Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Әти-әниләр белән эш 09.02.2017

Һәр төркемнең тәрбиячеләре әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә тора. Күчмә папкаларда мәгълүматлар әти-әниләр игътибарына гел яңартылып тора. Бренче кечкенәләр төркеме әти-әниләре үзләрен кызыксындырган сорауларга шуннан җавап табалар. Файдалы киңәшләр, мәгълүматлар балаларга белем һәм тәрбия бирүдә бик кулай.
-
Әтиләргә зур бүләк 08.02.2017

Озакламый әтиләр бәйрәме җитә. Балалар бик тырышып бәйрәмгә әзерләнәләр. Икенче кечкенәләр төркеме балалары әтиләренә бүләккә моряклар биюен әзерлиләр. Әйтерсең, үзләре дә кыю моряклар. Бик зур тырышлык белән өйрәнелгән бию әтиләргә зур бүләк булыр.
-
Режим моментларында 06.02.2017

Беренче кечкенәләр төркеме балалары режим моментларын бик файдалы үткәрә.Үз яшьләренә туры килә торган рәсемнәрне бик тиз төзеп куялар. Алар турында сөйли дә беләләр. Вакытны файдалы итеп үткәрергә кечкенәдән өйрәнү бик матур гадәт.
-
Конкурска әзерлек бара. 03.02.2017

Яңа Кенәр балалар иҗат йорты оештырган "Неопалимая купина" конкурсында катнашу өчен кул эшләре эшли башладык. Тәрбиячеләр һәм балалар бергәләп зур тырышлык куеп эшлиләр. Кайберләре әти-әниләрне ярдәмгә чакыра. Конкурста зур уңышлар сезгә!
-
Әтиләр бәйрәменә әзерлек 02.02.2017

Озакламый әтиләр бәйрәме килеп җитә. Балалар бик теләп бәйрәмгә әзерләнәләр. Җырлар, шигырьләр,биюләр өйрәнәләр. Әтиләре кебек көчле, кыю буласы килә аларның. Безнең булачак солдатларыбыз сынатмаслар.
-
Конкурс! 01.02.2017

Беренче кечкенәләр төркеме балалары да "Неопалимая купина" конкурсына әзерләнгәннәр. Тәрбиячеләре белән бергәләп, рәсем ясаганнар. Кечкенә дусларыбызга да уңышлар телик әле.
-
Совещание.
30.01.2017
30 января 2017г. в актовом зале МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им. Ф.В. Ежкова с УИОП» состоялся вневедомственное совещание для руководителей образовательных организаций с участием представителей территориального отдела Управления Роспотребнадзора, МЧС, комиссии по делам несовершеннолетних.
-
Рәсем белем бирү эшчәнлеге 27.01.2017

Зурлар төркеме балалары рәсем белем бирү эшчәнлегендә кар бөртекләре ясадылар. Кар бөртекләре бик матур килеп чыккан. Әйтерсең рәссамнар ясаган.
-
Физик культура белем бирү эшчәнлеге 26.01.2017

Беренче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре артыннан бар күнегүләрне дә төгәл итеп кабатларга тырышалар. Сәламәтлекне ныгыту, кечкенәдән сәламәтлекне саклау - безнең изге бурыч.
-
Бәләкәй рәссамнар 25.01.2017

Беренче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Рәмилә Илдаровна белән рәсем ясау серләренә өйрәнделәр. Тәрбияче һәрбер бала белән кулга пумалаларны дөрес тотып эшләргә кызыксыну уятты. Менә нинди матур рәсемнәр килеп чыкты.



