Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Хәтер көне 15.10.2018

15 нче октябрь - Хәтер көне уңаеннан мәктәбебездә 1552 нче елда булган тарихи вакыйгаларны алдык.
-
Конкурс 11.10.2018

Мәктәп буенча "Мин һәм юл" дигән рәсем конкурсы булды. Иң уңышлы рәсемнәрдән мәктәп фойесында күргәзмә дә оештырылды.
-
Юлларда сак бул! 10.10.2018

Бүген Казанбаш мәктәбендә "Юлларда сак бул" дигән тәрбия сәгатьләре үтте. Әлеге сәгатьләрдә укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл хәләкәтләренең килеп чыгу сәбәпләрен ачыкладылар, гомумән, юл йөрү кагыйдәләренең килеп чыгышы турында кызыклы мәгълүматлар алдылар. Тәрбия сәгатьләре уен, сорау-җавап формасында барды.
-
Өмә 06.10.2018

Бүген мәктәпнең тәҗрибәсе участогында зур эш оештырылды. Укытучылар һәм укучылар бакчадан көзге мул уңышны җыеп алдылар. Тирә-якны чистарту-агарту эшләре башкарылды.
-
Котлыйбыз! 04.10.2018

Мәктәп укучылары укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, үзләре ясаган видеоролик күрсәттеләр һәм бәйрәм иртәсе оештырдылар. Укытучыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм чәчәк бәйләмнәрен тапшырдылар.
-
Экскурсия 02.10.2018

2 октябрь көнне Казанбаш мәктәбенең 5-9 сыйныф укучылары Яңа Кырлай авылындагы Г.Тукай музеена экскурсиягә бардылар. Укучылар Г.Тукай яшәгән Сәгъди йортында, музейда булдылар. Бөек шагыйребез Г.Тукай турында белемнәрен искә төшерделәр, шулай ук үзләренә шагыйрь тормышы, аның якыннары турында кызыклы мәгълүматлар алдылар. Экскурсия кызыклы һәм тирән эчтәлекле иде.
-
Өлкәннәр көне! 01.10.2018

1 октябрь - халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан Казанбаш мәктәбе коллективы өлкән буын укытучыларын котлады. Башлангыч сыйныф укытучылары һәм мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт күрсәтелде. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.
-
Котлыйбыз! 26.09.2018

26 нчы сентябрь көнне Теләче районында 2006-2007 нче елгы кызлар арасында волейбол ярышы булып узды. Безнең 5 һәм 6 нчы сыйныфта укучы кызларыбыз уңышлы чыгыш ясап, 2 урын яуладылар. Алга таба да аларга уңышлар телибез!
-
Ахун чишмәсенә сәяхәт 22.09.2018

18 сентябрь халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның туган көне иде. Шул уңайдан, Казанбаш мәктәбенең коллективы һәм укучылары "Ахун" чишмәсенә сәяхәт кылды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Луиза Минһаҗ кызы һәм авыл китапханәсе хезмәткәре Әүхадиева Рузилә Равил кызы әлеге чишмә, Гариф Ахунов турында укучыларга кызыклы мәгълүматлар бирделәр.
-
Кросс - Татарстан 2018 15.09.2018

15 нче сентябрь көнне Казанбаш төп белем бирү мәктәбенең укучылары бөтен Татарстан күләмендә үткәрелгән "Кросс Татарстан 2018" дигән ярышта катнаштылар.














