Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
8 көн. "Рекордлар көне" 11.06.2018

Лагерьның 8 нче көне төрле рекордларга бай булды: йөгерү буенча 1 урында М.Алинә, скакалка сикерүдә 1 урында М.Алинә, озынлыкка сикерүдә Л.Исламга тиңнәр булмады. Көннең икенче яртысында "Минем яраткан спорт төрем" дигән темага эмблема уйлап табу конкурсы булды. Анда Алинә, Айгөл беренче урын, Гөлназ, Рәзилә икенче урын, Сөмбелә, Зәлия өченче урынны алды. Көн бик күңелле үтте.
-
7 көн. "Юл йөрү кагыйдәләре" 10.06.2018

Бүген лагерьда эш көне юл йөрү кагыйдәләренә багышланды. Укучылар юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен искә төшерделәр. Соңыннан ике отряд арасында "Күңелле светофорик" дигән уен-ярыш оештырылды. Балалар бик актив булдылар. Бер-берсен уздырып сорауларга җавап бирделәр. Рәсем конкурсы һәр баланың күңеленә хуш килде. Алар тырышып-тырышып рәсемнәр ясадылар. Ахырдан җиңүчеләр билгеләнде. Көн үткәне сизелмәде дә.
-
6 көн. "Уңышлар көне" 09.06.2018

Бүген лагерьның алтынчы көне. Көн салкын, яңгырлы булуга карамастан лагерь балаларның шат авазларыннан гөрләп торды. Төшкә кадәр балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, төрле конкурсларда катнаштылар, спортзалда хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Төшке аштан ике командага бүленеп "Күңелле стартлар" уздырылды. Көн бик күңелле үтте.
-
5 көн. "Күңелле сынаулар" 08.06.2018

Бүген лагерьның бишенче көне. Көннәр салкын булуга карамастан безнең көнебез бик күңелле һәм файдалы үтте. Балалар бик теләп "Мин иң, мин иң..." интеллектуаль уенында катнаштылар. Уенда һәр балага берәр номинация буенча медальләр тапшырылды. Көннең икенче яртысында шашка һәм дартс уеннарында катнашып ике команда да үзләренең бик булдыклы икәнен күрсәттеләр.
-
4 көн. Табигать көне 07.06.2018

Бүген лагерьның 4 көнендә укучылар табигатьне саклауга карата уеннар, викториналар, видеороликлар карадылар. Табигатькә сәяхәт оештырылды, дару үләннәрен аерырга өйрәнделәр һәм аның нинди авыруга шифасы булуы белән таныштылар. Көннең икенче яртысында "Өстәл теннисы" һәм "Лото" уены уйнадылар.
-
3 көн. "Яхшы гадәтләр" 06.06.2018

Бүген лагерьның өченче көне. Бүген дә балалар көннәрен бик күңелле уздырдылар. Туган авылыбызның тарихы музеенда булдылар, җәмәгать урыннарында этикет кагыйдәләре темасына әңгәмә презентация карадылар. Көннең икенче яртысында "Яраткан спорт уеным" темасына сюжетлы аппликация ясадылар.
-
2 көн. "Кечкенә олимпиада уеннары" 05.06.2018

Икенче көн күңелле лагерь тормышы дәвам итә. Бүген укучылар кечкенә олимпиада уеннары турында белемнәрен арттырдылар, кайберләрен үзләре дә уйнап карадылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап сәламәтлекләрен ныгыттылар. Көннең икенче яртысында "Туган ягымның файдалы казылмалары" дигән темага презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
"Дуслык" лагеры эшен башлады 04.06.2018

Бүген "Дуслык" исемендәге мәктәп яны лагеры эшен башлады.
-
Табигатькә экскурсия 25.05.2018

Бу көнне 5-8 сыйныф укучылары җыелышып велосипедта якташ язучыбыз Гариф ага Ахуновның туган җирлегенә экскурсиягә бардылар. Узган ел ачылган Өчиле чишмәсенең суын эчтеләр, Казансу елгасында балык тоттылар, төрле спорт уеннары уйнадылар.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 24.05.2018

Бүген мәктәбебезнең 8 укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
Тантаналы линейкада Үрнәк авыл совете башлыгы урынбасары Тимашев Ф.И., ветеран укытучылар, әти-әниләр катнашты.
Мәктәп директоры Камалов Р.Р., килгән кунаклар, әти-әниләр, беренче укытучылары - бар да чыгарылыш сыйныф укучыларына изге теләкләрен теләделәр, имтиханнарда уңышлар юлладылар.














