Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Ата-аналар җыелышы 07.09.2018

7 сентябрь көнне Казанбаш төп белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. АК БАРС страховой кампаниясе вәкилләре белән очрашу
2. Гриппка каршы прививка буенча фельдшерның чыгышы
3. Үткән уку елына нәтиҗә һәм алдагы уку елына максат һәм бурычлар куелды
4. Балигъ булмаган балалар эше буенча инспектор һәм участковый белән сөйләшү
5. Укучыларның ашханәдә туклануы белән танышу
-
Экстремизм һәм терроризмга каршы! 05.09.2018

5 нче сентябрь көнне терроризмга каршы авыл китапханәчесе Әүхадиева Р.Р 5-9 сыйныфлар өчен ачык тәрбия сәгате үткәрде.
-
1 нче класска кабул итү 05.09.2018

1 нче февральдән 2018/2019 нчы уку елына 1нче сыйныфка укырга баручы балаларның ата-аналарыннан гаризалар кабул итү башлана.
-
"Россия дәресе" акциясе 01.09.2018

Бүген укучылар белән "Россия дәресе" акциясе кысаларында тәрбия сәгате туган җирен яратып яшәүче һәм эшләүче фермер Шакирзянов Дамир Зәкиҗан улы белән узды.
-
Белем бәйрәме 01.09.2018

Бүген илебез мәктәпләрендә Белем бәйрәме гөрләп узды.Безнең мәктәпкә дә 8 укучы беренче мәртәбә аяк басты.
-
Мәктәп ярминкәләре 29.08.2018

29 нчы август көнне Арча шәһәрендә Җиңү паркында чәчәкләрдән төрле күргәзмәләр оештырылды. Безнең күргәзмәнең темасы табигатьне саклауга багышланган иде. Шушы ук көнне мәктәпләрнең тәҗрибә участокларында үстергән уңышларын ярминкәдә күрергә була иде.
-
"Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе 17.08.2018 Бүген Казанбаш төп мәктәбендә Лесхоз, Иске Кырлай, Пшалым, Түбән Мәтәскә һәм Казанбаш авылыннан беренче сыйныфка керүче балаларга "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында балалар, яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек җитәкчесе Габдулгазизов Ильяс Нурсил улы катнашында сумкалар тапшырылды.

-
21 көн. Сау бул, лагерь! 24.06.2018

Бүген лагерьның соңгы көне. Балалар өчен сабантуй уздырылды. Капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, чиләккә су ташу, таяк тартышу, чүлмәк вату һәм башка төрле уеннар уйнадылар.Бик күңелле булды.
-
20 көн. "Туристлар көне" 23.06.2018

Лагерьның бу көне кояшлы, җылы көн булуы белән аерылып торды. Шуңа күрә без табигать кочагында туризмга карата төрле уеннар уйнадык. Биек тау башына менеп авылны күзәттек. Төшке аштан соң авыл китапханәчесе Әүхадиева Р.Р. Кызыл китапка кергән үсемлекләр, хайваннар турында экологик кичә уздырды. Балалар тагын бер кат экология турындагы белемнәрен искә төшерделәр, сорауларга җавап эзләделәр.
-
19 көн. "Күңелле светофор" 22.06.2018

Бүген лагерьда эш көне юл йөрү кагыйдәләренә багышланды. Укучылар юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен искә төшерделәр. Соңыннан ике отряд арасында "Күңелле светофорик" дигән уен-ярыш оештырылды. Балалар бик актив булдылар. Бер-берсен уздырып сорауларга җавап бирделәр. Алар белән очрашуга Арча шәһәреннән ЮХИДИ хезмәткәре Энҗе Газизовна килде. Ахырдан җиңүчеләр билгеләнде. Энҗе Газизовна балаларга алып килгән бүләкләрен өләште. Көннең икенче яртысында пазл төзү, шашка уены уздырылды.














