Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Көзге уңыш бәйрәменә әзерлек. 13.10.2016

Бакчабызда көзге уңыш бәйрәменә әзерлек бара.Бәйрәмгә чыгышлар әзерләү белән бергә, кул эшләре дә эшләнә. Кул эшләре күз явын алырлык. Монда әти-әниләрнең дә өлеше зур.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы. 11.10.2016

Бакчабызда "Сәламәт бала" дигән тема астында гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта Яңа Кенәр участок хастаханәсенең баш табибе Аксакова Р. Р., янгын сүндерүчеләр бүлеге җитәкчесе Ахметов .Х.Х., Дәүләт юл йөрү иминлеге хезмәткәре Галиуллин И.М. катнашты. Һәрбер җитәкче балаларның сәламәтлеге, иминлеге беренче урында булуына басым ясады. Балалар әти-әниләргә концерт номерлары күрсәттеләр.
-
Көзге уңыш бәйрәменә әзерлек. 10.10.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Рилә Рәисовна һәм Резеда Юнысовна белән бергәләп көзге уңыш бәйрәменә әзерләнә. Конкурска кул эшләре тупланып килә. Әти-әниләр дә бу эшкә бик теләп кушыла. Рәхмәт әти-әниләргә!
-
Котлыйбыз! 07.10.2016

Тәрбиячебез Фазылзянова Лилия Наримановна район күләмендә оештырылган "Цветочная поляна" конкурсында катнашты. Аның чәчәкләрдән тегелгән татар кызы костюмы күз явын алырлык булды. Лилия Наримановна грамота белән бүләкләнде. Тәрбиячебезнең куллары алтын. Бер генә конкурска да үз өлешен кертми калмый.
Лилия Наримановна!
Сезне район күләмендә оештырылган "Цветочная поляна" конкурсында 3 урынга ия булуыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, эшегездә иҗади уңышлар телибез.
-
Ата-аналар җыелышына әзерлек 06.10.2016

Зурлар төркеме балалары ата-аналар җыелышында чыгыш ясарга әзерләнә. Матур чыгышлары белән әти-әниләрен куандырсыннар әле.
-
Без биибез, биибез. 04.10.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары биергә өйрәнә. Бар тырышлыкларын биреп,тырышып өйрәнәләр алар.Бәйрәмнәрдә матур итеп чыгыш ясыйлар.
-
Котлыйбыз!
01.10.2016
Район күләмендә оештырылган "Көзге калейдоскоп" конкурсында икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Гайнуллин Әмир II урынга, ә уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Муртазина Ильвина III урынга ия булды.Алар грамота белән бүләкләнде. Без аларны җиңүләре белән тәбрик итәбез. Тәрбияле балалар булып үсүләрен телибез. Уңышлар сезгә җиңүчеләребез
-
Өлкәннәр көне 30.09.2016

1 октябрь - Өлкәннәр көне дип билгеләп үтелә. Шушы уңайдан без бакчабызга өлкәннәребезне кунакка чакырдык. Балалар көче белән әзерләнгән бәйрәм кичәсен тәкъдим иттек. Аларны бәйрәм белән чын күңелдән котладык.
Сәламәтлек,тыныч, имин көннәр сезгә өлкәннәр.Оныкларның игелеген күреп, сөенеп яшәргә язсын.
-
Әкияттә кунакта. 27.09.2016

Бакчабыз балалары әкиятләрне яратып тыңлыйлар,карыйлар, сөйлиләр. Шулай ук балалар әкиятләрне бик теләп, яратып уйныйлар. Аларны кечкенә төркем балалары яратып карыйлар.
-
Курчак театры бездә кунакта.
23.09.2016
Бүген бакчабызда Сургут курчак театры кунакта булды. Алар балаларыбызга янгын куркынычсызлыгы турында спектакль күрсәттеләр. Балалар бик яратып карадылар.



