Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
"Яхшылык эшлә" акциясе. 18.04.2017

"Яхшылык эшлә" акциясе нигезендә укучыларыбыз өчен төрле тәрбия чаралары уздырылды. Тәрбия сәгатьләре, өлкән ветераннарыбызга ярдәм итү, кошлар өчен оялар ясау һәм аларны элү, кечкенәләргә булышу, тирә - юньне яшелләндерү, табигатебезне саклау, өлкәннәр йортында тәрбияләнүче ветераннарыбызга шефлык итү, конөерт кую һәм һәрберебезне хөрмәт итү чаралары гаять куңелле, кызыклы, эшлекле узды. Укучыларыбызның файдалы эшләрдә катнашулары зарури.
-
Тукай шигерьләре - фильмда. 18.04.2017

Башлангыч класс укучылары өчен актлар залында Г.Тукай шигырьләре, әкиятләре буенча төзелгән мультфильмнар карау булды. Укучылар әкиятләр иленә сәяхәт иттеләр, кызыклы геройлар белән таныштылар.
Татар теле һәм әдәбияты буенча методик берләшмә җитәкчесе Рәфыйкова Ә.Ф. Г.Тукай иҗаты буенча викторина оештырды, китап күргәзмәсенә сәяхәт иттеләр. Әлеге чара укучылар өчен бай эчтәлекле, файдалы булды.
-
"Без Тукайны беләбезме?" 17.04.2017

Татар теле һәм әдәбияты атналыгын тел белгечләре "Без Тукайны беләбезме?"исемле викторина белән башлап җибәрделәр. Әлеге чарада 5-6 нчы сыйныф укучылары катнашты, тел турында мәкальләр әйтелде, Г. Тукай әсәрләре буенча куелган мультфильмнар каралды. Тататр теле һәм әдәбиты укытучылары Рәфыйкова Ә.Ф. , Сабирова А.Г. чараны җанлы итеп оештырдылар, телгә булган белемнәрен тагын да баеттылар.
-
VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары. 17.04.2017

ГабдуллаТукайның 131 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее , Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде. Бу укуларда гимназия укучылары да уңышлы чыгыш ясадылар. «Габдулла Тукай - тәрҗемәче» номинациясендә 11 нче Б сыйныф укучысы Шакирҗанова Алсинә II урынга(җитәкчесе татар теле һәм әдәбият укытучысы Гыйлаҗиева Л.Ф.), «Якташ әдибем табигатьне саклау турында яза»номинациясендә, 8 нче Б сыйныф укучысы Сафарова Гөлия III урынга (җитәкчесе татар теле һәм әдәбият укытучысы Газизова Э.И.) лаек булды. «Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай иҗаты» номинациясендә 9 нчы А сыйныф укучысы Сәфиева Алсинә (җитәкчесе татар теле һәм әдәбият укытучысы Гыйлаҗиева Л.Ф.), «Г.Тукайны төрле елларда өйрәнүләр тарихыннан» номинациясендә 10 нчы Б сыйныф укучысы Сабирова Алия (җитәкчесе татар теле һәм әдәбият укытучысы Рафикова А.Ф.), «Табигать - тиңсез хәзинә» номинациясендә 9 нчы Б сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанова Илүзә (җитәкчесе татар теле һәм әдәбият укытучысы Сабирова А.Г.) уңышлы чыгыш ясап, дипломга лаек булдылар. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен уңышлары белән котлыйбыз, аларга алга таба уңышлар, зур җиңүләр телибез!
-
17.04.2017
ГабдуллаТукайның 131 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан укытучыларның II Республикакүләм Тукай укулары үткәрелде . Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гыйлаҗиева Лилия Фатыйх кызы, Газизова Эльмира Ильгиз кызы Республикакүләм Тукай укуларында катнашып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Хезмәттәшләребезне уңышлары белән котлыйбыз!
-
Фән, техника белән кызыксыну. 15.04.2017

3А,3Б сыйныф укучылары Арча укучылар йортында оештырылган чарада катнаштылар. Педагог оештыручы Абдуллин Г.Р. белән бергәлектә алар фән, техника өлкәсендә шөгельләнүче, Казан шәһәреннән килгән белгечләрнең дәресләрен тыңладылар, мастер - класс оештырдылар, самолет макеты ясадылар, Белемнәрен ныгыттылар. Әлеге чара укучылар өчен файдалы булды.
-
"108 минут Гагарин белән". 13.04.2017

12 апрель - космонавтика көне. Гимназиядә төрле чаралар үткәрелде, физика укытучысы Ф.И. Гыйззәтуллина укучылар белән космосны өйрәнү, космоска очу тарихы белән таныштырды. Китапханәче - Ганеева Е.Н.тәнәфестә укучылар белән викториналар оештырды, кызыклы сорауларга җаваплар алынды, Ю.А. Гагарин тормышына багышланган кинохроника каралды.
-
"Әлифба" бәйрәме. 13.04.2017

1 нче А классы укучылары өчен бик истәлекле көн булды. Алар бүген "Әлифба", "Азбука" китаплары белән саубуллашты. Бәйрәмдә катнашкан әти-әниләр балаларның шатлыклы вакыйгалары белән таныштылар, белем серләренә алып кергән класс җитәкчесе Шиһабиева А.Р. оештырган бәйрәм кичәсен зур дулкынлану белән карадылар. Никадәрле күп өйрәнгәннәр: укырга, язарга, санарга! Ә алда яңа китаплар, яңалыклар көтә. Уңышлар сезгә, беренчеләр!
-
ЖИВАЯ КЛАССИКА 11.04.2017

Поздравляем Сабирову Алию ученицу 10 класса, занявшую призовое 3 место в региональном этапе Всероссийского конкурса «Живая классика». Желаем Алие дальнейших успехов!
-
ПОЗДРАВЛЯЕМ!!! 11.04.2017

В гимназии состоялось чествование призера Всероссийской олимпиады школьников по литературе Хакимуллиной Эльвины и учителя русского языка Сибгатуллиной Р.Ш. Поздравления прозвучали от начальника МУ «Управление образования» З.М.Давлетбаева, директора гимназии Ф.Х.Хакимуллина. К поздравлениям присоединяется коллектив учителей и учеников гимназии! Желаем Эльвине и в дальнейшем развивать свои способности, ловить новые возможности в жизни, быть открытым свежему ветру знаний и достигнуть всяческих побед!
















