Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Мөстәкыйльлек - бик яхшы сыйфат 19.12.2016

Мәктәп хәзерлек төркеме балаларын аеруча һәр эштә мөстәкыйльлеккә чакырабыз. Алар үзләрен зурларча, мөстәкыйль тотарга тырышалар, Әйтелгән эшне тиешенчә, җиренә җиткереп эшлиләр. Көн дәвамында дежурлар билгеләнә, алар да үз эшләренә бик җаваплы карыйлар. Киемнәрен киеп алалар да, тәлинкәләрне, кашыкларны өстәлләргә куеп чыгалар. Төркемдәге тәртипкә дә алар җавап бирә. Уенчыкларга сакчыл караш,бер-береңә ярдәмләшү, кимчелекле якларны матур гына итеп әйтә белергә күнектерү тәрбияченең төп бурычы.
-
Кар сыннары. 19.12.2016

Кар сыннары буяу эше тәмамланып килә. Матурлык тудыручы, оста куллы тәрбиячеләргә, хезмәткәрләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Салкын кышта салкыннарга бирешми, салкын сулы кар белән сын ясаучыларга корычтай нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез. Әтәч елы уңышлы ел булсын!
-
Әкияттә кунакта 15.12.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары әкиятләрне бик яратып карыйлар, тыңлыйлар, уйныйлар.Менә алар бергәләшеп "Шалкан" әкиятен башкаралар. Әкият геройлары белән бергә бик күңелле.
-
Яңа ел җитә. 14.12.2016

Һәр ел саен бакчабызның ишегалдын кар сыннары белән бизибез. Быел да кар сыннары ясау эшенә керештек. Балалар өчен матурлык тудыру бакча хезмәткәрләренең изге бурычы. Имин, матур тормыш алып кил син , Яңа ел.
-
Ел тәрбиячесе - 2017 13.12.2016

"Ел тәрбиячесе -2017" бәйгесенә тәкъдим ителгән тәрбиячебез Муртазина Рәмилә Ильдаровна район күләмендә ачык белем бирү эшчәнлеге күрсәтте.Тәрбияче балаларны шундый тиз үзенә җәлеп итте. Балалар әкият иленә кереп киткәннәрен сизми дә калдылар.Биремнәрне төгәл үтәп, үрдәк бәбкәсе Тимга ярдәм иттеләр. Бик күп белем һәм тәрбия багажы тупладылар. Бик күп тәҗрибәләр ясап, нәтиҗәләр чыгардылар. Тәрбиячебезгә алдагы конкурста уңышлар телибез
-
Бигрәк тәмле! 12.12.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары табын янында үзләрен бик матур тоталар. Табын яны кагыйдәләрен тиешенчә үтиләр. Пешекче апаларга рәхмәтләрен әйтәләр.
Бигрәк тәмле ашыбыз,
Түкми-чәчми ашыйбыз.
-
Котлыйбыз! 08.12.2016

Мәктәп хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче Сабирова Камилә район күләмендә оештырылган "Голосок" җыр конкурсында җиңү яулады.Камиләне конкурска музыка җитәкчесе Р.Г. Гайфуллина әзерләде. Камиләне зур уңышка ирешүе белән чын күңелдән котлыйбыз. Аңа киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Физик культура белем бирү эшчәнлеге 07.12.2016

Иң кечкенәләрнең икенче төркемендә хәрәкәтләрне үстерү белем бирү эшчәнлеге бара. Физик культура җитәкчесе иң кечкенәләребез белән дә уртак тел таба. Аларны һәрбер уенга җәлеп итә белә. Балалар бик теләп уйныйлар.
-
Шәфкать туташлары бакчада. 06.12.2016

Яңа Кенәр больницасыннан шәфкать туташлары килде. Балаларга прививка ясадылар.Ак халатлы апалар сәламәтлек сагында торалар. Рәхмәт аларга.
-
Әти-әниләрнең ярдәме. 05.12.2016

Бала тәрбияләүдә әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә тору бик отышлы чара. Әти-әниләр балаларга уңайлы булсын өчен бик теләп булышалар. Аларның куллары алтын. Ниләр генә эшләмиләр алар. Иң кечкенәләрнең икенче төркеме балаларына нинди кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы методик ярдәмлек эшләп бирделәр алар. Балалар бик яратып уйныйлар. Бу тәрбиячеләре Фәттериева Н.С. ның фантазиясе һәм тырышлыгы.



