Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Пионериянең туган көне 19.05.2018

19 май - Пионериянең туган көнен безнең мәктәп укучылары походта, табигать кочагында билгеләп үтте.
-
Котлыйбыз! 18.05.2018

Техник хезмәткәребез Ибатуллина Миләүшә Сибгатовнаны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Сезгә аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Ходай насыйп итеп сезгә алдагы көннәрегездә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, бәхеттә яшәргә язсын иде.
-
Татарстан Варислары
18.05.2018
Бүген 4 нче сыйныф укучылары Татарстан Варислары Берлеге сафына керделәр. Аларга тантаналы рәвештә галстукларны пионерлар булган укытучылар һәм 7 сыйныф укучылары бәйләделәр.
-
Профсоюз ярышы 17.05.2018

Район күләмендә профсоюз членнары арасында үткән ярышларда безнең мәктәп укытучылары да катнашты.
-
"Асфальттагы рәсемнәр" конкурсы 16.05.2018

Арча шәһәрендә ел саен уздырылып килгән "Асфальттагы рәсемнәр" конкурсында безнең мәктәп укучылары 2 класстан Зиннатуллина А., 4 класстан Мухаметханова А., 8 класстан Мухаметханова А. катнаштылар. Мухаметханова Алинә "Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтә" номинациясендә район күләмендә 10-13 яшьлек укучылар арасында 2 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Бакчадагы язгы эшләр 14.05.2018

-
Котлыйбыз! 11.05.2018

Бу көнне 8 класс укучысы Фазлиев Б.(җитәкчесе Фазлиева Р.Р.) Казанның 113 номерлы урта мәктәбендә "Истории славные страницы. Школы Героев" проектлар яклау конкурсында катнашып, 3 нче дәрәҗәдәге диплом белән кайтты. Котлыйбыз!
-
Бөек Җиңүгә - 73 ел. 09.05.2018

Бу көнне безнең мәктәп укучылары, Бөек Җиңүнең 73 еллыгына районда уздырылган "Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә" фестивалендә катнашып, лауреат дипломына ия булдылар.Котлыйбыз!
-
"Үлемсез полк" акциясе 08.05.2018

Укучылар, укытучылар чәчәкләр, шарлар, бабаларының, авылдашларыбызның фотоларын тотып "Үлемсез полк" акциясендә катнаштылар.
-
Бөек Җиңүгә - 73 ел. Тантаналы митинг. 08.05.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан авылдашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәл янында тантаналы митинг узды. Укучылар тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын котлап чыгыш ясадылар, һәйкәлгә венок, чәчәкләр куйдылар.














