Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Көзге уңыш бәйрәме "Сөмбелә" 28.10.2016

Көзге уңыш бәйрәменә әзерлек зур тырышлык таләп итте. Балалар әти-әниләр белән бергәләп кул эшләре эшләп алып килделәр.Күргәзмә өстәле көзге нигьмәтләрдән сыгылып торды. Күз явын алырлык табын әти-әниләрне килгән кунакларны җәлеп итте. Бик матур эчтәлекле бәйрәм кичәсе карап үттек.
-
Семинар 27.10.2016

Яңа Кенәр балалар бакчасында социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча семинар булды. Балаларга патриотик тәрбия бирүнең торышын белем бирү эшчәнлеге һәм күңел ачу чаралары аша ничек җиткерелүен килгән кунакларга ачып бирдек. Тәрбияче Г. Муллахметовна мәктәп хәзерлек төркеме балалары белән илебез буйлап сәяхәткә чыкты. Балалар дәүләт символларын,илебезнең истәлекле,тарихи урыннарын атадылар.Сөмбелә бәйрәменнән өзек күрсәтелде. Бакча мөдире Л.Фоатовна балалар бакчасында ашатуның торышы, ФГОСна нигезләнеп эшләгән эш барышы турында чыгыш ясады.
-
Яшь математиклар 25.10.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары гади математик күзаллаулар формалаштыру белем бирү эшчәнлегендә саннарны танырга, предметларны тотып саный белергә өйрәнәләр.Менә ничек дөрес итеп уенчыкларны саннар янына урнаштырганнар. Молодцы!
-
Әти-әниләр белән эш. 24.10.2016

Һәр төркемнең тәрбиячеләре әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә тора. Көн саен баланы кабул иткәндә, озатканда киңәшләшеп кенә калмыйлар, әти-әниләр өчен күчмә папкалар эшләп торалар. Ул папкаларда әти-әниләр өчен кирәкле мәгълүматлар, киңәшләр гел алыштырып торыла. Беренче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Гарифзянова Г.Р. әти-әниләр белән эшкә зур игътибар бирә.
-
Көзге конкурска эшләр. 21.10.2016

Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Әмир дә бик тырышып көзге конкурска әзерәнгән. Ул әнисе белән бергәләп көз кызы портретын ясаганнар. Менә ничек матур килеп чыккан көз кызы.
-
Осталыкның чиге юк. 20.10.2016

Тәрбияче өлгер, бар яктан да камил булырга тиеш. Безнең тәрбиячеләребез нәкъ менә шундыйлардан. Л.Н. Фазылзянова ни генә тотса да, җан өрә. Мәрҗәннәрдән ясалган кәрзин, үзе бер хозурлык.
-
Көзге өмә. 19.10.2016

Бүген бакчабызда көзге өмә булды. Бакчабызның тирә-ягын җыештырдык. Чисталык, матурлык һәркемнең күңеленә хуш килер.
-
Режим моментларында 18.10.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары бик кечкенә булсалар да, бик күп һөнәрләр беләләр. Режим моментларында вакытларын файдалы итеп үткәрергә тырышалар.Өстәл уеннарын бик яратып уйныйлар. Тәрбиячеләре Гарифзянова Г.Р. өстәл уеннарына кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияли.
-
Безопасность детей 17.10.2016

Балигъ булмаган балалар белән эш алып баручы Нигматуллин Нил Камилович мәктәп хәзерлек төркеме балалары белән әңгәмә уздырды. Балаларга сәламәтлекне сакларга, юлларда сак булырга чакырды. Юл хәләкәтләреннән бергәләп саклансак кына хәвеф-хәтәрләрнең булмый калуын аңлатты. Балаларны саклау ниятеннән повязкалар таратты.Балаларыбыз имин булын!
-
Төзү материаллары белән эш 14.10.2016

Бренче кечкенәләр төркеме балалары режим моментларында да вакытларын файдалы үткәрәләр. Төзү материаллары белән йортлар төзиләр.



