Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Геометрик фигуралар 24.01.2017

Икенче кечкенәләр төркеме сабыйларын Рилә Рәисовна математика серләренә өйрәтә. Геометрик фигураларны таныйлар, төсләрен аералар, шул ук фигуралар белән өйләр төзиләр. Балалар бик булганнар. Барын да истә калдыралар, кызыксыналар.
-
Режим моментларында 23.01.2017

Иң кечкенәләрнең икенче төркемендә балаларны төрле яклап үстерә торган нинди генә уенчыклар юк. Режим моментларында алар шул уенчыклар белән бик яратып уйныйлар.
-
"Тәрбияче - 2017" 20.01.2017

Арча районының Сәнгать мәктәбендә "Тәрбияче - 2017" конкурсы булды. Конкурста тәрбиячебез Муртазина Рәмилә Илдаровна катнашты.Ул "Иң иҗади тәрбияче" номинациясендә җиңүче булды. Аңа алдагы хезмәтендә зур уңышлар,сәламәтлек телибез. Рәмилә Илдаровнага ярдәм иткән,чыгышта актив катнашкан тәрбиячеләребезгә, балаларга рәхмәтебезне белдерәбез.Уңышлар телибез!
-
Конкурска әзерлек
18.01.2017
Бакчабызда "Тәрбияче - 2017" конкурсына әзерлек бара. Балалар бик теләп, чын күңелдән әзерләнә. Рәмилә Илдаровнаның җиңүгә ирешүен телиләр.Тәрбиячеләр дә читтә калмады.Һәрбер тәрбияче кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышты.
-
Режим моментларында 17.01.2017

Беренче кечкенәләр төркеме балалары режим моментларында өстәл уеннары уйнарга яраталар. Алар уенчыкларны саклап, ватмыйча уйнарга күнегәләр. Шулай ук уй-фикерләре үсә,кызыксынучанлык арта. Нинди генә уенчыклар юк монда. Һәр уенчык үз яшенә туры китереп алынган.
-
Физик культура белем бирү эшчәнлеге 16.01.2017

Иң кечкенәләрнең икенче төркемендә физик культура белем бирү эшчәнлеге бара. Балалар бәләкәй кулларына туплар тотып уйныйлар. Кечкенә генә булсалар да, күнегүләрне бик яратып башкаралар. Уеннарга теләп катнашалар.
-
Искечә Яңа елны кашылау. 13.01.2017

Искечә Яңа елны каршы алу 13 нче гыйнварда билгеләп үтелә. Без дә бу бәйрәмне күңелле итеп үткәрдек. Яңа ел җырлары бакчабызда яңгырап торды. Балаларның күңеле шат, күтәренке булды. Яңа еллар бары шатлык, сәламәтлек, уңышлар алып килсен.
-
Әйләнә-тирә белем бирү эшчәнлеге 12.01.2017

Беренче кечкенәләр төркеме балалары бик кызыксынучан.Алар бик теләп яңалыклар белән танышып, яңадан яңа белемнәрне туплап баралар.Йорт хайваннары белән дә таныш алар. Һәр йорт хайваны турында, бигрәк тә нәрсә белән туенулары, кешелеккә китергән файдалары турында сорауларга җавап бирәләр. Уңышлар аларга!
-
Котлыйбыз! 11.01.2017

Яңа ел бәйрәме уңаеннан бакчабызда рәсем һәм кул эшләре конкурсы оештырылды.Һәр төркем балалары һәм әти-әниләр бик теләп, актив катнаштылар. Бертуган Гилазовлар кар бабай ясаганнар. Кар бабайлар бәйрәм барышында чыршы янында төп кунаклар булып тордылар. Зурлар төркеменнән Гилазов Ильяс һәм икенче кечкенәләр төркеменнән Гилазова Илинә конкурсның җиңүчеләре булдылар. Әти-әниләргә, балаларга рәхмәтебезне белдерәбез. Яңа еллар белән!
-
Котлыйбыз! 10.01.2017

Кышкы рәсем һәм кул эшләре күргәзмәсендә уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Хамидуллина Алинә, Муртазина Ильвина җиңүчеләр дип билгеләнде. Хабибуллина Ралиянең зур фантазия белән эшләнгән Кыш бабай капчыгы бигрәк тә кызыклы булды. Күчтәнәчләр белән тулган бу капчык балаларга аеруча ошады. Рәхмәт әти-әниләргә һәм балаларга. Яңа ел тагын да күбрәк фантазияләр алып килсен. Әтәч елы игелекле ел булсын.



