генә түгел, үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә. Шуңа күрә туган телне буыннар арасында югалтмыйк, аны саклыйк.
-
«Тамчы -шоу» интеллектуаль уены 19.02.2026

«Туган телләр атналыгы» дәвам итә. Бүген 5 нче класс укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Наилә Шайнур кызы «Тамчы -шоу» интеллектуаль уены үткәрде. Укучылар «Тапкырлар» һәм «Зирәкләр» командаларына бүленеп, татар теле, татар әдәбияты фәннәреннән белемнәрен сынадылар, кызыклы биремнәр үтәделәр.
-
Россия — минем офыкларым 19.02.2026

Бүген «Россия — минем офыкларым» дәрестән тыш эшчәнлек барышында 8 нче класс укучылары Россиянең хәрби көчләре турында сөйләштеләр. Алар хәрби һөнәрләр, бу өлкәдә хезмәт итү өчен кирәкле сыйфатлар белән таныштылар.
-
Интеллектуальная игра "Умники и умницы" 18.02.2026

В рамках недели языков учитель русского языка и литературы Шакирова Гузалия Камиловна с учащимися 5 класса провела интеллектуальную игру "Умники и умницы". Дети принимали активное участие в различных конкурсах. Игра позволила не только проверить свои знания, но и почувствовать радость от изучения русского языка, раскрыть свой творческий потенциал и ещё раз убедиться в красоте и богатстве русской речи.
-
Военно‑патриотическая игра «Зарница 2.0» 16.02.2026

Сегодня активисты первичного отделения Движения Первых провели мини‑версию военно‑патриотической игры «Зарница 2.0». Это было яркое и насыщенное событие, которое позволило участникам прикоснуться к атмосфере масштабной Всероссийской военно‑патриотической игры. Цель мероприятия — не просто развлечь, но и познакомить всех участников с форматом «Зарницы 2.0», дать возможность на практике прочувствовать командный дух, проверить смекалку, ловкость и знания.
-
Батырлык дәресе 14.02.2026

Бүген мәктәбебездә әфганчы Галиуллин Зиннур абый белән бик матур, җылы очрашу булып узды. Патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган әлеге чара укучылар өчен чын Батырлык дәресе булды.
-
Ул бит мәңге үлемсез 14.02.2026

15 нче февраль - татар халкының батыр улы, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. 5 нче сыйныфларда бүген “Ул бит мәңге үлемсез” темасына әдәбият дәресе үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Наилә Шайнур кызы укучыларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар аның шигырьләрен сөйләделәр, аңа багышлап җырлар башкардылар.
Җырлый белми бөркетләр,
Сугыша белми былбыл,
Җырдан сызланмый бөркетләр,
Сугышта үлми былбыл.
Муса кайсы шул кошларның?
Җанына сыйган Җир,Күк...
Сугыша белгән былбыл ул
Һәм җырлый белгән бөркет.
-
Син Муса Җәлил иҗатын беләсеңме? 13.02.2026

Татар халкы – элек-электән Ватанында бөек шәхесләрне тудыручы халыкларның берсе. Шундый күренекле шәхесләребезнең берсе – халкыбызның патриот-шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе иясе Муса Җәлил. Быел Муса Җәлилнең тууына 120 ел. Шул уңайдан бүген 3 нче сыйныф укучылары өчен “Син Муса Җәлил иҗатын беләсеңме?” исеме астында интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗатына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, ә соңыннан шагыйрьнең “Маэмай” шигыре буенча төшерелгән мультфильмны карадылар.
-
"Йолдызлы сәгать" уены 13.02.2026

Мәктәбебездә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан төрле чаралар уздыру дәвам итә. Бүген Гөлназ Ранифовна 7 нче сыйныф укучылары белән "Йолдызлы сәгать" уены уздырды. Укучылар Муса Җәлил турында булган белемнәре белән сынаштылар, кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар.








