Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
-
24.06.2026 Бүген районыбызда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең милли белем секция утырышы узды. Секцияләр эше башланганчы кунаклар милләтләр дуслыгына багышланган күргәзмәләр белән таныштылар. Күргәзмәләрнең бер өлеше якташ язучыларыбызның биографиясен. аларның иҗатын яктыртуга багышланган иде.

-
Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2026 22 июнь — илебез тарихындагы иң фаҗигале даталарның берсе. Нәкъ менә бу көнне 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Еллар узса да, фронтта һәм тылда Җиңү өчен көрәшкән буынның батырлыгы халык хәтерендә саклана. Бүген без җиңүчеләр буыны алдында баш иябез. Аларның васыятьләрен хәтерлибез, үлемсез корбаннарын хөрмәт итәбез. Тарихның иң куркыныч сәгатьләрендә күрсәткән батырлыклары безнең өчен әхлакый маяк һәм чын ватанпәрвәрлек үрнәге булып мәңгегә калачак

-
Сәләтле балачак 22.06.2026 Бүген Арча мәдәният йортында "Сәләтле балачак" дип исемләнгән мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призёрларын бүләкләү тантанасы булды. Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп мәктәбеннән 4 нче класс укучысы Сабирзянова Регина, 9 нчы класс укучысы Рамазанова Зәринә, аларның остазлары - инглиз теле укытучысы Загриева Г.М. һәм рус теле, әдәбияты укытучысы Мусина Ч.Р. бүләкләнде. Кызларга, аларның укытучыларына алга таба да зур уңышлар телибез.















