Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
“Хәтер бакчасы” акциясе 04.05.2026

Д. Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең "Алдынгылар хәрәкәте" укучылары авылыбызда урнашкан "Рузилә" чишмәсе тирәсенә агачлар утыртып, “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылдылар. Әлеге акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы, Россиядә халыклар бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидәкарьлеге елы кысаларында үткәрелде. Бу акциядә Иске Кырлай авылы җирлеге башлыгы Лотфуллин Фәнил Фәнәвил улы һәм авылдашыбыз Галиуллин Зиннур абый да бик теләп катнаштылар. Изге эштә катнашучы һәркем канәгать калды. Агачларны изге теләк белән ихлас күңелдән утырттык. Алар һичшиксез үсеп китәчәк һәм тирә-ягыбызга ямь бирәчәк!
-
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! 04.05.2026

Озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар өчен "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!" дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.
-
Мөһим әңгәмәләр. Сугыш турында җырлар 04.05.2026

Мөндеш башлангыч мәктәбендә үткәрелгән "Мөһим әңгәмәләр" дәресе "Сугыш турында җырлар" темасына багышланды. Укучылар сугыш турындагы һәм Бөек Җиңүгә багышлап язылган җырларны тыңладылар, кушылып җырладылар. Бу җырларның бердәм булырга, батырлыклар эшләргә һәм җиңүгә омтылуга рухландыруы ассызыкланды.
-
"Чишмә башы" газетасының чираттагы саны 29.04.2026

"Чишмә башы" газетасының чираттагы саны чыкты. Рәхим итеп укыгыз.
-
Колумбайн и скулшутинг - опасные враги общества 28.04.2026

Сегодня в 8 классе прошёл классный час. В ходе классного часа были разъяснены:
1)ответственность за участие в террористических сообществах по типу колумбайна;
2)о запрете проноса на территорию школы запрещенных предметов и ответственность за нарушение данных требований;
3)о недопустимости травли и пренебрежительного отношения группы лиц по отношению к одному или нескольким участникам образовательного процесса.
-
Колумбайн и скулшутинг — опасные враги общества 28.04.2026

29 апреля классный руководитель 7 класса Набиуллина Г. Р. провела беседу с детьми на тему: "Колумбайн и скулшутинг — опасные враги общества". Сейчас "Колумбайн" — это международная группа террористических сообществ. Целью организаторов является вербовка школьников и студентов для нападений в учебных заведениях. Во время беседы с ребятами вспомнили что такое "скулшутинг", провели беседу о недопустимости травли и издевательства в школах, поговорили о безопасности в сети Интернет. А также были затронуты темы о запрете ношения в школу колющих и взрывоопасных предметов, о недопустимости и вредных последствиях травли.
-
Мәктәп һәм балалар бакчасы арасында дәвамчанлык 28.04.2026

Мәктәп һәм балалар бакчасы арасында ныклы дәвамчанлык бара. Шул максаттан, башлангыч сыйныф укытучысы Йосыпова Р.К. беренче сыйныфка укырга керәчәк балаларны татар халкының милли киемнәре, милли бизәкләре белән таныштырды. Булачак укучылар бик кызыксынып, милли бизәкләр белән читек ясадылар.
-
Мөһим сөйләшүләр. Команда белән эш 27.04.2026

Бүгенге мөһим сөйләшүләр сәгате "Команда белән эш" темасы астында узды. Команда белән эшләүнең көче нидә соң? Команда белән эшләгәндә нишләргә кирәк? Иптәшләреңә ярдәм ит, үзеңә бирелгән эшне җиренә җиткереп эшлә, тәрбияле бул! Чөнки син бар команда өчен җаваплы. Команда кайларда була ала соң? Бар җирдә дә булырга мөмкин. Космонавтикада, спортта, хезмәттә, коллективта, класста... Бар җирдә дә дус булырга кирәк. Бердәмлектә көч. Зур эшләрне ялгыз башкарып булмый.
-
Безопасное колесо-2026 27.04.2026

27 нче апрель көнне укучыларыбыз "Безопасное колесо-2026" конкурсында катнашып кайттылар. Юл билгеләре буенча белемнәрен күрсәттеләр.
-
Тукай илендә кунакта 25.04.2026

Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел булу уңаеннан, "Тукай илендә кунакта" әдәби-музыкаль чарасында катнаштылар. Алар Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерделәр, яраткан шагыйребезгә багышлап язылган шигырьләрне сөйләделәр.








