Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
Хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар! 22.02.2017

Бәйрәм ялы көннәрендә һава торышлары үзгәрү сәбәпле, юлда йөрү кагыйдәләрен, техника куркынычсызлыгы иминлеген саклавыгызны, юлларда җәяүлеләр өчен травма булдырмау очракларын төгәл үтәвегезне сорыйбыз. Елга буйларында йөрү, боз өсләренә керү катгый тыела. Балаларга игътибарны арттырыйк, аларның сәламәтлеге, куркынычсызлыгы өчен җаваплы булыйк! Тирә-юнебездә яшәгән өлкәннәргә игътибарлы, ярдәмчел булыйк!
Бәйрәм көннәрегез исән-имин, тынычлыкта узсын!
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2017

Халыкара туган тел көне уңаеннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Г.И. 2Б классында "Тел - рухи байлыгыбыз" темасына дәрес уздырды. Укучыларда туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклегенә уен элементлары аша тел турында шигерь, мәкальләр ярдәмендә инандырды. 2 командага бүленеп укучыларның ярышта катнашулары да тел турында белемнәрен ныгытты. Дәресне сәекле Тукаебыз сүзләренә иҗат ителгән "Туган тел" җыры тагын да баетты. Милли телнең нигезе - ана теле. Телебезне саклыйк, яклыйк!
-
Кечкенә йолдызлар 21.02.2017

Гимназиянең яшҗ хоккейчылары Кукмара районындауздырылган "Кечкенә йолдызлар" турнирында катнашты, II дәрәҗәдәге кубокка ия булып, Зур җиңү яуладылар. Тренеры: Гараев А.И. Котлыйбыз, уңышлар телибез!!!
-
Слёзы матерей России
21.02.2017
В актовом зале гимназии 21 февраля состоялось мероприятие "Слёзы матерей России", посвященное Дню Защитников Отечества. На мероприятии участвовали ветераны боевых действий в Афганистане и Чечне, матери солдат, выпускников гимназии. Мероприятие подготовили и провели учитель истории Ахметханова Г.Г. , учитель музыки Давлетбаева Л.Х.
-
Солдат шинеле турында җыр 20.02.2017

Хәрби - патриотик айлык барышында 2 - 8 нче класс укучылары арасында "Солдат шинеле турында җыр" бәйгесе булды. Укучылар җыр укытучысы Дәүләтбаева Л.Х. белән берлектә хәрби темага җырлар өйрәнделәр. Бәйге кызганнан кыза барды. Иң оста җырны башкаручы класс - 2А булды. Укытучысы: Закирова Э.А. Котлыйбыз!!!
-
Ачык дәрес
20.02.2017
Эстетика, технология, физик тәрбия атналыгы дәвам итә. 6А классының малайлар төркемендә хезмәт укытучысы Галимҗанов Р.С. "Опиливание заготовок из металла и пластмассы" темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрестә укучылар металл эшкәртү алымнары белән таныштылар,таблица ярдәмендә сызымнар ясадылар, инструментлар белән таныштылар, куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар, һәркемнең эш урыны әзер. Дәрестә укучылар хезмәт тәрбиясе алдылар, металлдан соскыч (савок) ясадылар. "Җиде кат үлчә, бер кат кис" мәкале дәреснең үзәгендә булды. Уңышлы дәресегез өчен зур рәхмәт!
-
Чаңгы ярышы 18.02.2017

Хәрби - патриотик айлык кысаларында 2 - 6 класс укучылары гимназия спорт мәйданчыгыда чаңгы ярышына старт алды. Көннең салкын булуына карамастан, балаларның күңеле шат иде, һәркем ярышка әзерлек белән килгән. Көчле яңгыраган көй спортчыларны алга әйдәде. Күкрәкләренә номерлар таккан башлангычлар беренче булып чаңгы ярышы стартына басты. Финишка килгән һәр укучыны көчле алкышлар, "Ур-ра" тавышлары белән каршы алдылар. Физик тәрбия укытучылары Илҗясов З.А., Абдрахманов И.Х., Алеев Л.Р., Әхмәтгалиев А.Г., класс җитәкчеләре һәр баланы мактады, килү вакытын билгеләде. Спорт - чыныгу, сәламәтлек билгесе. Спорт бәйгесе һәркемне шатландырды.
-
"И мужество, как знамя, пронесли" 17.02.2017

17 февраля 2017 года в 10Б класск был проведен классный час на тему: "И мужество, как знамя, пронесли". Старшеклассники рассказывали об истории России, о подвигах своих дедов и прадедов, а также о ветеране войны и труда Мубаракзяне закирзяновиче, который храбро защищал Родину. Молодое поколение должно помнить о силе духа и мужестве солдат и быть достойными им.
-
Экскурсия в муниципальный суд 17.02.2017

17 февраля учащиеся 10Б класса с целью ознакомлении с ситемой судопроизводства и закреплением полученных на уроках знаний, совершили экскурсию в муниципальный суд.
Руководитель: Ахметханова Г.Г.
-
Батырлык дәресе 17.02.2017

2А классында "Батырлык Дәресе" булды. Укучыларга Ватанга тугрылыклы, намус булу төшенчәлекләрен тыңладылар, презентация карадылар. Әтиләре, абыйлары, бабайлары турында горурланып сөйләделәр, бүләккә открыткалар ясадылар. Дәрес тәрбияви яктан бик әһәмиятле булды.
Класс җитәкчесе Закирова Э.А.
















