Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Татар әдәбиятыннан җиңү
17.02.2017
Мәгариф министрлыгы тарафыннан рус мәктәбенең татар балалары өчен олимпиада этабы узды. 8 нче классы укучысы Сәфәрова Гөлия призлы урынга лаек булды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Газизова Эльмира Илгиз кызы Зур җиңүегез белән котлыйбыз!!!
-
Һөнәр сайлау дәресе 17.02.2017

10 - 11 нче класс укучылары өчен һөнәр сайлау дәресе уздырылды. Казан дәүләт энергетика университеты җитәкчеләре укучылар өчен "Түгәрәк өстәл артында сөйләшү - аралашу алып бардылар" (Моряков Александр Андреевич - кандидат технических наук, доцент кафедры "Энергообеспечение промышленных предприятий"). Югары уку йортына керү имтиханнары белән таныштылар, буклетлар өләшенде, ВУЗ тормышын чагылдырган презентация карадылар. Очрашу бик эшлекле узды
-
Хәрби - патриотик айлык
17.02.2017
Хәрби - патриотик айлык план нигезендә укучылар үзләренең әтиләре, абыйлары, бабайлары турында язмалары белән тулыландырдылар. Армия сафларында хезмәт итүләре, батырлыклары белән горурландылар. Әлеге стендны һәркем зур дулкынлану белән күзәтә. Хөрмәтле ир - егетләребез, якынлашып килүче бәйрәм белән Сезне!
-
Чаңгы ярышы
16.02.2017
2014 нче елда Сочида үткәрелгән XXII кышкы Олимпия һәм XI Параолимпиада уеннарына багышланган чаңгы ярышлары булып узды. Бу ярышта гимназия укучылары активлык күрсәтте, 4Б - Хәкимова Айсылу - III, 4Б - Фәйзрахманова Энҗе - II урын, 1Д - Хәкимов Азамат - II урын, 7Б - Вафина Эльвира - I урынга лаек булды яшь чангычыларны котлыйбыз!!!
-
Хоккей классы - җиңүче! 16.02.2017

Бөгелмә шәһәрендә узган республика турнирында 5нче гимназиядә оештырылган хоккей сыйныфында укучылардан торган команда I - урынны яулады. Бу аларның тәүге зур уңышлар. Зур дәрәҗәле бу турнирда безнекеләрдән тыш нефть төбәгенең Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә һәм Башкортыстанның Туймазы районы командалары катнашкан. Әле икенче елларын гына чынлап торып хоккей белән шөгельләнүләренә карамастан, Арча малайлары инде республика беренчелегендә дә уңышларга ирешә башладылар. Зонада призлы урын яулап, алар тиздән Теләчедә узачак финалда да катнашачак. Уңышлар телибез!!!
-
Әфганчыларны искә алу 15.02.2017

Район күләмендә музыка мәктәбендә Әфганчыларны искә алу кичәсе булды. Чарада 8,10 класс укучылары катнашты. Батырлыкка омтылырга яшьтән ук кирәклегенә ышанып, зур дулкынлану һәм өмет хисләре белән кайттылар. Чараны оештыручыларга рәхмәт!!
-
Муса Җәлил - герой- шагыйрь
15.02.2017
8нче класс укучылары арасында " Муса Җәлил - герой- шагыйрь" исемле атнасында әдәби кичә булды. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәфыйкова Ә.Ф. оештырды һәм алып барды. М. Җәлилнең тормышы, иҗатына тулы күзәтү ясалды, презентаөия күрсәтелде, 2 команда арасында шагыйрьнең иҗатына багышлап викторина уены булды. Әдәби кичә укучыларның сәнгатьле шигырь сөйләме белән дәвам итте. Кичә файдалы һәм тәрбияви булды.
-
Татар балалары өчен олимпиада
15.02.2017
Мәгариф министрлыгы тарафыннан рус мәктәбенең татар балалары өчен олимпиада этабы узды. 11нче А класс укучысы Ризванова Камилә призлы урынга лаек булды. Җитәкчесе : татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйләҗиева Лилия Фатых кызы. Зур җиңуегез белән котлыйбыз.
-
Регионара олимпиада
15.02.2017
Мәгариф министрлыгы һәм Казан дәүләт университеты тарафыннан оештырылган татар теленнән регионара олимпиада 11нче А классы укучысы Ризванова Камилә I урынны яулады. Укучыны әлеге олимпиадага татар һәм әдәбияты укытучысы Гыйләҗиева Лилия Фатых кызы әзерләде. Зур җиңүегез белән котлыйбыз!!!
-
Парламент дәрес 14.02.2017

Тарих укытучысы Сафарова Г.В. 5 нче класс укучылары белән "Республикабыз үсешенә минем керткән өлешем" темасына парламент дәрес үткәрде. Укучылар арасыннан Давлетбаева И. Сироджидинова Н. чыгышлары кызыклы булды.
















