Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Кечкенә рәссам 09.01.2017

Мәктәп хәзерлек төркеменнән Садыкова Мәрьям кышкы рәсем күргәзмәсендә җиңү яулады. Аның рәсемен бик матур дип таптык. Оста куллы Мәрьямне җиңүе белән тәбрик итәбез. Уңышлар телибез. Яңа елда яңа уңышлар.
-
Беренче кечкенәләр төркеме. 30.12.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары кечкенә генә булсалар да, Яңа ел бәйрәменә бик теләп әзерләнделәр.Бүлмәләрен бик матур итеп бизәделәр,шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Бәйрәмнәре бик күңелле үтте. Кыш бабайга үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Рәхмәт әти-әниләр һәм балалар. Яңа ел сезгә зур уңышлар алып килсен.
-
Яңа ел тамашасы 29.12.2016

Мәктәп хәзерлек төркемендә бик эчтәлекле, кызыклы Яңа ел тамашасы булды. Балалар бәйрәмгә бик тырышып, чын күңел биреп әзерләнгәннәр. Бар да үзенә бирелгән рольгә җаваплы караган. Мәктәпкә хәзерлек төркеменең бик җаваплы чоры бит. Һәр минутны бары тик файдалы эшләргә генә багышларга кирәк мәктәптә тырышып укыр өчен. Шуны аңлап,алар бик тырышып мәктәпнең тырыш укучылары булырга әзерләнә.
-
Яңа е әкияте 28.12.2016

Уртанчылар һәм зурлар төркемендә Яңа ел бәйрәме үтте. Балалар бик зур тырышлык белән бәйрәмгә әзерләнгәннәр.Кыш бабай белән Кар кызын каршы алдылар. Бәйрәм әкиятләр, шигырьләр, җырлар белән бик матур итеп үрелеп барды.
-
Клоун Яңа ел бәйрәмендә 27.12.2016

Икенче кечкенәләр төркемендә "Клоун Яңа ел бәйрәмендә" дигән тема астында бәйрәм тамашасы үтте. Тәрбиячеләр бәйрәмне бик оста итеп оештырганнар.Һәрбер минут уйланылган. Сюрпризларга бай булды бәйрәм. Балаларның шат җырлары, елмаюлы йөзләре бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде.Шатлык-сөенечләр тамашачыларга да өстәлде.
-
Кышкы күргәзмә 26.12.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары да әти-әниләр белән бергәләп үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Ниләр генә ясамаганнар алар.Рәхмәт сезгә әти-әниләр.Яңа ел бары яхшылыклар гына алып килсен!
-
Яңа ел мизгелләре 23.12.2016

Яңа ел гүзәл мизгелләрне бик күпләп алып килде. Кыш бабабыз алдан ук безнең бүлмәбез бик матур булсын дип, тылсымлаган күрәсең!Әти-әниләр һәм балалар тырышлыгы белән бизәлгән бүлмәбез күңелләрне күтәрә.
-
Яңа ел килә безгә! 22.12.2016

Зурлар төркеме балалары тәрбиячеләре Л.Фаритовна белән бик тырышып әзерләнделәр. Төркем бүлмәсен бик матурлап бизәделәр. Аларга ярдәмгә әти-әниләр дә килде. Үзләренең тылсымлы куллары белән бәйрәм сулышы өрделәр алар. Балаларны куандыру бигрәк тә зур шатлык бит ул.Рәхмәт сезгә әниләр.
-
Яңа ел килә тиздән! 21.12.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары чын күңелдән Яңа ел бәйрәменә әзерләнә. Алар зарыгып Кыш бабай белән Кар кызын көтәләр.Аларга дип җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнәләр. Кечкенә сабыйларның барлык теләкләре дә кабул булсын. Илләребез имин, көннәребез тыныч, җир йөзендәге барлык кешеләр дә сәламәт, бәхетле булсын.
-
Өлкән тәрбиячеләрнең методик берләшмә җыелышы.
20.12.2016
Арчаның 2 нче номерлы балалар бакчасында өлкән тәрбиячеләрнең методик берләшмә җыелышы булды. "Проведение оценки индивидуального развития детей в рамках педагогической диагностики для решения образовательных задач" дигән тема буенча фикер алышу, педагогик осталыкларны уртаклашу өлкән тәрбиячеләргә эшләрендә зур юнәлеш булды. Методик берләшмә җыелышын оештырган 2 нче номерлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлназ Илгизовнага рәхмәтебезне белдерәбез. Аңа эшендә иҗади уңышлар телибез.



